Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русия мәктәпләрендә ата-аналарның социаль челтәрләре турында мәгълүмат җыячаклар


Мәктәпләрдә укучылар, аларның ата-аналары һәм укытучылардан махсус анкета тутыруны сорарга җыеналар. Анда, аерым алганда, социаль челтәрләр, чит ил паспорты, машина йөртү таныклыгы турында да мәгълүмат бирү кирәк булачак.

Русия мәгариф министрлыгы һәм дигитал үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы укучыларга һәм аларның ата-аналарына анкета тутыру турында фәрман әзерләгән. Аларда социаль челтәрләр һәм чит ил паспортлары турында мәгълүмат күрсәтергә кирәк булачак. Бу хакта документларга сылатнып "Коммерсантъ" яза.

Анкеталар махсус проект кысаларында укучылар, укытучылар һәм администартив хезмәткәрләр арасында үзара бәйләнеш булдыру өчен әзерләнә диелә. Һәр кеше өчен дигитал портфолио булдырылачак. Платформа аша дәүләт белем бирү програмнарына мониторинг ясый һәм кулланучыларның "күнекмәләрен һәм уңышларын" бәяли алачак. Мәгариф министрлыгы мәгълүмат җыю ихтыяри булачак ди.

Фәрман проектында анкета мисаллары бар. Укучыларга, аерым алганда, репетиторларын күрсәтергә, сыйныфташларын санап чыгарга, "Хокук бозулар, исәпкә кую" графасын тутырырга кирәк. Ата-аналарга һәм укытучыларга машина йөртү таныклыгы һәи чит ил паспорты турында хәбәр итәргә кирәк булачак. Моннан тыш, анкеталарга социаль челтәрләр турында да мәгълүмат калдырырга кушылачак.

"Коммерсантъ" сораштырган экспертлар мәктәпләрнең, кешеләрнең ризалыгыннан башка, социаль челтәрләр турында мәгълүмат җыю хокукы юк дип белдерә. Әгәр ата-аналарны мондый ризалык бирергә мәҗбүр итәләр икән, бу кануннарга каршы ди юристлар.

Күптән түгел Казан мәктәпләрендә яулыклы укучылар турында мәгълүмат җыю белән бәйле җәнҗал купкан иде. Соңрак Казан Кирмәне вәкиле мондый күрсәтмә аерым хезмәткәрнең үз инициативасы булган дип акланды.

Аңа кадәр Татарстанның Саба районы мәктәпләрендә сыйныф җитәкчеләренә мөселман балалар турында мәгълүмат җыярга кушылды. Элегрәк шундый ук хәл Биектау районы мәктәпләрендә дә күзәтелде. Азатлык сөйләшкән укытучылар моны раслады, кайберләре бу хәл 2017 елда да булган иде дип белдерде.

XS
SM
MD
LG