Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбурда татар-башкорт театрын торгызу эше кузгалды


Төзекләндереләсе "Миллер йорты"

Элекке театр бинасы булган йортны торгызыр өчен барлыгы 20 миллион сум акча кирәк, күпчелек өлешен татар эшмәкәрләре бирергә вәгъдә бирде, 5 млн сум чамасын кешеләрдән җыярга исәплиләр.

Узган шимбәдән якшәмбегә каршы төндә Екатеринбурның Ельцин үзәгендә "Шәһәр инициативалары төне" дип аталган чара кысаларында "Миллер йорты" дигән проект тәкъдим ителде. Бина үзе әле Октябрь инкыйлабына кадәр үк төзелгән, совет чорында анда татар-башкорт театры урнашкан була. "Миллер йорты"н яңадан сафка бастыру турында шәһәр җәмәгатьчелегенә Свердлау өлкәсе һәм Екатеринбур татар яшьләренең "Яшен" җәмгыятенә нигез салучыларның берсе Илдар Хәбибуллин сөйләде.

Илдар Хәбибуллин
Илдар Хәбибуллин

"Шәһәр инициативалары фонды" чарасы – Екатеринбур өчен бик зур вакыйга. Ул быел өченче тапкыр узды. Анда 100-дән артык гариза килгән булса да, бары 13-е генә игътибарга лаек дип табылды һәм аларның авторлары чарада чыгыш ясады”, диде Илдар Азатлыкка.

Миллер йортын торгызу проекты "Тәңгәллекне саклау" юнәлешендә иң яхшы проект дип табылган, аның өчен 28,6 процент тавыш бирелгән. Тавышлар саны белән ул бөтен Русиягә танылган "Том Сойер Фест" белән тигезләшкән. Җиңүче буларак, проектка бүләк бирелгән – бу грантлар турында мәгълүмәт. Бүләкне Екатеринбурның Тарих музее мөдире Сергей Каменский тапшырган.

"Миллер йорты"ның элекке күренеше
"Миллер йорты"ның элекке күренеше

Илдар "Азатлыкка" бинаның тарихы турында да сөйләп үтте. Миллер йорты XIX гасыр уртасында төзелгән, 1922 елда аны татар-башкорт оешмаларына биргәннәр. "Ул "Мөселман Урал учагы" дип аталган, анда татар-башкорт клубы, татар-башкорт театры булган. Ул дөньяви булган, халык аны театр дип атаган. Аннан Икенче дөнья сугышы башланган, бина хуҗасыз калган, күрәсең татарларның аны тәэмин итеп торырга акчалары булмагандыр, бөтен җирдә җимереклек булган, бина да ташландыкка әйләнгән. 1980-нче елларда ул җимерелә башлый, түбәсе ишелеп төшә һәм шуннан соң 1997 елда бинаны өлкә мөселман диния назәрәтенә тапшырдылар. Алар инде аны берни дә эшләтә алмаган, чөнки аны төзекләндерергә кешесе дә, акчалары да булмаган. Узган ел башында шул бина янында булган мәктәп җитәкчеләре мондагы җимереклеккә, анда сукбайлар яшәвенә зарлана башлый. Дәүләт тарихи һәйкәлләрне саклау идарәсе диния назәрәтен мәхкәмәгә дә биргән булган, бинаны карап тормаганнары өчен аны тартып алырга теләделәр. Көч-хәл белән, вәгъдәләр биреп ышандырып, бинаны саклап калдылар. Монда шул исәптән башка бер диния назәрәте – Урал мөхтәсибәте исеменнән дә яклаучылар табылды, меценетларны да җәлеп итеп, өлкә хакимияте белән килешүгә ирешелде", дип сөйләде Илдар.

"Миллер йорты"
"Миллер йорты"

1 сентябрьгә кадәр татарлар беренче консервация эшләрен башкарып чыгарга тиеш – түбәсен төзекләндереп, башка яктан ныгытып, җимерелүен туктатырга тиешләр. "2018 елда бик җитди проект эшләнде, тулысынча реставрация эшен башкарып чыгар өчен бик зур акчалар һәм вакыт кирәк. Бөтен тиешле оешмалар тарафыннан ул әйберләр килешенде. Без хәзер төзекләндерү эшләренең беренче этабы – түбәне төзәтү эшләре белән шөгыльләнәчәк оешманы расласыннар өчен документлар тапшырдык. Ай ахырында уңай җавап килүен көтәбез, һәм безнең бу эшне эшләп чыгарга бер ай гына вакытыбыз кала", дип аңлата Илдар.

"Миллер йорты"
"Миллер йорты"

Йортны торгызыр өчен барлыгы 20 млн сум акча кирәк, күпчелек өлешен татар эшмәкәрләре бирергә вәгъдә бирде, 5 млн сум чамасын кешеләрдән җыярга исәплиләр, моның өчен банк хисабы да ачканнар, төрле грантларга бирергә дә исәп бар.

"Максатыбыз – 2021 елга төзекләндереп аякка бастырырга, аннары эчтәлеген булдырырга. Екатеринбурның 300 еллыгына, 2023 елга, ул сафка бастырылган һәм эшләп торучы татар йорты булырга тиеш", ди Илдар.

Бинаны төзекләндерүдән тыш, өлкә татарлары Екатеринбурның татар бистәсен дә торгызырга тели. "Мин татар бистәсе, татар кварталы темасын да күтәреп чыктым, чөнки бу бина Татарстанның Свердлау өлкәсендәге даими вәкиллеге, Агафуровлар йорты белән бер тирәдә урнашкан. Бу идеяне кемгә генә сөйләсәм дә, аны ошаталар, хуплыйлар. Безнең территория итеп берләштерәсе килә, аны шәһәргә ачык булырлык итеп, шул исәптән туристлык маршруты итеп тә эшлисе килә. Минем үземнең кечкенә генә архитектура-проект ширкәтем бар, мин аны төзүче буларак та, архитектура күзлегеннән карап та, татар мәдәнияте күзлегеннән дә алга таба этәрәм. Хәзерге шартларда элеккеге кебек үз эчеңдә генә кайнап, бикләнеп эшләргә ярамый, җәмгыятькә ачык булырга кирәк", дип алдагы планнары белән утраклашты активист.

Екатеринбурдагы "Миллер йорты"

"Миллер йорты" – Екатеринбурда заманында югары түрә (статский советник) булган Фёдор Логинович Миллерның 1889 елда төзелгән йорты. Ул флигелле, мунчалы һәм хезмәтләр бүлмәләре булган ике катлы таш йорт. 1922 елда совет хакимияте аны мөселманнарга мәдәният үзәге итеп тапшыра. Татар-башкорт театры йортның өске һәм аскы катларын биләп тора, бары өч бүлмәсе генә торак буларак кулланыла. Монда "Урал мөселман учагы" дигән оешма, 1924 елда Вахитов исемендәге татар-башкорт клубы урнаша. 1926 елда ул мөселман "Урал учагы", спектакльләр уйнау өчен яраклаштырылган татар-башкорт клубы була. 1932 елда – Милли азчылыклар клубы, татар-башкорт китапханәсе, мәгърифәт йорты. Шәһәр мөселманнары бу бинаны клуб итеп кенә түгел, мәчет буларак та куллана. Моның өчен бинага михраб та өстәп төзиләр. "Миллер йорты" Шейнкман урамы, 18 адресы белән теркәлгән. 1820-1930-нчы елларда биредә татар бистәсе урнашкан була.

фикерләр (3)

XS
SM
MD
LG