Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимова: Путин белән элемтәгә чыккан Чаллы гаиләсенә ярдәм күрсәтеләчәк


Лилия Галимова
Лилия Галимова

Чаллыда яшәүче украин гаиләсенә Татарстан үз вәкаләтләреннән чыгып ярдәм күрсәтәчәк. Ләкин күп кенә мәсьәләләр федераль үзәккә бәйле. Бу хакта Казан Кирмәне сүзчесе Лилия Галимова бүгенге брифингта әйтте.

20 июнь Русия президенты Владимир Путин белән туры элемтәдә Украинадан Чаллыга күчкән гаилә ватандашлык ала алмауга зарланган иде. Казан Кирмәне вәкиле Лилия Галимова бүген бу хакта аңлатма бирде.

"Чаллыдагы гаиләгә килгәндә, бөтен карарлар да бездән генә тормый. Ватандашлык бирү федераль карарларга бәйле. Чаллы хакимияте үз вәкаләтләреннән чыгып бу мәсьәлә белән шөгыльләнгән. Әлеге сорау туры элемтәдә яңгыраганнан соң, башка гаиләләрнең дә проблемнары хәл ителер дип уйлыйм. Республика үз вәкаләтләреннән чыгып ярдәм итәчәк", диде Галимова.

Туры элемтәдә Путинга Татарстаннан күпме кеше мөрәҗәгать иткәнен Галимова әйтә алмады.

"Күпчелек сораулар бөтен төбәкләргә хас гомум мәсьәләләргә кагыла иде. Аларны хәл итү өлкәсендә без болай да эшлибез. Кадрлар җитмәү, күп балалы гаилә мәсьәләләре бөтен төбәкләргә кагыла. Күрcәтмәләр президентның, хөкүмәтнең эш нигезенә ятачак", диде ул.

Галимова шулай ук Путин рейтингы, сайлауда видеокамералар урнаштыру һәм Башкортстан рәссамы тирәсендәге низагка да тукталды.

Кичә Татарстан президенты Путинны республикада халыкның өчтән ике өлеше хуплый дип белдергән иде. Галимова сүз нинди рейтинг турында барганын төгәл генә әйтә алмады.

"Нинди рейтинг турында сүз баруын белешермен. Рейтинглар – сыгылмалы әйбер. Ләкин без Татарстанда ил башлыгының рейтингында зур үзгәрешләр күрмибез", диде ул.

* * *
8 сентябрь узачак Дәүләт шурасына сайлауда җәмәгатьчелек тавыш бирүдә видеокамералар урнаштыруны сораган иде.

"Татарстан президенты техник яктан сайлауны оештыруда катнашмый. Сайлауның ачык узуы – безнең өчен төп принцип. Инде берничә ел Татарстанда яңа техник мөмкинлекләр булдырыла. Мобиль сайлаучы, КАИПлар (электрон сайлау) – болар барысы да тавыш бирү ачык үтсен өчен эшләнә. Гел өстәмә яңалыклар кертеп барабыз. Ә сайлауда конкрет камералар урнаштыру – бу сайлауны оештыручылар карамагындагы мәсьәлә", диде Казан Кирмәне сүзчесе.

* * *
Башкортстан рәссамы Камил Бузыкаев тирәсендәге низагка аңлатма биреп, Галимова: "Рәссам иҗатына җәмәгатьчелек үз бәясен бирде. Бу башкорт халкы белән безнең мөнәсәбәтләргә йогынты ясамаячак. Рөстәм Миңнеханов күргәнме – белмим. Ул җәмәгатьчелек фикереннән хәбәрдар", диде.

XS
SM
MD
LG