Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икътисадчылар 2019 елда русияләрнең реаль керемнәре төшүен көтә


Хөкүмәтнең өметләренә карамастан, 2019 елда русияләрнең реаль керемнәре төшүе дәвам итәчәк, ә фәкыйрьлек дәрәҗәсен киметү еллык максатын үтәп булмаячак.

Югары икътисад мәктәбе һәм Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) белгечләре шундый нәтиҗәгә килгән дип яза РБК. Бүгенге көндә реаль керемнәр арту өчен нигез юк дигәннәр экспертлар Grant Thornton консалтинг оешмасының икътисад клубы утырышында.

Росстат мәгълүматларына караганда, Русия халкының реаль керемнәре 2014-2017 еллар дәвамында төшеп килде, 2018 елда 0,1 процентка үсеш күзәтелгән. Исәпләүнең яңа методикасына ярашлы, 2013 елдан реаль керемнәр 8,3 процентка төшкән. Элекке методика нигезендә төшү - 11 процент.

2019 елда русияләрнең керемнәре кимүен дәвам итәчәк дип майда Хисап пулаты да кисәткән иде.

Икътисади үсеш министрлыгы реаль керемнәр күрсәткеченең 2019 елда бер процентка артуын көтә. Әмма экспертлар моңа ирешеп булмаячак ди.

Русиядә 19 миллион кешенең кереме яшәү минимумыннан (10213 сум) артмый. Президентның май фәрманнарына ярашлы, хөкүмәт фәкыйрьлек дәрәҗәсен 2024 елга ике тапкыр киметергә тиеш.

2018 ел нәтиҗәләренә караганда, фәкыйрьлек дәрәҗәсе 0,3 процентка кимегән. Беренче чиратта, бу Русия президенты сайлау алдыннан бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хаклары артуына һәм минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумы дәрәҗәсенә җиткерү белән бәйле. Әмма 2019 елга мондый чаралар каралмаган, шуңа күрә фәкыйрьлек дәрәҗәсе кимемәячәк ди белгечләр.

Халыкның реаль керемнәре - ул инфляцияне исәпкә алып, салымнар түләгәннән соң калган табыш. Бу илдә яшәү дәрәҗәсенең иң төгәл күрсәткечләренең берсе.

XS
SM
MD
LG