Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада алтынчы җәмигъ мәчет сүтелде


Сүткәнчегә кадәр алтынчы җәмигъ мәчет

31 майда сүтелгән мәчет бинасы урынына Русия мөселманнары үзәк диния нәзарәте яңа мәчет салырга ышандыра.

Уфада Алтынчы җәмигъ мәчетне сүттеләр. Ул Проломная урамы, 23/1 адресында урнашкан иде. Мәчетне сүтү карарын мөфти Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендәге үзәк диния назәрәте чыгарды. Диния назәрәтнең идарә башлыгы Мөхәммәт Таҗетдинов мәчет догасы укып, экскаватор чүмеченә "Бисмилла-һиррахман-иррахим" дип язганнан соң, мәчетне сүтү башланды. Үзәк Диния назәрәте бу сүтелгән мәчет урынына яңа мәчет салыначак дип вәгъдә итә. Сүтелгән бинаның нигез ташы сакланган.

Хәзер мәчет урыны буш һәм ташландык урынга әверелгән, янына терәлеп диярлек күпкатлы биек йортлар салынган. Бер җирдә дә "монда мәчет булган" дигән билге күренми.

Үзәк Диния назәрәте мәчетне сүтү уңаеннан рәсми белдерү белән чыкты. "Бинаны мөселманнарга кайтару өчен көрәш 1994нче елда башланды, бу эштә Баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдиннең өлеше зур булды. Бинада яшәүчеләрне күчерделәр, тик күпсанлы үзгәртеп корулар, янгыннар һәм тиешлечә карап-тәрбияләп тормау сәбәпле, элеккеге гыйбадәт йорты хәрабәләргә әйләнде", диелгән анда.

Уфаның татар җәмәгатьчелеге дә, Казан тарихчылары да сүтелгән мәчет урынында чыннан да яңа мәчет торгызылыр, ә чираттагы 20 катлы йорт үсеп чыкмас, дип өметләнә.

"Без, татар җәмәгатьчелеге, Казан җәмәгатьчелеге, һәрдаим Уфадагы хәлләрне күзәтеп барабыз. Алтынчы җәмигъ мәчетенең сүтелүе безнең өчен, һичшиксез, фаҗигале хәбәр. Миңа калса бу мәчетне ничек кенә булса да торгызып була иде, чөнки Казанда бик начар хәлдә булган биналар, хәтта диварлары гына калган биналар да торгызылды. Казанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә андый тәҗрибә бар. Кызганыч, Уфада моны эшли алмаганнар", дип сөйләде Азатлыкка Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарихчы Айрат Фәйзрахманов.

Ул яңа мәчеттә элекккеге мәчетнең символларын торгызу кирәк дип саный.

"Безнең Казан мисалында алсак, бездәге мәчетләрнең берсе дә сүтелеп, аның урынына башка функция үтәүче бина салынмады. Бу сүтелгән урында да мәчет булырга тиеш. Төзүчеләре бит аны мәчет буларак төзегәнннәр, күпме акчаларын, көчен сарыф иткәннәр, күпме кешенең хезмәте кергән. Әгәр монда мәчет булмаса, безнең әби-бабаларыбызның, Уфа татарларының йөз ел элек булдырган эшен сызып ату дигән сүз. Без һичшиксез мәчет булуын көтеп калабы", диде Фәйзрахманов.

Тарихчы шулай ук Уфада мәчетләр җитмәү мәсьәләсен дә искәртеп узды.

"Казан һәм башка Татарстан шәһәрләре белән чагыштырсаң, Уфада мәчет юклыгы сизелә. Башкорт һәм татар халкының бер мәркәзе булган Уфада алай булырга тиеш түгелдер. Уфада мөселман халкының саны Казандагы мөселман халкы саныннан күбрәк. Мәчет булса, кеше исламга тартыла. Тәкъдим ихтыяҗны тудыра. Мәчетләрне карыйбыз – башта бушрак тора, аннары ямьләнеп китә, кеше тула, хәтта урын да җитми башлый", ди Фәйзрахманов.

Уфа шәһәренең Алтынчы җәмигъ мәчетен 1914 нче елда Шәймөхәммәт Байбиков үз акчасына салдыра башлый. Шәймөхәммәтнең атасы Шәйхетдин Байбиков Уфага Пензадан IX гасыр урталарында килеп урнашкан була. Шәймөхәммәт "Галия" мәдрәсәсе шәкерте була. Алтынчы җәмигъ мәчет Уфада совет вакытында төзелгән соңгы мәчет була.

Беренче имам-хатыйбы итеп Хәбибулла Әхтәмов билгеләнә. 1918 елда төзелеш тәмамлана. Бу бик матур, сары бүрәнәләрдән, уеп-бизәкләп ясалган ике манаралы бик күркәм мәчет була. Тау башындарак салынганга, ул ерактан ук күренеп тора.

1934 елда Уфа шәһәр шурасының мәчетне ябарга, ә мәчет бинасын мәдәни-мәгърифәтчелек максатларына тапшырырга, дигән карары чыга. Мәчет йортында агрегат заводы эшчеләре өчен тулай торак ясыйлар.
Мәчетнең манаралары 1965 нче елга кадәр саклана. Шул елда бина төзекләндерелә һәм манараларны җимереп ташлыйлар.

1994 нче елдан башлап Шәймөхәммәт Байбиковның оныгы Рәшидә Терегулова-Байбикова, башка мөселманнар белән берлектә, мәчетне мөселманнарга кире кайтаруны сорап, шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгатьләр юллый башлый. Башкортостан архивында Рәшидә ханым Проломная, 23/1 адресындагы йорт салынган җир аның бабасы Шәймөхәммт Байбиков милеге булуын раслаучы документ таба. 1998 нче елда Татар морзалары мәҗлесендә шәһәр хакимиятеннән Алтынчы җәмигъ мәчетне татар җәмгыятенә кайтаруны сорарга дигән карар кабул ителә. 2001 елда Проломная 23/1 адресында урнашкан мәчет мөселманнар гаризасы белән "Шәймөхәммәт-Рәшидә" дигән исем белән теркәлә.

2008 нче елда Проломная урамындагы йортларны тиз-тиз сүтә башлыйлар. 2011 елда мәчет бинасында яшәүчеләрне дә башка җирләргә күчерәләр. Аңа кадәр бу йортта 22 гаилә яшәгән була. 2014 нче елда, инде бушап калган бинада янгын чыга. 31 майда элекке мәчет бөтенләй сүтелде.

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG