Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда Гиза пирамидалары янындагы шартлауда ким дигәндә 17 кеше яраланган


Гиза пирамидалары
Гиза пирамидалары

Шартлау экскурсия автобусы узып барганда була.

Мисырның танылган Гиза пирамидалары янында туристларны ташучы автобус янында шартлау булган. AFP ким дигәндә 17 кешенең зыян күргәнен хәбәр итә.Sky News Arabia мәгълүматларына күрә, аларның җидесе Мисыр халкы, унысы Көньяк Африкадан.

Reuters яраланганнарның күбесе туристлар булуын яза. Шартлаткыч нәкъ автобус узып барганда шартлаган. Хәзер әлеге урында полиция эшли.

XS
SM
MD
LG