Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан активистлары Миңнехановтан тавыш бирү урыннарына видеокамералар куюны сорый


Сайлау бүлекчәсенә веб-камера урнаштыру
Сайлау бүлекчәсенә веб-камера урнаштыру

Татарстан активистлары республика президенты Рөстәм Миңнехановка киләсе парламент сайлауларына бәйле ачык хат язды. Алар сайлау бүлекчәләрендә видеокамералар булмауга борчылу белдерә.

"Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы, Татарстан күзәтүчеләре берләшмәсе, Русия оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйның Казандагы штабы координаторлары, Дөнья татар иҗтимагый үзәге башкарма комитеты рәисе һәм башка җәмәгать эшлеклеләре президент Рөстәм Миңнехановтан парламент сайлавын гадел уздыруны тәэмин итүне сорый.

Активистларны Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтовның бүлге комиссияләре биналарында видеокамералар булмаячак дигән сүзләре гаҗәпкә калдырган. "Видеокүзәтү белән узган сайлаулар тәҗрибәсе күрсәтүенчә, веб-камералар урнаштыру җәмәгатьчелек контроле мөмкинлекләрен киңәйтә һәм сайлау комиссияләренең дисциплинасын арттыра", ди хат авторлары.

Алар видеокамералар 8 сентябрьдә Мәскәү, Петербур шәһәрләрендә, Чиләбе өлкәсендә узачак сайлауларда кулланылачак, Татарстан бу эштә лидер булырга тиеш дип саный.

"Шаһиәхмәтовның сайлау комиссияләренә видеокамералар кую кыйбатка төшүе турындагы сүзләре ышандырырлык түгел. Беренчедән, элекке сайлаулардан калган күзәтү системын куллану вакыты чыкмаган. Икенчедән, Татарстан тарихында күпкә чыгымлырак проектлар да бар иде", диелә хатта.

Активистлар Миңнехановтан гадел сайлаулар уздыруны тәэмин итүне сорый һәм Шаһиәхмәтовка ышанычсызлык күрсәтүләрен белдерә.

Моңа кадәр "Татарстан күзәтүчеләр берләшмәсе" Татарстан Дәүләт шурасына сайлауда видеокүзәтүдән баш тартуны хөкем итеп чыккан иде.

Элегрәк Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов видеокамераларның бары территориаль сайлау комиссияләре биналарында гына урнаштырылачагын белдерде, ә анда тавыш бирүләр узмаячак. “Бүлге комиссияләрендә контроль булдыруга килгәндә, тере күзәтүче теләсә кайсы техник техник җиһазга караганда яхшырак”, диде Шаһиәхмәтов. Аның әйтүенчә, бүлге сайлау урыннарында “видеокамералар урнаштыру — шактый кыйбатлы нәрсә”.

Татарстан Дәүләт шурасына сайлау 8 сентябрьдә уза. 100 депутатның 50-се фирка исемлекләре аша, 50-се бер мандатлы сайлау бүлгеләре аша сайланачак.

XS
SM
MD
LG