Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин азык-төлек чикләүләрен 2020 ел ахырына кадәр озайтты


Владимир Путин

Путин фәрманы белән Европа берлеге чикләүләренә каршы санкцияләр озайтылды. Бу "ил иминлеген кайгыртып эшләнә" диелә.

Русия президенты Владимир Путин Европа берлегенә каршы чикләүләрне 2020 ел ахырына кадәр озайтты. Документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күрде. Бу "ил иминлеген кайгыртып эшләнә" диелә.

2014 елда Көнбатыш илләре Кырымны аннексияләве һәм Украина көнчыгышындагы фетнәчеләргә ярдәм итүе өчен Русиягә каршы чикләүләр керткән иде. Моңа җавап итеп Кремль әлеге илләрдән азык-төлек кертүне тыйды. Түрәләр әлеге тыю ил бизнесына зур файда китерә дип белдерде.

Чикләүгә эләккән азык-төлек 2015 елның июленнән юк ителә башлады. Бу эштә Татарстан белән Башкортстан да читтә калмады.

Путин чикләүләре илдә азык-төлек нык кыйбатлануына китерде. Шул ук вакытта, рәсми мәгълүматларга караганда, 22 миллионлап русияле фәкыйрьлектә яши.

Күптән түгел Росстат чыгарган мәгълүматларга караганда, Русия гаиләләренең 79 проценты теге яки бу финанс авырлыклар турында белдергән. Көненә бер тапкыр булса да ит яки балык ризыклары ашый алмаучы гаиләләр 10,1 процент тәшкил итә. Гаиләләрнең 35,4 процентының һәр ел фасылына ике пар аяк киеме алу мөмкинлеге юк.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG