Accessibility links

"Мөхлисә Бубый татар телен яклаучыларның алдынгы сафында булыр иде"


Мөхлисә Бубый
Мөхлисә Бубый

2019 елда танылган мәгърифәтче, мөгаллимә, ислам дөньясында беренче казыя Мөхлисә Бубый тууына 150 ел тулды. Аның тормышы, эшчәнлеге, бүгенге көндәге мирасы хакында галимә, Русия ислам университетының татар теле кафедрасы җитәкчесе Рафилә Гыймазова белән сөйләштек.

– Мөхлисә Бубыйның тормышы, эшчәнлеге шактый күпкырлы. Кыскача тасвирлаганда, аның төп эшчәнлеген атап чыгыгызчы. Аңа танылу китергән эшләре дип нәрсәләрне атар идегез?

– Беренчедән, Мөхлисә Бубыйның педагогик эшләнчеген әйтер идем, ул җәмгыятьтә нәкъ шуның белән хөрмәт казана. Мөхлисә Бубый шулкадәр көчле җитәкче һәм мөгаллимә булмаса, аны халык 1917 елда казыя дәрәҗәсенә куймас иде. Ул башта Иж-Бубый мәдрәсәсендә укыткан, соңрак Троицкида мөгаллимлек иткән, мәктәпләр җитәкләгән. Бубый – җәдидчелек хәрәкәтенең күренекле вәкиле ул.

Галимә Рафилә Гыймазова
Галимә Рафилә Гыймазова

Моннан тыш ул мөгаллимә генә түгел, галим кеше буларак та танылу казана. Кардәше Габдулла Бубый үз кулъязмаларында болай яза иде: "хатын-кызлар төнлә бездән белем ала иделәр, аннары көндез шул белемнәр кулланып балаларны укыта иделәр". Бубый шулай итеп гыйлемнәрен гел камилләштереп торган. Мөфтияттә эшләгән вакытта ул күп кенә язма матбугат чараларында басыла, анда ул Коръәннән, хәдисләрдән дәлилләр китерә, болар аның зур гыйлемгә ия булуын күрсәтә. Гомуми әйткәндә, ул шул рәвешле дини эшчәнлек тә алып бара.

Эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше булып аның хатын-кызлар хокукларын яулауны әйтер идем. Ул чакта күп кенә мөслимәләр гаилә мәсьәләләрен күтәреп, шәхси тормыштагы авырлыкларга зарланып, имамнарга, Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итә. 1918 елда "Азат хатын" басмасында шундый мәгънәдәге мәкалә басыла: "хатын-кызлар, җавапсыз, сезнең сүзләрегезне ишетми торган имамнарга мөрәҗәгать иткәнче, сез мөфтияттәге Мөхлисә Бубыйга мөрәҗәгать итегез". Һәм гаилә мәсьәләләрендә аңа чыннан да язучылар күп булган.

– Мөхлисә Бубый исламда беренче хатын-кыз казыя буларак таныла. Моны ул замандагы күп дин әһеле кабул итмәве билгеле. Сәбәпләре нәрсәдә булган?

Мөхлисә Бубый

Мөхлисә Габделгалләм кызы Нигъмәтуллина – танылган татар мөгаллимәсе, мәгърифәтче, дин белгече, беренче казыя. Хатын-кызлар өчен беренче мәдрәсә оештыручы буларак танылган. Билгеле мәгърифәтчеләр Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйларның кыз туганы.

Ул 1869 елда хәзерге Татарстанның Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында дөньяга килә. Яшьли аны Минзәлә өязендәге өлкән яшьтәге муллага кияүгә бирәләр, никахлары озын гомерле булмый, бераздан аны ике кызы белән туган авылына алып кайталар.

1885 елдан абыйлары белән бергә авыл мәдрәсәсен үзгәртеп коруга керешә. Мөхлисә Бубый җиңгиләре Нәсимә һәм Хөснифатыйма белән хатын-кызлар мәдрәсәсен оешытыра, анда хезмәт итә. 1901 елда 6 сыйныфлы татар хатын-кызлар мәктәбе ачыла, Мөхлисә Бубый аның мөдире була.

1911-1912 елларда Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйлар кулга алына, мәдрәсә таркала, хатын-кызлар мәктәбе ябыла. Мөхлисә Троицк шәһәренә күченә, анда 1910 елда ачылган башлангыч хатын-кызлар мәктәбен җитәкли. Бер-бер артлы хатын-кызлар мәдрәсәсе (1914), мөгаллимәләр семинариясен (1915) ачуга ирешә.

1917 елда ул Бөтенрусия мөселманнарының беренче корылтаенда Диния нәзарәте әгъзасы һәм казыя итеп сайлана, шул вакыттан башлап Уфада эшли, Диния нәзарәтендә гаилә эшләре бүлеген җитәкли. Бу чорда ул актив иҗтимагый эшчәнлеген алып бара, вакытлы матбугатта күп басыла.

1937 елда Мөхлисә Бубый "контрреволюцион буржуаз-милләтчел оешма"да катнашуы өчен кулга алына. Ул башка 6 дин зыялысы белән инкыйлабка каршы милләтчел эшчәнлектә, чит ил шымчылары белән элемтә тотуда гаепләнә. 1937 елның 23 декабрендә ул атып үтерелә, вафатыннан соң аклана.

– Әйе, аны казыя итеп билгеләү дин әһелләре арасында зур гауга чыгарган. Алар Коръән, хәдисләргә таянып хатын-кызның казыя була алмавы турында күп әйткәннәр, язганнар, бу бик зур бәхесләр куптарган. Кайбер басмаларда аның ни өчен казыя була алмавын аңлаткан язмалар да чыга. Мин шулай дияр идем: моңа каршы чыгучылар – кадими карашлы муллалар булган, сәбәбе шунда.

Мөфтияттә Мөхлисә Бубый гаилә бүлеген җитәкләгән, әйткәнемчә, аңа гаилә мәсьәләсендә күп сораулар җибәреп торганнар, ул барысына да җавап бирергә тырышкан. Ул вакытта иң еш күтәрелә торган проблем – күпхатынлылык була, кайбер ир-атлар икенче-өченче хатынга өйләнеп, беренче, еш кына өлкәнрәк булган хатынны калдырган. Ә бит бу хатын-кызларга еш кына үзләрен генә түгел, балаларын да карарга, үстерергә кирәк була.

Мөфтият бу мәсьәләне контрольгә алырга тырышкан, икенче хатын алу очрагында беренчесеннән аерылмаска, аны тәрбиясез, балаларны матди ярдәмсез калдырмаска өндәгән. Мөхлисә Бубыйның бу темага мәкаләләре күп чыккан, ул мөфтияттә әлеге мәсьәләне күтәрү белән шөгыльләнгән.

– Хатын-кызлар хокуклары өчен көрәшүче дисез. Мөхлисә Бубыйны беренче татар феминисты дип атап буламы, ничек уйлыйсыз?

– Юктыр дип уйлыйм, феминистларның эшчәнлеге киңрәктер ул. Мөхлисә Бубыйның максаты һәм эшчәнлеге хатын-кызның җәмгыятьтәге хокукларын яулау түгел. Ә гаилә кысаларында хатын-кызларның хокукларын яклау, аларның гаиләдәге дәрәҗәләрен күтәрү, аларга хөрмәт арттыру.

Ул урамнарга чыгып, хатын-кызларны кайдадыр эшләргә, үз-үзләрен тәэмин итәргә өндәү максатын куймый. Булган дини кысаларда гына эш итеп, рөхсәт алып укырга өндәгән. Ни өчен укырга кирәк дигәннән, бу милләт балаларын тәрбияләү өчен кирәк дип әйткән, белемсез хатын-кыз баласын тиешенчә тәрбияли алмый дигән. Гаилә рөхсәт итмәсә, мөселман хатын-кызы чыгып китә алмаган бит, шуңа менә гаиләдә хатын-кыз дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшләде.

– Мөхлисә Бубыйны бәхетле хатын-кыз тормышын кичерде дип әйтеп буламы?

– Гаилә ягыннан караганда, бәлки юктыр. Ул бит яшь килеш гаиләсеннән аерылган, балаларын үзе тәрбияләгән. Үз баласы да үлә бит аның. Гаилә ягыннан аны бик бәхетле димәс идем.

Ә менә эш, эшчәнлек ягыннан исә – әйе, ул яктан уңышка ирешә алган ханым дип әйтеп буладыр.

– Матбугатта Бубыйлар нәселе хәзер инде урыслашып бетте дигән сүзләрне күреп була. Бу дөрестән дә шулаймы?

– Әйе, ни кызганыч, шулай әйтеп була шул. Гобәйдулла Бубый нәселе ничектер югалып калган, аның хакта киң җәмәгатьчелеккә билгеле түгел. Ә менә Габдулла Бубыйның нәселе урыслашкан, алар хәзер Петербурда яши.

Мөхлисә Бубыйның үз кызы үлә, Наҗия исемле асрауга алынган кызы була. Ул яктан нәсел дәвамчылары татарлыкны саклый алган, алар хәзерге вакытта Кукмара районында яши дип беләм.

– Тарихи Иж-Бубый мәктәбе бүген дә бар. 2011 елларда аны ябу куркынычы булган, шулвакыт аны саклап калып булды. Бүгенге көндә әлеге мәктәпне рәткә китереп, аның дәрәҗәсен ничек күтәреп була?

– Бүгенге көндә бу мәктәпкә Актаныштагы гимназиягә кебек "сәләтле балалар өчен мәктәп" статусы бирелсә, бу мәктәп дәрәҗәсен күтәреп булыр иде дип уйлыйм. Ник дигәндә, ул район үзәгенә шактый якын урнашкан, нибары биш чакрым. Саф һавада аерым махсус статуслы мәктәп булса, яхшы булыр иде. Мондый мәктәпләр районга бер, яки кимендә күрше тирә-як районнарга бер булса, уңайлы булыр иде.

– Бүгенге көнгә карасак, ничек уйлыйсыз, хәзерге вакытта Мөхлисә Бубый дәрәҗәсендәге татар хатын-кызлары бармы?

– Мин шулай дияр идем: аның дәрәҗәсендәге ханымнар гына түгел, ир-атлар да юктыр ул. Җаннарын, малларын халык өчен фида итәрлек андый көчле шәхесләребез бар дип әйтә алмыйм, шәхсән үзем аларны белмимдер бәлки.

– Моның сәбәпләре нәрсәдә соң? Заманында шундый зыялы, милләтпәрвәр шәхесләребез булып, бүгенге көндә алар кая югалган?

Кызым, никадәр авыр булса да, син гыйлем алырга тырыш

– Җәдитчелек чорында шундый актив милли җанлы шәхесләребез булган, бүгенге көндә алар кайда соң дигән сорау гел уйландыра инде. Мин бу сорауга җавап итеп студентларыма гел Габдулла Бубый язган хатны китерәм. Ул Кытайда яшәгән вакытта кызына шундый эчтәлектә хат җибәрә: "Кызым, никадәр авыр булса да, син гыйлем алырга тырыш. Бәлки ул сиңа әллә ни кирәк тә булмастыр. Ләкин син киләчәктә милләткә хезмәт итә алырлык шәхес буларак тәрбияләнергә тиеш".

Димәк, ул заман кешеләре балаларына балачактан ук төп максат итеп милләткә хезмәт итүне куя, моны балаларына сеңдерә. Ә бүгенге көндә исә, беләсез, һәркем күбрәк үз тирә-ягын, үз-үзен генә кайгырта. Күбрәк милләт дип түгел, мал дип балаларын тәрбияли. Карагыз, күп кенә галимнәребез, атаклы кешеләребез дә татар теле дип лаф оралар, ләкин аларның оныкларына карасаң, еш кына татарча сөйләшә алмаулары күренеп тора. Бубыйлар заманында ул шәхесләр максатны күпкә киңрәк куя бергән. Бер сәбәп шулдыр инде ул, бәлки башка сәбәпләре дә бардыр.

– Тагын бүгенге көнгә бәйле сорау. Мөхлисә Бубый хәзерге вакытта яшәсә, ничек уйлыйсыз, ул татар теленә бәйле вазгыятьтә нишләр иде?

Алар бүгенге хәлне куркыныч төшләрендә дә күрмәгәннәрдер

– Бүгенге вазгыятьтә Мөхлисә Бубый татар телен яклап чыгучыларның алдынгы сафларында торыр иде дип уйлыйм. Алар бүгенге хәлне куркыныч төшләрендә дә күрмәгәннәрдер, фаразлый да алмаганнардыр. Мөгаен, Шиһабетдин Мәрҗани нинди хәлгә төшә алуыбызны күпмедер фаразлаган булгандыр. Ул хезмәтләрендә үз телен гел алга куйган, аның әһәмиятен ассызыклаган.

Ә инде Мөхлисә Бубыйның үзенең тел мәсьәләсенә бәйле сүзләрен күргәнем юк. Күрәсең, аның өчен туган телдә уку табигый күренеш булгандыр. Аның барлык эшчәнлеге мәгърифәткә багышланган булган, белем бирүгә юнәлгән. Алар татар телендә укытуны алга сөргәннәр, җәдиди мәдрәсәләрнең төп нигезе шул булган. Аннан чыгып, бүгенге карашларын да фаразлап буладыр.

– Камал театрында Мөхлисә Бубыйга багышланган "Үлеп яратты" спектакле күрсәтелде, хәзер ул репертуардан алынган. Әлеге тамашаны сез ничек кабул иттегез һәм аның хәзер күрсәтелмәвенә мөнәсәбәтегез нинди?

Камал театры куйган "Үлеп яратты" спектаклендә Мөхлисә Бубый ролен Дания Нурлы башкара
Камал театры куйган "Үлеп яратты" спектаклендә Мөхлисә Бубый ролен Дания Нурлы башкара

​– Ничек кабул итүгә килгәндә, бу әдәби әсәр булганын аңлыйбыз инде. Ә әдәби әсәрдә тарихи фактлардан бераз читкә китү күренешләре була. Гомумән алганда, тамашаны уңай кабул иттем. Андый шәхесләребезнең барлыгын халыкка, киң җәмәгатьчәлеккә таратырга кирәк. Бездә бит чит ил шәхесләрен бик яхшы беләләр, ә үз галим-мөгаллимнәребезне белмиләр. Шуңа мондый әсәрләр күбрәк булсын иде дигән теләк бар.

Спектакльнең репертуардан алынуына килгәндә, бу – бер шәхес тирәсендә әйләнгән тамаша, аны уйнарга психологик яктан да, сәламәтлек ягыннан да авыр. Ул, ялгышмасам, биш еллап барган, бәлки киләчәктә, соңрак тагын куелыр, бәлки башкача, башка артистлар белән куелыр.

– Быел Мөхлисә Бубый тууына 150 ел, юбилей елы. Аның исемен күбрәк таныту, мәңгелләштерү өчен чаралар җитәрлекме? Аңа багышлап тагын нинди чаралар үткәреп була?

Әлеге шәхесләр турында яшьләргә аңлаешлы, үтемле чаралар ярдәмендә мәгълүмат җиткерү кирәктер

– Үлгән кешегә, беренче чиратта, дога кирәк. Аның туган авылында ел саен Бубыйларга багышланган чара уза, ул быел да узды. Укытучылар, галимнәр катнашында даими рәвештә чаралар, конференцияләр оештырыла. Мөфтият тә бу елны түгәрәк өстәл оештырган. Ул зурлап узмаса да, Мөхлисә Бубый истәлегенә багышланган булган. Укучылар конференциясе уза, туган ягында музей эшләп килә. Безнең җәмәгатьчелек, көчтән килгәнчә, шәхеснен эшчәнлеген киң яктыртырга тели.

Миңа калса, кешене таныту чараларга гына кайтып калырга тиеш түгел. Андый шәхесләр турында мәгълүматны гади халыкка тарату кирәк: радио, телевидение, интернет аша әлеге шәхесләр турында яшьләргә аңлаешлы, үтемле чаралар ярдәмендә мәгълүмат җиткерү кирәктер. Бәлки, озын түгел, кыска-кыска репортажлар халык арасында күбрәк таралыр иде. Бүгенге көндә телевизорны да күпләп карамыйлар бит, шуңа күрә интернетны куллану кирәк, бу файдалырак булыр дип уйлыйм.

XS
SM
MD
LG