Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан дәүләт архивы борынгы тамгаларны тәкъдим итте


Татарстан дәүләт архивы җитәкчесе урынбасары Илдар Шәфыйков
Татарстан дәүләт архивы җитәкчесе урынбасары Илдар Шәфыйков

28 июньдә Татарстан дәүләт архивында "Идел һәм Урал буе тарихында тамгалар" күргәзмәсе ачылды. Беренче тапкыр оештырылган чарада Казан ханнарының мөхерләре, татарда никахны раслаучы тамгалар, Олуг Мөхәммәтнең төрек солтанына язган ярлыгының күчермәсе күрсәтелде.

Татарстан дәүләт архивы җитәкчесе урынбасары Илдар Шәфыйков бу чараның төп максаты – татар мохите, татар мәдәнияте өчен мөһим булган тамгаларга, документларга халыкның игътибарын җәлеп итү дип белдерде.

Аның сүзләренчә, тамга – татарларда мөлкәтне раслый торган бер элемент булып торган.

Татарларда тамга куллана башлау төгәл генә кайчан башланганы беленмәсә дә, XX гасыр башында мәдрәсә эше аякка басып халык укый-яза белә башлаганнан соң тамгаларны файдалану беткән, диде ул.

Татарстан дәүләт архивы борынгы тамгаларны тәкъдим итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:47 0:00

Шәфыйков татарлар белән башкортлар арасындагы тамгаларның охшашлыклары һәм аермалары бармы дигән сорауга, бу теманың әле җентекләп өйрәнелмәвен әйтте.

"Хәзер без өйрәнгән тамгалар алар аксөяк тамгалары. Башкортларга килгәндә, аларның кабиләләре һәм аларның ул кабиләләргә карашлары, истәлекләре әле һаман исән. Аларда кош, агач, тамга дигән әйбер бар һәм алар аның нәрсә аңлатканын беләләр.

Татарларда исә бу күренешләр борынгы заманнан калган. Һәм шул яктан шушы тамгаларны өйрәнү, аларны ничектер интерпретацияләү бер зур фәнни проблем", дип җиткерде Шәфыйков.

Белгеч әңгәмә барышында Казан ханнарының мөхерләренә дә тукталып узды.

"Олуг Мөхәммәтнең хөкүмәт шигаре аның дәүләт мөхерендә дә чагылыш тапкан. Бу мөхердә "Залим кеше үләр, гадел кеше хөкем итәр" дип язылган. Моның тамгалар белән турыдан-туры бер бәйләнеше юк. Әмма бу да үзенә күрә мөлкәтне раслый торган бер билге дип уйларга була. Чөнки Казан ханнары бит үз дәүләтләрен Идел-йорт дип әйткәннәр һәм алар аны үзләренең мөлкәте дип санаганнар. Монда тамга-мөхердәге идеология ягыннан ниндидер бер туганлык якынлашуы бар, ә визуаль яктан караганда болар төрле әйберләр" диде ул.

​Илдар Шәфыйков тамгалар темасын, берничә кешедән башка, системлы рәвештә өйрәнүчеләрнең булмавын да әйтеп узды.

"Бездә тамгалар дип өйрәнә башлыйлар да Алтын Урда чорына, Бөек Төрки каганатлары, кыпчакларга кадәр кереп китәләр. Тамгалар минемчә гади итеп өйрәнелә башларга тиеш.

Әйтик, керәсең дә бер авылның тамгаларын тикшерәсең. Мисал өчен, 200 ел эчендә тамгалар ничек үзгәргән, кайдан барлыкка килгән, кем-кемгә туган булган һәм башкалар дигәндәй.

Моның өчен безнең ишекләребез ачык. Җәй айларында без үзебез дә балаларга архивыбыздагы тарихи документларны күрсәтеп, аларның кыйммәтләре нидән гыйбәрәт булуын сөйләргә җыенабыз, дип белдерде Илдар Шәфыйков фикерләрен йомгаклап.

XS
SM
MD
LG