Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә сайлауга бәйсез намзәтләрне үткәрүне таләп иткән урам җыены узды


Чарада кулга алулар

Башта намзәтләр белән очрашу дип башланган чара протест җыенына әйләнде. Бер меңгә якын кеше Мәскәү шәһәр думасына сайлауга бәйсез намзәтләрне үткәрүне таләп итте. 38 кеше тоткарланды.

Чара 14 июль көнне Новопушкин бакчасында башланды. Анда бәйсез намзәтләрне яклап бер меңнән артык кеше җыелды. Эчке эшләр министрлыгы әлеге чараны "килештерелмәгән" дип атады.

Ярты сәгатьтән соң җыелган халык Тверская урамы буйлап китеп, Мәскәү сайлау комиссиясе бинасына кадәр барып җитте. Алар Мәскәү мэры Сергей Собянинны эштән алынуын һәм Мәскәү сайлау комиссиясе башлыгы Валентин Горбуновның алар янына чыгуын таләп итте.

Башта кулга алулар булмаса да, соңрак полиция 38 кешене тоткарлаган. Алар арасында депутатлыкка намзәтләр булган Любовь Соболь, Юлия Галямина, Илья Яшин һәм Иван Жданов бар. Тоткарланучылар арасында "Дождь" журналисты да бар.

Элегрәк Мәскәү сайлау комиссиясе бәйсез намзәтләр тапшырган имзаларда күпсанлы бозуларны табып, аларны сайлауга уздыра алмавын белдергән иде. Алар арасында Илья Яшин, Дмитрий Гудков, Любовь Соболь, Иван Жданов кебек танылган сәясәтчеләр бар. Бәйсез намзәтләр, үз чиратында, имзаларны тикшерү тиешенчә узмаган, аларны сайлауга үткәртмәү –​ сәяси карар дип саный. Навальный тарафдары Любовь Соболь ачлык игълан иткән. Мәскәү сайлау комиссиясе имзаларны тикшерү эше "ачык" булган, дип белдерә.

Протест белдерүчеләр мондый чараларны кич саен үткәрергә җыенуын белдерде. Жданов 20 июль көнне зур митинг узачагын да әйтте.

8 сентябрь күп кенә Русия төбәгендә, шул исәптән Мәскәүдә, җирле сайлау узачак. Татарстанда да бу көнне Дәүләт шурасы депутатларын сайлау узачак.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG