Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рада Кырымны Украинаныкы дип танымаучыларга җинаять җавапылыгы кертергә тели


Украина Югары радасына яңа канун өлгесе кертелде. Документта Кырым, Акъяр һәм Донбассны "аңлы рәвештә" Украина җирләре дип танымау өчен өч елдан биш елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Югары радага Кырым һәм Донецки һәм Луһански районнарын Украина җирләре дип танымау өчен җинаять җаваплылыгы турында канун өлгесе кертелде. Документ парламент сайтында дөнья күрде.

Канун өлгесенә ярашлы, Кырым, Акъяр һәм Донбассны "аңлы рәвештә" Украин җирләре дип танымау өчен өч елдан биш елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм милек конфискацияләү каралган.

8 июльдә Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ЕИХО) Парламент ассамблеясе Русияне Кырым аннексиясе һәм Кара диңгезне милитарлаштыруы өчен хөкем итүче Люксембург декларациясен кабул итте.

Русия делегациясе башлыгы Петр Толстой әлеге документны залда тиешле санда паламент әгъзалары булмаса да, кабул иттеләр дип белдерде. ЕИХОда Украина вәкилләре Русиядән кайбер делегатлар утырышка килмичә декларацияне кабул итүне өзәргә тырышты дип саный.

Русия Кырымны 2014 елда Украина кануннарына каршы килеп, Кырымга гаскәр кертеп хәрбиләр күзәтүе астында уздырылган "референдум" нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Көнбатыш илләре моны халыкара нормаларны бозу дип саный. Кырымны аннексияләүне Мәскәү тарихи гаделлек урнаштыру дип атый.

XS
SM
MD
LG