Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Токмач һәм чәкчәк татарның Кырымдагы илчеләре"


Кырымда сатылган чәкчәк

2016 елдан башлап Кырымга Татарстаннан китерелеп башлаган продукция арасында милли ризыклар токмач һәм чәкчәк алгы сафта. Кырымда аларның бәяләре югары булса да, алучылар да арта.

Казаннан бу ризыкларны Кырымга китерү эшен башкарган Алексей Коновалов "без ризык аша Татарстанны Кырымда танытабыз", ди.
"Без токмач һәм чәкчәк китерәбез, җирле эшмәкәрләр аны монда сата. Татарстан токмачын монда инде беләләр, яратып алалар. Чәкчәк Кырым өчен яңа продукция кебек, ләкин аны да инде белә башладылар", ди Коновалов.

Алексей Коновалов
Алексей Коновалов

Әмма аннексияләнгән Кырымда бу продукция бәяләре Татарстандагыга караганда ике тапкыр югары икән. Моны Коновалов җирле эшмәкәрләрнең аппетитлары зур булу белән аңлата. Мәсьәлән, Кырымга 200 грамм токмач юл чыгымнары белән 46 сумга китереп сатылса, җирле эшмәкәрләр аны инде 90 сумга сата.

Сатучыларга бу аз күренә, алар бәягә тагын 80 процент арттырып та өстиләр

Соңгы вакытта чәкчәк алучылар да арта бара. "Без хәзер Столбищеда чәкчәк җитештерүче "Баяр" ширкәте һәм Казанның Өченче ипи заводы чыгарган чәкчәкне Кырымга китерәбез. Төрле чыгаручыларның продукциясе, ассортименты булырга тиеш, алучылар да теләгәнне сатып алсыннар. Бүген Татарстанда, Казанда чәкчәкнең 200 граммы кибеттә 70 сумга якын торса, без Кырымга аны 70 сумнан арзанракка китерәбез мондагы бәяләр белән аерма бар. Без аны кибетләргә китермибез, күпләп алучыларга (оптовикларга) тапшырабыз. Алар инде бәяне күтәрәләр. Без аңлатырга тырышабыз, мәсәлән токмачка бәяләрне канун нигезендә 20 проценттан югары күтәрергә ярамый, чөнки ул ипи ризыгы санала. Әмма сатучыларга бу аз күренә, алар бәягә тагын 80 процент арттырып та өстиләр.

Кырымда сатылучы чәкчәк
Кырымда сатылучы чәкчәк

Дөньяда продукциягә азрак бәя өстәп күбрәк сату прицибын без Кырымдагы партнерларга аңлатырга тырышабыз. Өч ел монда эшләп кайбер нәтиҗәгә ирештек. Бездән продукцияне күпләп сатып алучы “Восточные сладости” ширкәте бәяне 10 проценттан югары өстәмәскә тырыша башлады, чөнки без алардан сатып алучылар күбәйсен дип аларга үзебезнең милләттәшләребезне юлларга тырышабыз", ди Коновалов.

Акмәчеттән тыш Татарстан продукциясен инде Акъярда “Вкусно печь” ширкәте дә алып сатып ала башлаган, Ялтада да алучылар бар. Сатуның артуы күзәтәлә. Кырым белән эшли башлаган 2016 елда 200 мең сумга якын токмач сатылган булса, 2017 елда инде 700 меңләп сумга алты “Газель” машинасы белән китереп токмач сатылган. 2018 елда да үсеш күзәтелгән.

Бәя мөһим түгел, сатып алучылар күбрәк булуы мөһим

“Без кешеләргә аңлату эшләре дә алып барабыз. Бәя мөһим түгел, сатып алучылар күбрәк булуы мөһим. Безнең продукция яхшы, ләкин ул да бик кыйбат тормый бит дип аңлатабыз кешеләргә. Мәсәлән, дүрт кешедән торган гаилә 50 сум торган токмач өчен 90 сум түләгәнче, аның урынына 90 сумга күбрәк макарон алыр дип аңлатабыз”, ди Казаннан Кырымга продукцияне китерүче татарстанлы Алексей Коновалов.

“Татарлар токмачны элек-электән үз рецепты белән камырга йомырка кушып басканнар, аннан токмач кисеп шулпада пешергәннәр. Аны элек бер җирдә генә эшләп чыгармаганнар. Ул бит макарон түгел. Аны ашаган кеше аның тәме икенче булганын белә. Бер ашаган тагын ала. Шулай итеп ул башка халыклар арасында да җәелеп китә, аңа ихтыяҗ үсә, шуннан аны Татарстанда инде күпләп чыгара башладылар. Башка токмачлар алар бодайның каты сортларыннан чыгарыла, ә безнеке икенче, йомыркага басылган. Аны Татарстанда тавык шулпасында кулланалар, ул татарларның милли ризыгы санала, ләкин Татарстанда яшәүче башка милләт вәкилләре, урыслар өчен дә инде тавык шулпасы аларның мәдәниятенә кереп китте. Без, мәсәлән, макарон белән пешерелгән тавык шулпасының нәрсә булганын аңлый алмыйбыз. Кырымда безнең токмачны яраталар, аннан күп кешеләр балаларга сөт шулпасы пешергәнен беләм", ди Коновалов.

Казанның токмач һәм чәкчәк чыгаручы Өченче ипи заводы эшли башлаганга 2019 елда 100 ел тула. Ул үз продукциясен Кытай, Беларус, Франция, Германия, Вьетнамга, барлыгы якынча 15-ләп илгә җибәрә. 2016 елдан ул инде Кырымда да сатыла башлады.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG