Accessibility links

дүшәмбе, 25 сентябрь 2017, Казан вакыты 05:48

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Төркия сәфәре вакытында Төркия президенты, премьер-министры һәм башка дәүләт эшлеклеләре белән очрашуы көтелә. Ике республика арасында сәүдә-икътисад үсеш турында фикер алышачаклар.

15 декабрь иртән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Әнкара шәһәренең "Эсенбога" халыкара һава аланына килеп төште, дип хәбәр итә Татарстан президенты матбугат хезмәте.

Төркиягә килү белән ул "Гебзе" сәнәгать зонасының идарә рәисе Вахит Йылдырым белән очрашты. Бу инде аларның дүртенче очрашуы. Соңгы тапкыр 14 ноябрьдәге очрашу вакытында "Гебзе"нең Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәген төзүдә катнашачагы билгеле булды. Әлеге проектны башкарып чыгу "Европа-Көнбатыш Кытай" транспорт коридоры үсешенә ярдәм итәчәк.

Миңнехановның эш сәфәре програмына моннан тыш "Хәят", "ERG Insaat" ширкәтләрендә, "Төркия һава юлларында" эшлекле очрашулар кертелгән. Шулай ук Төркия-Татарстан эшлекле җыенында һәм Төркиянең икътисад министры Ниһат Зәйбәкҗи белән очрашуда ике дәүләт арасында сәүдә-икътисад үсеше турында фикер алышачаклар.

Көннең икенче яртысында Төркия президенты сараенда Рәҗәп Тайип Эрдоган белән рәсми очрашу планлаштырылган. Моннан тыш Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым, Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу һәм Әнкара шәһәре мэры Ибраһим Мелих Гёкчек белән очрашулар көтелә.

Рөстәм Миңнеханов Ататөрек мәдәният үзәгенә (төрбә) кереп, чәчәкләр салачак.

Узган атнада гына Русиягә эш сәфәре вакытында Татарстанга Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым килгән иде. Йылдырым Казанның Истанбул скверында Садри Максуди һәйкәлен ачуда катнашты, Казан Ратушасында узган Татарстан-Төркия эшлекле җыенында чыгыш ясады.

2015 ел нәтиҗәләренә караганда, Татарстан белән Төркия арасында сәүдә әйләнеше 350 млн доллар тәшкил иткән. Таможня мәгълүматларына караганда, быел 9 ай эчендә бу күрсәткеч 130 млн долларга җиткән.

Ике республика арасында "Төркия һава юллары" ширкәтенең Истанбул-Казан-Истанбул авиарейсы һәм "Atlas Jet" ширкәтенең Истанбул-Түбән Кама (Бигеш)-Истанбул очышлары оештырыла.

XS
SM
MD
LG