Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия кырымтатар намзәтләр теркәп сайлауларга кырымтатарларны да җәлеп итмәкче


Кырым Дәүләт шурасы бинасы
Кырым Дәүләт шурасы бинасы

Кырымда Дәүләт шурасына һәм җирле шураларга 8 сентябрьдә үзачак сайлауларга әзерлек башланды. Аннексион хакимият кырымтатарларны “Бердәм Русия” фиркасе исемлекләренә кертү эшен җайга салды.

Төп көрәш Кырым Дәүләт шурасындагы 75 депутат урыны өчен барыр дип көтелә. Дәүләт шурасына “Бердәм Русия” исемлекләренә 26 майда узган алдан тавыш бирүдә (праймеризда) 12 кырымтатар намзәте дә катнашкан. Аларның күбесе 1981-1998 елларда туган яшь кешеләр. Алар арасында иң өлкәннәре – Дәүләт шурасының хәзергә вице-спикеры Эдип Гафаров (1952 елгы), эшсез Гульнара Дервиш (1965) һәм университет ректоры Чингиз Якубов (1972).

Исемлектә күрсәтелгән намзәтләр арасында, Эдип Гафаров, Ялта шәһәр шурасы депутаты Альберт Куршутов, Кефе (Феодосия) шәһәр шурасы депутаты Сельвер Аблаевтан тыш, депутатлык тәҗрибәләре булганнар юк.

Эдип Гафаров
Эдип Гафаров

2014 елда аннексиядән соң Кырым Дәүләт шурасына Ремзи Ильясов, Лентун Безазиев һәм Эдип Гафаров “Бердәм Русия” исемлегеннән сайланган иде. Бу юлы әлеге өч депутаттан исемлектә Эдип Гафаров кына калган.

Намзәтләр арасында күбрәк яңа кешеләр:

  1. Фериде Усманова (1998 елгы), студент;
  2. Эльвира Дадой (1993), Русия думасы депутаты ярдәмчесе;
  3. Рамазан Заиров (1990), эшче;
  4. Рустам Исмаилов (1990), мәгүлүмат юк;
  5. Сельвер Аблаев (1988), Кефе шәһәр шурасы депутаты, эшмәкәр;
  6. Дилявер Мельгазиев (1981), Керич шәһәр башлыгы урынбасары;
  7. Эйваз Умеров (1981), Кырымтатар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Судак шәһәр башлыгы урынбасары;
  8. Альберт Куршутов (1978), Ялта шәһәр шурасы депутаты;
  9. Лемара Селендили (1974), Филология фәннәре докторы;
  10. Чингиз Якубов (1972), Кырым дәүләт инженер-педагогик университеты ректоры;
  11. Гульнара Дервиш (1965), эшсез;
  12. Эдип Гафаров (1952), Кырым дәүләт шурасы вице-спикеры.
Сергей Аксенов (с) һәм Владимир Константинов (у)
Сергей Аксенов (с) һәм Владимир Константинов (у)

14 июньдә “Бердәм Русия”нең Кырым бүлеге конференциясендә сайлауларда катнашачак намзәтләр исемлеген игълан иттеләр.

Беренче унлыкның тугызынчы урынына ректор Чингиз Якубов эләккән. Исемлектә беренче урында Кырымның Мәскәү тарафыннан куелган башлыгы Сергей Аксенов, икенче урында Дәүләт шурасы рәисе Владимир Константинов. Константинов белдерүенчә, аларның урыннары Мәскәү раслаган.

Беренче унлык игълан ителсә дә, башка урыннарга кайсы намзәтләр куелганы сер булып кала. Анда кырымтатар намзәтләр бармы-юкмы – мәгълүм түгел.

Фирка тагын 25 намзәтне бер мандатлы сайлау бүлгеләренә дә билгеләде. Алар арасында кырымтатар исемнәре юк.

2014 елда Кырымтатар мәҗлесе кырымтатарларны Кырымда аннексион хакимият үткәргән сайлауларда катнашмаска чакырган иде. Шул вакыттан бирле кырымтатарларның күпчелеге сайлауларда тавыш бирергә йөрми һәм депутатлыкка намзәт булучылар да аз иде. 2018 елда Русия президентын сайлауда да бу тенденция дәвам итте.

Төрле шураларга депутатлыкка кырымтатар намзәтләрне чыгару, аларны җәлеп итүнең максаты, бер яктан, кырымтатарларны сайлауларда катнаштыру өчен булса, икенче яктан, тышкы дөньяда кырымтатарлар да Кырым хакимиятенә, шураларга интеграцияләнә дигән фикер тудырудыр. Ләкин сайлауларда берничә кырымтатар исемен пропаганда өчен кулланганнары, аларның хакимияттә, шураларда азлыгы сәбәпле, тәэсире бик түбән булачагын һәркем аңлый. Кырым Дәүләт шурасына күрсәтелгән 12 кырымтатар намзәте ниндидер могъҗиза нәтиҗәсендә сайлана алса да, алар калган 63 депутат тавышына каршы торырлык көчкә ия булмаячаклар.

Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров узган сайлаулар вакытында ул сайлауларны оештыруда катнашучылар, депутатлыкка намзәтләр Украина кануннары нигезендә җавапка тартылачагы, Кырымтатар мәҗлесенең андый кешеләргә ярдәм итә алмаячагы турында АТР бәйсез кырымтатар телеканалыннан кисәткән иде. Киев Украинага 2014 елгы аннексия вакытында хыянәть итүдә гаепләнгән Кырым Югары радасының 76 депутаты өстеннән җинать эшләре ачты.

Василий Ганыш мәхкәмәдә
Василий Ганыш мәхкәмәдә

2015 елда Кырым-Украина чигендә тоткарланган Кырым Югары радасы депутаты Василий Ганыш өстеннән өч ел барган мәхкәмә процессы былтыр 12 еллык төрмә җәзасы белән тәмамланды.

Кырым Дәүләт шурасына һәм җирле шураларга 2019 елда чыккан намзәтләргә дә Украина җирендә җәза яный.

Европа берлеге дә Кырымда былтыр президент сайлауны оештыруда катнашы булган биш кешегә чикләүләр кертте. Чикләүләргә эләккән затларның исемлеге Европа шурасы сайтында урнаштырылган. Анда Кырым һәм Акъяр (Севастополь) сайлау комиссияләре җитәкчелеге кергән.

Украинаның бербөтенлеген бозу өчен барлыгы 155 кеше һәм 40-лап ширкәткә чикләүләр кертелгән һәм бу кешеләргә Европа берлеге илләренә керү тыелган.

Украинада, АКШта, Европа берлегендә һәм дөньяның башка күп кенә илләрендә Кырым ярымутравында Русия үткәргән сайлауларны танымыйлар.

XS
SM
MD
LG