Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мордовиядә төзелгән мәчетне ачарга рөхсәт бирмиләр


Чамзинка мәчете

Мордовиянең Чамзинка район үзәгендә төзелгән мәчет инде ун елдан артык ачылмый тора. Хакимият аны мөселманнарга бирмәс өчен яңадан-яңа сәбәпләр таба. Мәчет эченә кереп әйберләрен дә урлый башлаганнар.

Мордовиянең Чамзинка районы үзәгендә билгесез кешеләр кабат мәчетнең кадакланган ишеген һәм тәрәзәләрен ватып кереп андагы кирпеч һәм башка төзелеш җиһазларын урлаган. Бу хакта Азатлыкка мәчет имамы Раил Мусин әйтте.

Раил Мусин
Раил Мусин

"Кайсы көнне кергәннәрен белмибез. Мәчет бит эшләми. Ураза гаетенә мәчетне карарга килгән идек, анда ишектән, тәрәзәләрдән ватып кергәннәрен күрдек. Баскыч та тора. Мәчет эчендәге кирпечләр, блокларны ташыганнар. Полициягә барып гариза яздык. Белмим, кергән кешеләрне табарлармы, юкмы.

Бу инде беренче генә очрак түгел. Элек кергәннәр, әмма бернәрсәне дә урламаганнар иде. Шуңа балалар кергәндер диделәр. Хәзер кирпечләр урлагач, инде балаларга сылтап та булмый.

Узганында полиция гаризаны да кабул итмәде. Имеш, җинаять эше ачу өчен зыян 5 мең сумнан да ким булмаска тиеш диделәр. Сакларбыз дигән булдылар. Шулай уздырдылар. Хәзер дә эшне туктатсалар, без прокуратурага язабыз дип әйтәчәкбез", ди ул.

Раил хәзрәт әйтүенчә, мәчет инде күптән төзелеп бетсә дә, хакимият анда гыйбадәтләр кылырга рөхсәт итми. Элегрәк аны сүтәргә дә кушкан иделәр.

Чамзинка район хакимияте мәчетне ачтырмаска йөз сәбәп таба

"Чамзинка район хакимияте мәчетне ачтырмаска йөз сәбәп таба. Башта элекке район башлыгы урынны дөрес бирмәгән диделәр. Имеш, монда кибет яки даруханә тора ала, әмма һич кенә дә мәчет түгел икән. Аннары халык каршы дия башладылар. Шуннан без халыктан ризалыкларын белдереп бер меңнән артык имза җыйдык. Шул имза куйган кешеләргә хакимияттән: “Нигә кул куйдыгыз?” дип шалтыратып шелтәләгәннәр.

Мәчет инде ун элек төзелә башлады. Ул вакытта анда кыр һәм берничә генә йорт бар иде. Хәзер күп өйләр төзеделәр. Әмма ул кешеләр бит анда мәчет булганны белеп төзеделәр. Димәк алар түгел. Хәзер хакимият халыкка сылтый. Вакыт узган саен яңадан-яңа сәбәпләр табалар", ди Мусин.

Аның әйтүенчә, мәчеттә ут булмау сәбәпле, камералар куеп булмый.

"Гомумән анда бернинди төзелеш алып бару рөхсәт ителми. Ишекләр, тәрәзәләр куя калсак, шунда ук штраф салачаклар", ди Раил хәзрәт.

Аның әйтүенчә, мәчетнең ишекләрен ватып керү дини хисләрне мыскыллау булып тора һәм моның өчен җинаять эше ачылырга тиеш.

"Әгәр мәчетне мөселманнарга бирсәләр, без анда каравылчы куяр идек. Ә хәзер берни эшли алмыйбыз", ди хәзрәт.

Хакимият районда мөселманнар бөтенләй юк кебек кылана

Мөселманнар инде мәчетне эшләтүне сорап күп хатлар язган.

"Путинга да, Медведевка да, Шәймиевкә дә яздык. Хатларны кире Мордовия җитәкчеләренә җибәрәләр. Хакимият безгә гел "бер җырны җырлый". Имеш мәчет канунсыз төзелгән. Әлеге урында һич кенә дә мәчет төзелә алмый икән.

"Мәчеткә тотылган акчаны кайтарыгыз һәм җир бирегез, без башка җирдә төзибез" дип тә әйтеп карыйбыз. Әмма хакимият: "Безнең акчабыз юк, кайдан алыйк" диләр. Шуның белән шул. Аларга мәчетнең шулай ябык торуы бернинди проблем тудырмый.

Монда яшәүче бер мең мөселманның үз дини ихтыяҗларын кайда үтәве беркемне дә борчымый", ди Раил хәзрәт.

Алар элегрәк район аксакаллары белән ярдәм сорап район башлыгына да барган булган. Әлеге хәлдән соң полициягә чакыртканнар.

"Шуннан соң мине һәм Мордовия мөфтиен полициягә чакырттылар. Имеш район башлыгына янаганбыз икән. Әле ярый без барысын да видеога төшереп һәм яздырып бардык. Видео төшергәнебезне алар күрмәде ахры. Дәлил буларак шул видеоны күрсәтәбез дигәч, полиция "кирәкми", диде. Бу очракта район башлыгы безгә яла яккан була бит. Әмма аңа күз йомалар. Ә безне бастыруның җаен тиз табалар. Алар безнең яктан берәр провокация көтә. Хакимият районда мөселманнар бөтенләй юк кебек кылана. Безне бернинди чарага да чакырмыйлар”, ди Мусин.

Аның сүзләренчә, алар мәчетне хакимияткә бирергә җыенмый.

"Аны төзер өчен халыктан сәдака акчасы җыелды. Мордовия халкы да булышты. Аксакаллар бик рәнҗи инде. Ел саен мәчет тирәсен җыештырабыз. "Сезгә бирергә җыенмыйбыз" дип күрсәтәсебез килә. Хәтта шул вакытта да полиция килеп нәрсә эшләвебез белән кызыксына", ди Раил Мусин.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG