Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнехановка чүп яндыру корылмасына альтернатива тәкъдим ителде


Казанда чүп яндыру корылмасына каршы үткәрелгән пикет, 5 июнь.
Казанда чүп яндыру корылмасына каршы үткәрелгән пикет, 5 июнь.

Плазма технологиясе белән эшләүче җиһаз чүпне яндырмый, зыянлы матдәләр чыгармый. АКШ эшләнмәсен Татарстан вәкилләре барып өйрәнәчәк.

27 июньдә Татарстан хөкүмәте йортында республика президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында "Татнефтехиминвест-холдинг" утырышы узды. Анда калдыкларны яңа технология белән юк итү проектлары каралды, барлыгы биш проект тәкъдим ителде.

АКШның InEnTec ширкәте плазма технологиясе ярдәмендә калдыкларны эшкәртү җиһазын тәкъдим итте. Plasma Enhanced Melter дип аталган бу җиһаз калдыкларны эшкәртеп, аннан электр энергиясе чыгара. Шул ук вакытта, ул зыянлы матдәләр чыгармый диелә. Әлеге җиһаз чүп яндыру заводлары белән чагыштырганда җитештерү ягыннан нәтиҗәлерәк эшли, ул арзанрак һәм экологиягә зыян китерми, һавага зыянлы матдәләр чыгармый.

"Бу - чүп яндыру корылмасына беренче альтернатива", дип белдерде Clean Flow Development SCM идарәче партнеры Сергей Митирев. Аның сүзләренчә, җитештерүне исәпкә алмаганда, Татарстанның бу проектка $595 млн капитал кертүе кирәк булачак. Бу чүп яндыру корылмасы чыгымнарына якын. Җиһаз ярдәмендә елына 500 мең мегаватт электр энерниясе җитештереп була ди Митирев.

Әлеге ширкәт хәзер Татарстанда әзер модульләрне җыю заводы салырга тели. Моның өчен "Тэмпо" Кама металл конструкцияләре заводы һәм “Ак Барс” металл конструкцияләр заводы карала.

Рөстәм Миңнеханов, җавап буларак, Татарстан вәкилләрен АКШка җибәреп, әлеге проектны җентекләп өйрәнәчәкләрен әйтте.

Чүп яндыру корылмасын Яшел Үзән районындагы Осиново бистәсендә төзергә җыеналар. Завод төзергә планлаштырылган җир төзелеш инвесторы "Ростех"ның бер бүлекчәсе булган "РТ-Инвест"ка бирелгән. Анда Казандагы каты калдыкларның яртысын юк итү күздә тотыла. Экологлар, җәмәгать эшлеклеләре, завод төзеләсе Осиново бистәсе халкы төзелешкә каршы чыгып төрле чаралар уздыра.

Күптән түгел мәхкәмә Казан чүп яндыру заводы документларын халыктан яшерүне канунсыз дип тапкан иде.

XS
SM
MD
LG