Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан дары заводы Удмуртиягә күчерелмәячәк


Казан дары заводы капкасы
Казан дары заводы капкасы

Казан дары заводы Удмуртиянең Кизнер авылы янындагы химик корал юк итү заводы урынына күчерелергә тиеш иде. Әмма анда тиешле шартлар юк диелә.

Казан дары заводын Удмуртиягә күчереп булмаячак. Күчерергә планлаштырылган Кизнер авылында тиешле инфраструктура юк. Бу хакта Удмуртиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Виктор Лашкарев хәбәр иткән.

"Тикшерү уздырдык, фәнни институт һәм Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы эшләде. Кызганыч, Кизнердагы технологияләр дары корылмасы төзүгә мөмкинлек бирми: шартлаудан саклый торган биналар юк һәм башкалар, һәм башкалар", дип китерә Лашкаревның сүзләрен Интерфакс-Поволжье.

Министр төбәк хакимияте әлеге корылма өчен инвестор эзли дип тә өстәгән.

Казанның дары җитештерү заводы Удмуртиягә күчерелү ихтималы турында 2017 елның көзендә билгеле булды. Аны күчерү өчен дүрт еллап вакыт кирәк булачак диелде. Ул Кизнерда химик корал юк итү заводы урынында төзелергә тиеш иде.

Соңгы елларда Казан дары җитештерү корылмасында вазгыять кискенләште. Анда берничә тапкыр шартлаулар һәм янгыннар чыкты, кешеләр һәлак булды. 2017 елда аның җитәкчесе дә алышынды.

XS
SM
MD
LG