Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ваһапов фестивале: "Өлкән буын киткәч татар җырын тыңлаучы калмаячак"


Фестивальнең гала-концерты

15 май Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында Рәшит Ваһапов исемендәге XV халыкара татар җыры фестиваленең гала-концерты узды. Кырыктан артык башкаручы арасында гран-прига ия булырлык җырчы табылмады.

Быел фестивальдә билгеле җырчылар белән беррәттән яшь башкаручылар бәйгесе финалистлары да катнашты. Фестивальне оештыручылар бу бәйгене ике елга бер мәртәбә үткәрә. Кырыктан артык башкаручы арасында быел гран-при иясе табылмады.

Беренче урыннарны күбрәк Башкортстан сәнгать көллиятләре укучылары алды. Гала-концерты тагын ниләр белән истә калды соң?

Концертта Казакъстанның халык артисты Роза Рымбаева катнашты һәм Флера Сөләйманова ререптуарыннан "Әниемә" җырын казакъ телендә башкарды. Әтиле-кызлы Гөлназ һәм Рөстәм Асаевлар дуэт белән чыгыш ясап гаилә көне белән котлады. Фестивальнең даими кунагы – Илһам Вәлиев бу юлы да бар иде. Италиянең иң абруйлы театрлары белән хезмәттәшлек иткән Рузил Гатин "Кара пулат" операсыннан ария башкарды.

Ваһапов фестивале гала-концерты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:34 0:00

Азатлык опера артисты Рузил Гатин белән сөйләште. Артист мондый чаралар туган телне популярлаштыра дигән фикердә:​

— Ваһапов исеменең танылганнан-таныла баруы, аның репертуарының даими өйрәнелүе татар кешесенә чынлап та бәйрәм инде ул. Аның исемен йөрткән фестиваль 15нче ел бара, вакыт шулкадәр тиз узган, моңа ышанып та бетә алмыйм. Үзем катнашмасам да, дусларым, коллегаларым катнашты, мин бу чара белән һаман кызыксынып, күзәтеп бардым. Яңа исемнәр ачылды, бу юлы да бик матур тавышлы берничә конкурсант бар. Димәк, телебез исән, моңыбыз онытылмый – бу иң мөһим әйберләрнең берсе.

Фестиваль сәхнәдә урын таба алмаган әсәрләрне дә онытырга ирек бирми

Бу юлы тагын бер үзенчәлеккә игътибар иттем: яшьләр Ваһапов репертуары белән беррәттән соңгы елларда иҗат ителгән классик музыка үрнәкләрен башкара. Әйтик, "Кара пулат" (Эльмир Низамов музыкасы) операсы арияләрен. Димәк, фестиваль сәхнәдә урын таба алмаган әсәрләрне дә онытырга ирек бирми.

Ренат Ибраһимов һәм Роза Рымбаева
Ренат Ибраһимов һәм Роза Рымбаева

Жюри рәисе Ренат Ибраһимовтан "татар теле мәктәпләрдә авыр хәлдә калган вакытта мондый фестивальләр ни дәрәҗәдә ярдәм итә?" дип сорадык:

— ​Теләсә нинди мәдәни чара халыкның зәвыгын күтәрә, белемен арттыра. Рухи яктан бай кеше туган телнең кирәклеге турында сорауны күтәрми дә, моңа шикләнми дә. Ул әлеге мәсьәләнең бөтен тирәнлеген аңлый һәм телне саклау турында сөйләү белән генә чикләнмичә, билгеле бер гамәлләр кыла башлый. Фестиваль – шуның бер үрнәге.

Мондагы җырчылар "татар җыры" дигән тусовкага бармаячак

Яшьләрнең әзерлек дәрәҗәсенә килгәндә, монда тавыш мөмкинлекләренә генә түгел, белем дәрәҗәсенә дә игътибар ителә. Алар инде беркайчан да "татар җыры" дигән тусовкага барып кермәячәкләр. "Татар җыры" – минем өчен татар үзешчәнлеге ул. Ул элек клуб үзешчәнлеге дип йөртелә иде. Хәзер аңа югары мәдәният статусы бирделәр, гәрчә чеп-чи үзешчән сәнгать булса да. Бәлкем шул төркемнең 10 процентын аерып профессионал артистлар әзерләү юнәлешендә эшләп буладыр, ә калганнары турында әйттем инде.

Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясый
Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясый

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фестивальне унбиш еллыгы һәм гаилә көне белән котлады. Мондый чарага гаилә белән җыелып килергә чакырды. "Соңгы елларда татар эстрадасының дәрәҗәсе күтәрелде дип уйлыйм. Республика җитәкчелеге ярдәме белән махсус чаралар оештырыла. Дәүләт Советының милли мәсьәләләр комитетында милли мәдәниятне, сәнгатьне үстерү һәрвакыт көн үзәгендә тора", диде Фәрит Мөхәммәтшин. Фестивальне оештыручы Рифат Фәттахов исә Фәрит Мөхәммәтшинны шушы чараның "рухи атасы" дип атады. Ул иң беренче фестивальгә хәер-фатиха биргән булган икән.

Ваһапов фестиваленең бәйгесе ике елга бер мәртәбә үткәрелә. Ике ел элек катнашырга теләк белдерүчеләр 125 булса, быел 157 гариза кабул ителгән булган. Шуларның 1-3нче урыннарны алучылары концертта катнашты. Иң кызыгы – күпчелек номинациядә беренче урыннарны Башкорстаннан килгән студентлар алды. Әйтик, академ вокал номинациясендә беренче урынны Айзат Адылгәрәев һәм Камилә Шакирова алды. Алар икесе дә Башкортстанның Октябрьски музыка көллияте шәкертләре. Эстрада җыры номинациясендә беренче урын бирелмәде. Икенче урынны Октябрьски музыка көллияте укучысы Эдуарда Марченко алды. Вокал ансамбль номинациясендә дә беренче урында Башкортстан вәкилләре "Караван" төркеме. Халыкчан башкаруда беренче урын Казан дәүләт консерваториясе студенты Булат Закировка бирелде.

Жюри әгъзалары
Жюри әгъзалары

Без жюри әгъзасы, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле хормейстеры Венера Гәрәевадан, "кырыкка якын финалистның кайсыларын исегездә калдырдыгыз?" дип сорадык:

— ​Сөмбел Заһидуллинаны аерып әйтер идем. Мин аны Әлфия Авзалованың дәвамчысы итеп күрәм. Ни дәрәҗәдә моң бит бу балада. Аннан Булат Закиров бик өметле егет. Моңы да бар, белеме дә тирән. Киләчәктә без аны чын халык җырчысы итеп күрәчәкбез әле. Аңа училищеда укыган вакытында ук әйткән идем. Берзаман күңеле дә сүрелгән иде аның. "Йолдызлык" фестивалендә катнашкан да, үткәрмәннәр икән үзен. "Энем-җаным, алар бик каты ялгышканнар. Киләчәк беренче урын алган бу кыз бала кулында түгел, синең кулыңда", дидем. Мин хәзер инде ышанмыйм, ди. Ышан энем, татар милләтенең чын йөзе булачаксың, дидем. Чынлап та эшләр шуңа бара бит. Затлы, аңлап башкара.

Бүләкләнүчеләр
Бүләкләнүчеләр
Ваһаповта җырлаган җырчылар телевизорда бик күренми

Мине бүген иң борчыганы – көйләрне дөрес итеп башкармау. Әгәр хәзерге буын дөрес башкарырга өйрәнеп калмаса, киләчәктә матур җырларыбыз бозылачак. Ә җыеп әйткәндә, финалистларның һәрберсе ошады миңа. Халык җырларын җиренә җиткереп башкаралар. Ваһапов фестиваленең төп максаты шушы бит инде аның. Тагын бер проблем – Ваһаповта җырлаган җырчылар телевизорда бик күренми. Аңлыйм, эфир акча белән бәйләнгән. Мин исә худсовет ясар идем дә, эфирны чистартып, бу балаларны экранга чыгарыр идем. Монда эстрада җырчылары да, халыкчан башкаручы да, академ башкаручылар да бар. Чөнки халыкның тәрбиясен күтәрергә кирәк. Бу яктан бик күпне югалттык. Залга игътибар итсәгез, күбесе өлкән яшьтәгеләр. Бу буын да үтеп беткәч, татар җырын тыңларга кеше калмаячак.

Тамашачының күпчелеге чакыру билеты белән килгән иде. Сатуга куйган билетларның уртача бәясе 1000-1500 сум. Фестиваль тамашачыны зәвыклы концертларга ияләштерү юлларын эзләргә кирәклеген тагын бер мәртәбә раслады.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG