Русиядә фәкыйрьлек дәрәҗәсен төшерү өчен төбәкләр җитәкчеләре мохтаҗлык критерийларын үзгәртергә тәкъдим итә. Аерым алганда, бакчалары яки өстәмә тораклары булган кешеләргә акчалата ярдәм (пособие) түләмәү тәкъдим ителә. Бу хакта төбәкләрдән, шул исәптән Татарстаннан җыелган хисапларга сылтанып, "Известия" яза. Документ аз керемлеләр санын киметү проекты кысаларында Татарстан, Кабарда-Балкар республикасы, Приморски крае, Иваново, Түбән Новгород һәм Томски өлкәләре тарфыннан әзерләнгән.
Түрәләр фикеренчә, бакчасы яки тагын бер фатиры булган кешеләр яшелчә-җимеш үстереп тукланырга яки торакларын арендага биреп, акча эшли ала. Бу уңайдан Иваново өлкәсе түрәләре "ялкау хәерчеләр" төркемен уйлап чыгарган. Мондый кешеләрнең өстәмә милке булса да, алар аны үз байлыгын арттыру өчен кулланмый диелә.
Татарстан һәм Кабарда-Балкар республикасы мохтаҗлык критерийларын инде үзгәрткән һәм калган акчаларны башка фәкыйрьләргә бүлгән. Татарстанда 1 апрельдән балага пособие яки пенсионерларга юл йөрү түләүләрен билгеләгәндә кешеләрнең милкен тикшерәләр. Яхта, очкыч, кар чанасы, өч елдан да искерәк булмаган ике яки күбрәк машина, зур фатирлары һәм дача йортлары (бер кешегә 40 дүрткел метрдан артык) булган кешеләргә пособие түләнми.
Шулай ук күпчелек төбәкләр рәсми булмаган керемле кешеләргә дә пособие түләүне туктату кирәк дип саный.
"Бик үк хәерче булмаган кешеләрдән тартып алып хәерчеләргә бирү" принцибы халыкның байлыгын арттыруда зур роль уйнамас дип шиген белдерә Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясе проректоры Александр Сафонов. Түтәлдән алынган яшелчә белән салымнар яки торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләп булмый ди ул. Фәкыйрьлек дәрәҗәсен эксперт өстәмә эш урыннары булдыру ярдәмендә киметергә кирәк дип саный.