АКШ президенты Дональд Трамп АКШ хәрби корабының Ормуз бугазында Иран дронын бәреп төшерүен белдерде. Моның хакта Bloomberg хәбәр итә. Трамп сүзләренчә, дрон корабтан бер километр якынлыкта булган, ул кораб һәм экипаж иминлегенә янаган.
"Бу – халыкара су киңлекләрендә Иранның башка ил корабларына карата күпсанлы провокацион һәм дошмани гамәлләрнең соңгысы", дип белдерде Трамп. Ул башка илләрне Иран гамәлләрен хөкем итәргә һәм үз корабларын якларга өндәде.
Иран тышкы эшләр министрлыгы Җәвәд Зариф үз чиратында Тәһранның дронны югалту турында хәбәрдар булмавын әйтте. "Бездә дронны югалту турында хәбәрләр юк", диде ул журналистларга.
АКШ һәм Иран мөнәсәбәтләре хакимияткә Дональд Трамп килгәннән бирле начарая бара. Май һәм июнь айларында Вашингтон Тәһранны Оман һәм Фарсы култыкларында танкерларга һөҗүм итүдә гаепләгән иде.
20 июнь көнне Иран АКШның дронын бәреп төшергән. Иран рәсмиләре җиһазның Иран һава киңлегенә керүен белдергән. Пентагон исә дронның нейтраль һава киңлегендә булуын әйтә. Иранның АКШ дронына һөҗүменнән соң АКШның федераль авиация идарәсе (FAA) америка очкычларының Оман һәм Фарсы култыклары өстеннән очуын тыйды.
Шул ук көн кичендә Трамп Иранга, берничә ноктага һөҗүм ясарга әмер биргән булган. Ләкин һөҗүмгә 10 минут кала Трамп бу карарыннан баш тарткан. 24 июнь көнне АКШ президенты Дональд Трамп Иранга каршы яңа чикләүләр кертү турында карарны имзалады.