Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халидә Бигичева: "Шәхесне кадерләү юк, файдалану гына бар"


Хәйдәр Бигичев
Хәйдәр Бигичев

Хәйдәр Бигичев турында хатирәләрне тупладык.

Быел, исән булса, Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты Хәйдәр Бигичевка 70 яшь тулган булыр иде. Әмма җырчының гомере 49 яшендә өзелде. Сирәк очрый торган драматик тенорны әле хәтерлиләрме, иҗади мирасы ни хәлдә? Азатлык Хәйдәр Бигичевның хатыны, туганнары, дуслары белән шул турыда сөйләште.

14 июньдә Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Хәйдәр Бигичевны искә алу концерты үтте. Анда Филүс Каһиров, Гөлнара Гатина, Эльза һәм Артур Исламовлар, Илһам Вәлиев, Рөстәм Асаев, Алинә Шәрипҗанова, Илнар Миранов, Руслан Сәйфетдинов һәм башка җырчылар катнашты. Концерт алдыннан Хәйдәр Бигичевның хатыны Зөһрә Сәхәбиева әлеге чараның башка шәһәрләрдә дә узачагын, моннан тыш Хәйдәр Бигичевка багышланган урысча истәлек китабы чыгычагын әйтте. Үзем исән чакта искә алу чаралары даими булып торачак диде ул.

Зөһрә Сәхәбиева
Зөһрә Сәхәбиева

"Хәйдәр турында бер генә мисал. "Отелло" партиясен дөньяда берничә опера җырчысы гына башкара. Эмоциональ яктан һәм физик яктан күп көч таләп иткәнгә, аны елына ике тапкыр гына башкаралар. Хәйдәр исә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында шушы опера барганда, аена дүрт тапкыр башкарды. Әле бит спектакль алдыннан рольне тулысынча җырлап чыгып әзерләнү да бар. Без аның организмына нинди зур көчәнеш килгәнен ул вакытта аңламадык та. Бүген андый авырлыкны күтәрә алган җырчы гомумән бармы икән әле? Дөньяда булса да, бездә юк. Мондый җырчы берничек тә онытыла алмый", дип сөйләде Сәхәбиева.

Хәйдәр Бигичевның сәхнә партнеры, җырчы Зилә Сөнгатуллина да истәлекләре белән бүлеште.

Зилә Сөнгатуллина
Зилә Сөнгатуллина

"Бик талантлы, кайнар йөрәкле, җырлаган чакта һәр нотасы ут шикелле йөрәгеннән чыга иде. Аңа мезансценалар ясап хәрәкәтләнергә дә кирәкми иде. Аның образы тавышында булды. Ул – бик сирәк очрый торган драматик тенор. Мин аның белән 20 ел иңгә-иң эшләдем. Кая гына бармадык, элекке советлар иленең иң яхшы залларында концертлар куйдык. Хәйдәр Бигичев ничек кайнар җырлый, халык та шулай кайнар кабул итә иде. Спектакльләргә килсәк, иң беренче роле – "Самат" операсында (Хөснул Вәлиуллин музыкасы) Самат партиясе булды. Мин аның партнерын - Әлфияне башкардым. Без сәхнәдә гел партнерлар булдык. Ул миңа шулкадәр ияләнде, минем урынга башка кешене куйсалар, ачулана, көйсезләнә иде. Чөнки без бер-беребезне бер караштан, хәрәкәттән аңлый һәм кирәк чакта бер-беребезгә ярдәм итеп җибәрә идек. Аннан соң "Җәлил" операсында ул - Җәлил, мин Әминә булдым. "Алтынчәч"тә ул Җик мәргән, мин Алтынчәч, классик операларны алсак, "Кармен"да ул – Һозе, мин Микаэлла.

Иҗатының югары ноктасы - "Отелло" партиясе

Иҗатының югары ноктасы - "Отелло" партиясе. Аны бик сирәк җырчылар гына башкара ала. Ул Отелло, мин Дездемона булдым. Аннан соң безгә Бату Мөлековның "Кара йөзләр" операсы өчен Тукай бүләге бирелде. Без бу операның автордашлары да булдык. Чөнки миңа вокализлар кертергә, Хәйдәргә үз моңнары белән тулыландырырга рөхсәт ителде. Режиссер Нияз Даутов бик талантлы куйды бу спектакльне. Ләкин үзе күреп өлгерә алмады, бакыйлыкка күчте. Без бу әсәрне Мәскәү Кирмәне концерт залында күрсәттек. Зал шыгрым тулы иде. Татар операсы дигәч, бөтен дөньядан татарлар җыелган иде. Фин татарлары, Америка татарлары карады, кулга күтәреп дигәндәй йөрттеләр инде безне.

Хәйдәр турында бик күп сөйләргә була. Ул үзенчәлекле, ясалмалыкны җене сөйми иде. Режиссер уйнарга, пластикага баетырга кушса, мин сезгә балет артисты түгел дип ачулана иде. Аңа чынлап та бернәрсә эшләргә кирәкми иде, аның образы, үтемлеге – тавышында булды. Аны якыннан белмәгәннәр кырыс дип уйларга мөмкин, өстәвенә бормалап тормыйча турысын әйтә торган гадәте бар. Чынлыкта ул нечкә күңелле табигать баласы. Авылдан килгән тракторист егетнең консерваториягә укырга кергәндә залга сыеша алмаган тавышын тыңлап, шаккаткан идек. Бер нота да белмичә килеп, укырга керде, тырышты һәм зур җырчы булам дигән максатына иреште.

"Керим әле урманнарга" җырын радиода кабул итмәгәч, коелыплар төште

Әдәби телгә бик тиз күчте, шулкадәр тиз яраклашты һәм культурасын үстерде, көчле холыклы, әмма нечкә күңелле иде. Хәйдәр, Рөстәм Яхин романсларын яратып башкара иде. "Керим әле урманнарга" җырын радиода кабул итмәгәч, коелыплар төште. Ул чакта "урманның карасына" дигән сүзгә бәйләнделәр. Кыскасы, юк-бар сәбәп таптылар. Ул худсоветта мин дә бар идем, нинди матур җыр төшеп кала, әйдәгез яңадан "урманның арасына" дип үзгәртеп яздыртыйк" дидем. Ул шулай радио фондына кереп калды. Бу җырның беренче тыңлаучысы да мин. Рафаэль Сәхәбиев белән безгә килеп, "Зилә, тыңла әле, шулкадәр тетрәндергеч җыр" дип ишек катында гына җырлап күрсәткән иде. Күзләре яшьләнгән иде, тәмамлаганда. Хәйдәр әсәр белән бербөтен була белде. Бу җырны исә бер сүзен үзгәртеп, коткарып кала алдык.

– Хәйдәр Бигичев шәхесенә игътибар җитәрлекме?

Күп вакыт та кирәкмәс, болар халыкны бозып бетерерләр

– Яшәгән чакта да игътибар җитте дип әйтә алмыйм, хәзер дә. Ул югары сәнгатьнең аска тәгәрәвенә бик борчыла иде. "Менә Зилә, микрофонсыз җырлый торган чын җырчыларның да бәясе бетте. Кара инде сәхнәне кемнәр басты, нинди җырлар басты. Күп вакыт та кирәкмәс, болар халыкны бозып бетерерләр" дигәне истә. Быел 70 яшьлеген ничек билгеләп үтүләре дә күңелгә ятышлы булмады. Андый шәхесне искә алу чарасында попса җырчылар булырга тиеш түгел иде. Шул ук "Үзгәреш җиле" җырчылары чыкты. Миңа калса, ул кичәдә татар классикасы һәм чит ил классикасы яңгырарга тиеш иде. Искә алу чарасына фонограмма керер дип һич тә көтмәдем. Симфоник оркестр сәгать буе буш утырды, фәкать ике-өч кешегә генә уйнады. Игътибарсызлыкмы бу, хөрмәт күрсәтмәүме? Хәйдәр моңа рәнҗер иде. Дөрес аңлагыз, мин бу җырчыларга каршы түгел, ләкин бит аларның урыннары башка. Һәр нәрсәнең үз урыны бар. Хәйдәр Бигичев – күпкырлы җырчы, иң беренче опера җырчысы. Башка андый җырчы әле Татарстанда, ирләр арасында юк.

Хәйдәр Бигичевның сеңлесе Халидә Бигичева Хәйдәр шәхесе турында дөрес мәгълүмат та аз дигән фикердә. Аның әйтүенчә, җырчының туганнары искә алу чарасына чакырылмаган. Алар моның сәбәпләре нәрсәдә икәнен белми.

Без туганнан алып соңгы көненә кадәр өйрәнеп, җентекләп язуларын көтәбез

"Хәйдәр Бигичев турында китаплар да, язмалар да күп чыкты. Ләкин аларда объектив мәгълүмат бик аз. Без туганнан алып соңгы көненә кадәр өйрәнеп, җентекләп язуларын көтәбез. Туганнары буларак, балачагы, яшьлеге турында документларга таянып, бик күп мәгълүмат бирә алыр идек, ләкин мөрәҗәгать итүче юк. Шәхесне кадерләү юк, файдалану бар кебегрәк килеп чыга. Әйтерсең лә без дә дөньяда юк, дигән хис кала. Әйтик, быел аның истәлегенә концерт булды. Баксаң, бу чарага туганнарына, якыннарына, авылдашларына дип утыздан артык билет бирелгән булган икән. Шул билетларны Зөһрә ханым безгә бирмәде һәм бу хәл беренче тапкыр гына түгел инде. Казанда яшәүче Роза сеңлем билетны көч-хәл белән юнәтеп, сатып алып керде бу концертка. Башта театр җитәкчелегенә барып сораган. "Без билетларны сатып алырга да риза, ләкин алар беткән, ярдәм итегез, зинһар", дигән. Дөрес, башта без ниндидер игътибар булыр дип көттек. Ләкин безне чакыручы булмады. Ә инде театр җитәкчелеге 30 билет бирелүе турында әйткәч, туганым шатланып Зөһрә ханыма шалтыраткан. Тик трубканы алучы булмаган. Без оештыручыларга да шаккаттык. Татарстан җитәкчеләре, мәдәният министрлыгы кая соң туганнары, дигән сорауны куймый икән? Без ихтирам итмибезне, кадерләмибезме абый ядкәрен? Зөһрә ханым исә икенче көнне телевидениедән әти-әниебезне кузгатып, уйдырма таратты. Әти белән әни арасына без - балалары да, гомердә кысылган булмады. Тормыш булгач, төрле хәл була, әмма без барыбыз да мәхәббәт җимешләре.

Хәйдәр абый - гаиләбезгә Аллаһы Тәгалә бүләге. Әтием тиран булмады гомердә дә. Бу сүзләргә безнең йөрәкләр әрнеде. Ә бит Хәйдәр абый белән Зөһрә ханым арасында да төрле хәлләр булды, без бервакытта да ир белән хатын арасында кермәдек. Мин шуны гына әйтәм: Зөһрә ханымның ташланган хатын буласы килмәде, аңа Хәйдәрнең тол хатыны булу яхшырак иде.

Аңламый идек, сөйлиме ул, җырлыймы дип әйтә иде

Хәйдәр - әти-әнинең көтеп алган беренче баласы ул. Бабай аның турында, сорауларга көйләп җавап бирә иде дип сөйләгәне хәтердә. Аңламый идек, сөйлиме ул, җырлыймы дип әйтә иде. Чумбәлидә (Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы) бик зур базар була торган булган. Бабайның дуслары күп иде һәм алар базарга сату итәргә килгәндә, бездә куналар иде. Бабай шул дусларына Хәйдәр абыемны җырлата иде. Чуаш, татар, урыс авылларыннан килгән агайлар эшләрен ташлап, шаккатып тыңлыйлар иде аны. Әтием йортка беркайчан да аракы кертмәде. Зөһрә ханым исә беренче публикасы исерекләр булган дип әйтә. Без бу сүзләргә рәнҗибез.

Ул җырлаганда янында утырсаң, тавыш вибрациясе бөтен күзәнәгеңне җилкетә

Хәйдәр үзен белә башлаганнан бирле җырлады. Аңа микрофон кирәкми иде. Зур халык алдында, мәйдан тотарга кирәк булса, Хәйдәрне чыгаралар иде. Калган җырчылар кушылсалар да, ишетелмиләр иде. Ул вакытта балалыгым белән, Хәйдәр абыйның тавышы башкаларны күмеп китә, нишләп акрынрак җырламый икән, дип тә уйлый идем. Хәзер генә ул тавышны туктатып булмаганын аңлыйм. Ул җырлаганда янында утырсаң, тавыш вибрациясе бөтен күзәнәгеңне җилкетә. Хәзер шул тавышын ишетер өчен бик күпне бирер идем. 22 ел инде Хәйдәрне югалтуыбызга...

Укырга бик яратмады. Укытучылар болай да яклый иде инде аны. Чөнки бәйрәмнәр җитсә, Хәйдәр кирәк. Мәһабәт буй-сын, акыллы, сабыр. Аңа бөтен укытучылар соклана иде. Бераз соңрак туган булса бу бала, махсус уку йортларында укыса, дип аның өчен борчылалар иде. Хәйдәр бер нота белмичә Казанга укырга киткәч, бөтен авыл аның өчен ут йотты. Колхозчы, гади авыл егете нинди дәрәҗәләргә иреште! Безнең гаиләбезнең генә түгел, халкыбызның горурлыгы ул.

Хәйдәр абый туып үскән нигез исән-сау. Без аның янына яңа йорт тергездек, төп нигезне хәлебездән килгәнчә карап-тәрбияләп торабыз. Аны реставрациялисе, шунда Хәйдәр Бигичев музеен оештырасы иде. Алла ярдәмен бирер, иншалаһ", дип сөйләде Азатлыкка Халидә Бигичева.

Татарстанның халык артисты Рафаил Сәхәбиев талантның кадерен белмәү бездә гадәткә әйләнде дип сөйләде.

Рафаил Сәхәбиев
Рафаил Сәхәбиев

"Без аның белән бер чорда укыдык. Һичшиксез талантлы кеше. Киң тавышлы солист иде. Шәп актер дип әйтеп булмый үзен, хәер опера җырчыларының күбесенең актерлык сәләте кысыграк була. Әмма тавышы белән бөтен драматизмны бирә алганга, зур-зур рольләрне искиткеч дәрәҗәдә башкара ала иде. Үзен эрерәк тоту гадәте дә бар иде. Берәр үзенә ошамаган күренешне башкарырга кушсалар, режиссерларга, мин андый түгел, дип кенә әйтте. Кадере булдымы дигәндә... Талантларның кадерен белмәү бездә гадәткә әйләнде инде ул. Читтән солист килсә, аны кешегә саныйлар, үзебезнекеләрне санлау юк. Хәйдәр азрак кыерсытылган чаклар да булмады түгел, булды...

Белешмә: Хәйдәр Бигичев 1949 елның 14 июнендә хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең Чүмбәли авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, өч ел армиядә хезмәт итә. Хезмәтен тутыргач, башка авылдашлары шикелле Мәскәүдә берәр заводка эшкә урнашырга дип китә. 1971 елда, алар районында гастрольдә булган җырчы Фәхри Насретдинов егеттәге сәләтне күреп алып, Мәскәү җырчысы Сөнгать Җәләлетдинов һәм Нәҗип Җиһанов ярдәмендә аның Казан дәүләт консерваториясенә укырга җибәрелүенә ирешә. Консерваторияне тәмамларга бер ел кала, 1977 елда, аны Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрына солист итеп алалар.
Опера театрында куелган әсәрләрдә ул төп рольләрне башкара.

1998 елның 13 ноябрендә вафат була. Кабере Казанда, Яңа бистә зиратында.

2016 елның 16 июлендә туган ягы – Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавылда һәйкәл ачылды.

XS
SM
MD
LG