Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ил бер проблемнар белән яши, түрәләр башкалары турында сөйли"


Туры элемтә барышы
Туры элемтә барышы

20 июнь Русия президенты туры элемтә тапшыруында 80ләп сорауга җавап бирде. Шул рәвешле Путин 20 елга якын хакимияте чорында 17нче мәртәбә телевидение аша туры эфирда ил халкы белән аралашты. Азатлык быелгы туры элемтәгә карата берничә күзәтүче фикерен белеште.

Искәндәр Ясәвиев, социолог: "Беренче момент – Путин сигез минутка соңга калды. Минемчә, бу Русия ватандашларына, аның белән туры элемтәне көтеп торган миллионнарча кешегә карата хөрмәтсезлек. Ил башлыгы өчен бу һич ярамый торган хәл. Бу хәл үзе үк күп әйбер турында сөйли.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

Туры элемтәнең эчтәлегенә килгәндә, миндә илдә коллапс дигән хис туды, чөнки баштарак кешеләр үз җирлекләрендәге авыр хәлләр турында сөйләделәр. Хакимияткә тәэсир итеп булмый. Җирле хакимият, су үткәрү булсынмы, башка проблемнар булсынмы, ул проблемнарны хәл итми. Хезмәт хакының түбән булуы турында кешеләр ачыктан-ачык әйтә. Ә президент: "Илдә барысы да яхшы, саннар менә мондый, икътисад үсештә, хезмәт хакы арта", дип сөйли. Бу каршылыкны күрми калу мөмкин түгел.

Кешеләр җаннарына тигән проблемнарын җиткерә, "бөтен ышаныч сездә генә", дип турыдан-туры әйттеләр. Бу берничә тапкыр яңгырады. Хәтта шушы берничә сорау да халыкның нинди хәлдә яшәвен күрсәтте. Бу сораулардан бик тиз генә халыкара мәсьәләләргә күчтеләр. Әлеге өлкәдә Путин үзен бик иркен хис итә. Бу өлкәдә ул бөек дәүләт башлыгы буларак чыгыш ясый.

Мескен ил, халыкка бик авыр, аларның бөтен өмете шул патшага

Спектакль булачагы аңлашыла иде инде. Әмма хәтта бу спектакль дә күңелдә бик авыр тойгы калдыра. Мескен ил, халыкка бик авыр, аларның бөтен өмете шул патшага. Җирле хакимият гади халык проблемнарын хәл итми. Шуңа да карамастан, президент бик канәгать йөз ясый. Туры элемтәнең минем өчен мондый авыр тойгы калдырган очрагы бик сирәк булды.

Путинның картайганы сизелде. Һәм бу юлы туры элемтә дә аңа азрак сөйләрлек итеп оештырылган. Хәбәрчеләрне күп тоташтыралар, теләсә-кайсы вакытта кушылырга әзер торган губернаторларны күрәбез, туры эфирга министрлар чыга. Элек әле вакыт-вакыт сизелгән драйв инде юк. Путин арган. Эмоцияләре юк. Аның җыелган проблемнарны хәл итү өчен хәле дә, әзерлеге дә юк. Аның бернәрсә үзгәрмәячәгенә ишарәләгән ике белдерүенә игътибар итәсем килә. Беренчедән – эшмәкәрләр элекке кебек үк тикшерү изоляторларында утырачак. Һәм ул моны туктату өчен бернәрсә дә эшләмәячәк. Икенчедән, наркотиклар белән бәйле канунда бернинди дә үзгәреш булмас кебек. Элеккечә, наркотик кулланучылар эзәрлекләнәчәк һәм шул исәптән наркотик ташлау калачак. Чөнки Путин әлеге проблемны хәл итүнең үз юлын тәкъдим итте. Ул наркотикларны ташлаучы булып торган куәт оешмалары тарафыннан контрольны көчәйтергә чакырды. Һәм ул контроль куәт оешмаларының үзләренең кулында булачак. Хәтта бу проблемны хәл итүдә дә үзгәрешләр булмаячагы күренә.

Ил таркалу алдында тора иде һәм үз гамәлләре белән бары тик аны Путин гына коткарып калды диеләчәк

Путин 1999 елда Дагыстанда булган хәлләргә бәйләп һәм Идел буен да бер рәттән телгә алды. Бу аерым мәсьәлә. Аны әле яхшылап тагын бер кат тыңларга кирәк. Путин хакимияткә нәкъ шул Төньяк Кавказдагы кризис дулкынында килде. Нәкъ бу хәл аңа сайлауда җиңәргә ярдәм итте. Хәзер бу хәлгә аның Идел буен да кыстыруы бик кызык. Хәтта искә алып кына китсә дә. Минемчә, тора-бара бу фикер куәтләнәчәк кенә, ил таркалу алдында тора иде һәм аны үз гамәлләре белән бары тик Путин гына коткарып калды диеләчәк. 1990нчы елларның тәнкыйди бәяләмәсен торган саен күбрәк ишетәчәкбез.

Төмәндә су кертү белән бәйле вакыйга. Әйе ул алдан әзерләнгән иде. Телевидение төркеме анда алдан ук барган иде. Мин Төмәндә яшәдем һәм андагы чакрымнарны яхшы аңлыйм. Туры эфир вакытында анда тиз генә боралак белән барып җитеп булмый. Күрәсең, губернаторга ниндидер ым кагу булгандыр бу, бәлкем ниндидер кытыршы яклары булгандыр, юкса бу мәсьәлә килеп чыкмас иде. Татарстанда да андый хәлләрне табып була, әмма бит туры эфирда күрсәтмәделәр."

Марат Колшәрипов, тарихчы: "Артык проблемнар күтәрелмәде кебек. Кемгә газ кермәгән, кемгә су кермәгән. Русия армиясен әйтте, чыгымнар мәсьәләсендә безнең ил беренче урында тормый диде. АКШ, Кытай, ә без алтынчы-җиденче урында диде. Шул ук вакытта кораллану ягъни бөтен корал төрләре ягыннан алга киттек ди. Каршылык сизелә. Армиягә бюджет аз бүленә, шул ук вакытта безнең көчле коралланган хәрби куәт булып чыга. Бу бераз аптыратты. Әгәр бюджеттан акча бирелмәсә, ул кадәр коралландырып булмый бит инде.

Марат Колшәрипов
Марат Колшәрипов

– Русия бюджетының 17 проценты яшерен бит.

– Әйе. Бюджет бүленгәндә беркайчан чынлыкны күрсәткәннәре юк. Халык шуңа ышанып утыра. Милли мәсьәләләр бөтенләй күтәрелмәде. Милли республикалардан сораулар бирүче булгандыр инде. Әмма телгә бәйле сораулар бөтенләй булмады. Андый сораулар халыктан җибәрелгәндер, аны күрмәмешкә салышып калдырганнардыр. Шулай аңладым.

– Анда чудь халкы турында сорау булды, кая киттеләр дип. Алар ассимиляцияләнгән диде Путин.

– Әйе, бик мәгънәсез сорау булды ул. Чудь дигән халык урыс язмаларында гына язылган. Фин-угырларга караган ыру булган һәм алар чыннан да ассимиляцияләнгән. Урыслашмаган, ә фин-угырлар ягына ассимиляцияләнгәндер. Чүдь дигән ыру булганмы, юкмы, беркем белми. Ул бөтенләй дөрес сорау түгел. Озак яшәп килгән, тарихта эз калдырган халык турында сорау булса, килешергә дә булыр иде. Әнә Себер ягында күп кенә ыру, кабиләләр югалган бит инде. Камчатка, Себер якларында чыннан да юк булган халыклар бар.

– Хезмәт хакы аз булу турында сораулар яңгырады.

Аларның статистикасы мәгълүматларына караганда, хезмәт хакы арткан

– Әйе, булды. Әмма аны "арта бара" дип шомартып куйдылар. Бу ышандырмый бит инде. Теләсә кемнән сорасаң, узган ел белән чагыштырганда, беркемнең дә хезмәт хакы үзгәрмәгән. Ә аларның мәгълүматларына караганда, хезмәт хакы арткан. Артканы юк. Хәрбиләргә, хөкемдарларга арттыралар, гади халык турында сүз булмады. Олигархларның керемнәрен бүлсәң, әлбәттә, Русия халкына шактый килеп чыга. Прокуратура, хөкем чыгару өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы бик югары. Табиблар, укытучыларның хезмәт хакы күтәрелгәне юк. Әйткән сүзләре ялган. Пенсия шулай ук үсми. Номиналь һәм реаль дигәне бар. Пенсиягә бераз кушсалар да, азык-төлеккә бит бәя нык күтәрелде. Ел саен бәя күтәрелә. Шуңа карап эш итәргә кирәк. Торак-коммуналь хезмәткә түләү ике-өч тапкырга артты. Халыкны талау бара. Әмма бу турыда сораулар булмады. Абрамович миллиардларын саклап кайда ята икән. Беркем сорамады.

Русия таркалу алдында торган икән. Төньяк Кавказны әйтте. Сәяси проблемнар булмады. Су бирүгә игътибар иткән булдылар. Аның белән эш бетми бит әле. Сусыз утырган авыллар меңәрләгәндер инде. Аны бит бөтен ил күләмендә хәл итәргә кирәк. Шалтыраткач кына эшләргә кирәк дигәнне мин аңламыйм инде. Авылдан шул берничә кеше генә шалтырата алды бит инде анда.

Үзен гади бер егет итеп күрсәтергә теләде, имеш халыкчан, аралаша. Пиар инде. Туры элемтәдән соң да аны мактадылар. Ул шул телевизордан төшмәүче кешеләр. Русиядә халык ышана, гомер буе патшага табыну булды. Бу әле дә дәвам итә. Патшага әйтәбез дә, ул хәл итәчәк принцибы. Русиядә нужа күреп яшәгән бөтен халык патшага эләгә алмый бит. Хәерчелектән чыгуның ике юлы бар: олигархларны кысарга кирәк, миллиардлары белән Англиягә, Израилгә качтылар. Аннары хәрби чыгымнарны киметергә кирәк. Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерергә кирәк ди. Әмма миллиардлар чит илгә агып торганда ничек үстерергә? Безнең миллиардер булып киткән кешеләр бит акчаларына яхталар сатып алалар, чит илдә типтереп яшәп яталар."

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

Ринат Гатауллин, икътисадчы: "Элекке еллардагыдан бик аерылмады. Шул ук социаль мәсьәләләр, конкрет корылмалар, авыл-шәһәрләр һәм шул аерым конкрет мәсьәләләрне хәл итү турында сүз барды. Русиядә эш шушы рәвешле алып барыла. Башка илләрдә болай эшләмиләр бит. Русиядә халыкның теләкләрен белдерү өчен нәтиҗәле механизм булмаганда шушы туры элемтә механизмы аны күпмедер дәрәҗәдә компенсацияли дияргә мөмкиндер. Туры элемтәгә 2 млн 645 меңләп мөрәҗәгать килгән. Шул сораулар кайсы төбәкләрдә җитешсезлекләр, ягъни ризасызлык күбрәк булуын, халыкны нинди проблемнар борчуын күрсәтә. Бу үзенә күрә халыктан мәгълүмат туплау өчен уникаль инструмент. Дүрт сәгатьтән артык вакыт эчендә Путин 80-ләп сорауга җавап бирде. Бу миллионнарча сорау белән чагыштырганда бик аз. Әмма, элекке түрә буларак, шуны әйтә алам – барлык бу сораулар вертикаль буенча төрле идарәләргә, районнар хакимиятләренә таратылачак. Һәм түрәләр ул сораулар турында президент идарәсенә хисап бирергә тиеш булачак.

Путин сүзләреннән безне нинди стратегик үзгәрешләр көтүен ишетмәдем

Икенче яктан караганда, Путинның бу туры элемтәләрен мин АКШта президент сайлау алдыннан уздырыла торган теледебатлар белән чагыштырыр идем. Әмма теледебатларда теге яки бу намзәт президент булса, илнең стратегик мәсьәләләре ничек чишеләчәге турында сүз бара. Ә бездә ул нәрсә юк. Мин Путин сүзләреннән безне нинди стратегик үзгәрешләр көтүен ишетмәдем. Бу елның икенче яртысында да, киләсе елда да безне ни көтәчәге аңлашылмады. Ә бу бик мөһим нәрсә, чөнки стратегик мәсьәләләрне иң югары җитәкчедән башка беркем дә күтәреп ачыклык кертә алмый. Элекке заманнардагы кебек, төп җитәкченең колаклары нинди хәлдә булуга карап безне алда ни көтәсен әйтүче кремль белгечләрен тыңлар көнгә каласы һич тә килми. Төп җитәкче стратегик мәсьәләләрне конкретрак ачыкласын иде. Ә су мәсьәләләрен җирле үзидәрәләр хәл итәргә тиеш. Бу мәсьәләләр җирле үзидарәләр турындагы федераль канун нигезендә чишелергә тиеш. Төмән янындагы авылда су мәсьәләсе шундый президент дәрәҗәсендә хәл ителә икән, димәк без ул федераль канунның эшләмәвен танырга тиешбез."

Руслан Айсин
Руслан Айсин

Руслан Айсин, сәясәт белгече: "Төп идеясе илдәге кризисны күрсәтмәү, яңа вәгъдәләр биреп халыкны тынычландыру һәм бөтен нәрсәне контрольдә тотуын күрсәтү булды. Путин һәм элитаның реформаларга әле әзер булмавы, аны хәтта аңламавы да күренде. Путинның җавапларына караганда, ул илдә кризис булуын танымый. Икътисад үсә, Көнбатыш белән мөнәсәбәтләрнең начар булуы безгә зыянлы түгел, чикләүләр безгә файдага гына дип ышандырырга тырышты. Ул әлеге чикләүләр аркасында Русиягә инвестицияләр, технологияләр кермәве, Русиядә икътисадыннан миллиардларча долларның Көнбатышка китүе турында әйтмәде. Капиталның илдән качуы елдан ел арта бара. Нефть бәясе төшсә, без нишләячәкбез – моңа да җавап булмады.

Путин үзенең бюрократия ягында булуын ачыктан-ачык күрсәтте

Иван Голунов эшенә бәйле сорауга җавапта ул наркотиклар мәсьәләсендә либерельләшү булмаячагын әйтте. Димәк, Путин мондый репрессив механизмны саклап калу ягында. Ул шулай ук төрле протест чараларында катнашучыларга карата да үзенең ризасызлыгын белдерде. Димәк, Путин үзенең бюрократия ягында булуын ачыктан-ачык күрсәтте. Элек бит Путин гади халык яклы, бюрократия халыкка каршы дип ышандырырга тырышалар иде. Бюрократияне җиңү өчен халык имеш Путинга таяна дигән сәяси миф бар иде. Путин үзе дә, аның сәяси технологлары да шул мифны кулланып эш итә иде. Әмма Путин халыкка түгел, ә нәкъ менә шул бюрократиягә таянып эш итүен күрсәтте. Голунов эше бюроктатиянең иксез-чиксез хокукларын күрсәтүе булды, халык менә шуңа ризасызлык белдергән иде. Сивиль җәмгыять Голуновны яклап чыкты.

Сивиль җәмгыять барыбер формалаша бара. Ул, әлбәттә, җиңел генә формалашмый. Европа тарихы да шуны күрсәтте, бездә ул соңрак формалаша. Бездә әле Октябрь инкыйлабыннан соң да ил халкының 80 процентын игенчеләр тәшкил итә иде. Ә соңгы 15 ел эчендә яңа катлау, яңа буын, яңача фикерли торган җәмгыять формалашты.

Путин, аның бюрократиясе, тирәлеге, киңәшчеләре бу процесска каршы тора алмый

Сивиль җәмгыять актив көрәш барышында барлыкка килә. Европада 400-500 элек булган хәлләр безгә әле генә килеп җитте. Путин, аның бюрократиясе, тирәлеге, киңәшчеләре бу процесска каршы тора алмый. Алар аны кабул да итә алмый. Русияне 15-20 ел элек булган кебек идарә итәчәкбез дип уйлыйлар. Әмма система кризисы шул кадәр көчле ки, хәтта Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге төрле ысуллар белән исәпләп караганда да, Путинның, үзәк хакимиятнең рейтингы төшә бара.

Путинның бу туры элемтәләре дә технологик яктан нәтиҗәсез. Карагыз, Арханкельски өлкәсендә, Мәскәүдә, Казанда яки башка төбәкләрдә чүп полигоннарына каршы күпме кеше күтәрелде. Ә бу хакта бер сүз юк. Ә бу иң куәтле, җитди, сәяси, иҗтимагый кризисларның берсе. Совет берлегенең таркалуы да Чернобыль казасыннан башланды бит. Башта экологик проблем калкып чыкты. Экология проблемы сәяси шигарләргә әверелде. Татар милли хәрәкәте дә шулай ук барлыкка килде. Башта Татарстанда атом электр станциясе төзүгә каршы чыгучылар соңрак милли хәрәкәт вәкилләре булып киттеләр. Алар башта демократлар белән бергә чыгып, аннан соң аерылдылар.

Бу экологик протестлар алга таба сәясәт белән бәйле булыр дип күрәм

Монда да мин бу экологик протестлар алга таба сәясәт белән бәйле булыр дип күрәм. Нигә хәзер безнең экологлар фиркасе бик зәгыйфь? Нигә Мәскәү Кремле аны симулянт фирка буларак та кулланмый? Чөнки, симулянт булса да, бу фирка әлеге проблемнарны күтәреп, аның турында тавыш кубарырга тиеш булачак. Ә хакимият өчен бу бик куркыныч нәрсә.

Менә хәзер телевизордан караганда, туры эфирда түрәләр, җырчылар утыра һәм алар карикатура кебек кабул ителә. Икенчесе – Путинның аруы күзгә чагыла. Күп нәрсәне аңламый. Гомумән, үз яссылыгында яши. Бәлкем аңа мәгълүматны биреп тә бетермиләрдер. Анысы да бар. Белүебезчә, ул интернетны кулланмый. Интернет белән телевидение алар икесе төрле нәрсә. Икесе-ике төрле яссылык. Бу Совет берлегенең соңгы елларындагы кебек күренеш. Брежневның торгынлык заманы кебек күренә.

Ил башка проблемнар белән яши, түрәләр башка проблемнар турында сөйли. Совет заманында шундый әйтем бар иде: без эшләгән кыяфәт чыгарабыз, сез түләгән кыяфәт чыгарасыз. Һәм менә шундый килешү бар иде. Сез безгә каты басым ясамыйсыз, нәрсәдер эшләргә мөмкинлек бирәсез. Без сезгә тимибез. Ул килешү башта эшләде дә аннары ахырына җитте, чөнки бу әйбер озак бара алмый. Соңгы елларда бу килешү эшли иде. Сезне социаль хокуклар белән тәэмин итәбез, хезмәт хакын күтәрәбез, ә сез безнең сәясәткә тыгылмагыз. Әмма ул хәзер эшләми, чөнки хакимиятнең акчасы юк. Икенчедән, яңа катлау сивиль җәмгыять барлыкка килде. Һәм ул килешүнең эшләмәве бүгенге көннең систем кризисын күрсәтә.

Путинның халык белән сөйләшүендә үзенә тартып торучы тылсымы инде эшләми

Башта хакимиятнең реформа ясарлык ихтыяр көче бар иде, трансфер, хакимият алмашуы уздырырлык. Әмма Путин сүзләреннән шул күренде: алар әле моңа әзер түгел. Кризис дәвам итәчәк, ахыр чиктә нәрсә булачагын әйтү бик авыр. Миңа калса, Путинның халык белән сөйләшүендә үзенә тартып торучы тылсымы инде эшләми. Һәм киләсе елда бу туры элемтә булырмы, юкмы – билгесез. Аның нәтиҗәле булмавы чагыла. Димәк, Путин төзегән хакимият вертикале эшләми дигәнне күрсәтә. Әгәр бөтен илдән бер миллионнан артык сорау юлланган икән, бу җирле хакимият һәм аның системы эшләмәвен күрсәтә. Дотацияләр юк, сайлаулар системы юк. Барысы да Путинга терәлгән. Ул аның өчен җавап бирергә тиеш, ә аның җавап бирәсе килми. Өлкә губернаторларын алмаштырса да, систем шул ук кала. Аны берничек тә үзгәртеп булмый. Нигезләрен үзгәртмәсәң.

XS
SM
MD
LG