Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Екатеринбурда чиркәүне җәмәгать урынында төзетмәс өчен көрәшәбез"


Илдар Хәбибуллин
Илдар Хәбибуллин

Екатеринбурда православ чиркәү төзүне туктатып торырга дигән карар чыгып берничә көн узгач, җирле татарлар шәһәрдә Җәмигъ мәчетен төзүне яңадан башлап җибәрүне сорап губернаторга мөрәҗәгать итте. Хәзерге вакытта мәчет төзеләсе җир башка хуҗага тапшырылган, анда боз сарае салырга ниятлиләр.

Екатеринбурда яшәүче Илдар Хәбибуллин бакчаны яклап көн саен шәһәр үзәгенә килүчеләрнең берсе, ул шулай ук мәчет төзелешен дә яклап чыкты, бакчаны яклаучылар арасында гомумән татарлар күп иде. Шул ук вакытта шәһәр үзәгендә мәчеткә дигән җирне кире кайтарырга теләүчеләр көчле каршылыкка тап булды – татарларны бакчаны яклап түгел, ә чиркәүгә каршы көрәшүдә гаепләделәр. Азатлык Илдар белән сөйләшеп, ни өчен бакчаны беренчеләрдән булып нәкъ менә татарлар яклады, мәчетне якларга Екатеринбур халкы шулай ук оешкан төстә чыга алырмы дип кызыксынды.

– Илдар, "Нацмен" дигән Telegram каналы синең интернеттагы язмаларыңның скриншотларын чыгарып, сине милләтчелектә гаепләде. Имеш, син чиркәүне бакчада төзүгә каршы чыгудан бигрәк, православ чиркәү төзүгә каршы чыгасың, аның урынына мәчет төзетәсең килә. Имеш, милләтчеләр шулай баш күтәреп маташа.

– Мин моны әлегә күрмәдем.

– Бу сүзләргә ни әйтер идең?

– Бу бөтенләй ахмак кешеләр, бер бөртек аек акыллары калмаган, яисә инде махсус эшләнә, каршы торучы якларның берсенә ярдәм йөзеннән.

– Ә син үзең бакчаны яклап чыктыңмы?

– Әйе, чыктым. Анда акыллы, адекват кешеләр җыелган иде. Бу турыда инде мең тапкыр сөйләнде, интернетта да күп язылды.

– Екатеринбурдагы хәлләрне күзәткәндә шунысы күзгә ташланды – татар фамилияләре күп очрый. Бу протест акцияләрен беренче булып YouTube-та онлайн күрсәтә башлаган каналның мөхәррире – Ринат Низамов, беренче тоткарланган кешеләр – татарлар, үзен коймага чылбыр белән богаулап куйган кыз да Эльвира исемле, мөгаен, татар кызыдыр. Андагы татарларның шулай актив булуы ни белән бәйле?

– Монда татарлар гына түгел, бөтен кеше санын карарга, аларның күпмесе урыс, күпмесе татар икәнен карарга кирәк. Татарлар чынлыкта безнең күпмилләтле шәһәребездә яшәүче халыкларның берсе, алар актив кешеләр – шул гына. Ә Ринат Низамовны искә алсак, ул бик татарлык яки ислам белән бәйле дип уйламыйм, ялгышмасам, аның йөргән кызы да урыс.

– Казанда татар теле, милли үзаң белән бәйле хәлләр килеп чыкканда халыкны урамга чыгаруы бик авыр булды. Татарлар шактый пассив. Ә менә төбәкләрдә, Екатеринбурда мәсәлән, татарлар арасында пассионар көч бар булып чыга?

– Ул татарлар арасында түгел, Екатеринбур шәһәре үзе шундый. Ә инде кемгәдер каядыр татарларны, мөселманнарны китереп кушырга кирәк икән, алар моны эшләячәк, без нинди генә интервьюлар бирсәк тә.

– "Русиядә гражданлык җәмгыяте юк" диләр. Ә Екатерибурдагы бу вакыйга мондый иҗтимагый көч бар икәнен күрсәтте, ул эле нидер эшли ала.

– Чыннан да, Аллага шөкер, Екатеринбурда ул бар. Бу чиркәүне җәмәгать урыннарында төзетмәскә дип без бит бер ел гына көрәшмибез. Ун ел элек Хезмәт мәйданын яклап кала алдык, аннары елга ярында төземәкчеләр иде – каршы төштек. Моны бит ниндидер Навальный яраннары яки ниндидер татарлар, милләтчеләр яки исламчылар эшләмәде, бу – гап-гади шәһәр халкы.

Җитмәсә бу эшне алар иҗади итеп башкарды, мәсәлән, беренчеләрдән булып Екатеринбурда "буаны колачлау" дигән гамәл башкардылар (2017 елның көзендә кешеләр кулга кул тотынышып Исеть елгасындагы буаны саклап калды – ред.). Аннары бакчаны "колачладылар". Болар бөтенесе иҗади, креатив итеп эшләнә, һәм боларны алга этәрүче төп хәрәкәт – яшьләр, 35 яшькә кадәр кешеләр. Ә инде кырык яшьлекләрне карасак, аларның күбесе – юк, без барыбер берни эшли алмыйбыз, аны барыбер төзиячәкләр ди. Ләкин хәтта безнең кебек илдә дә берни дә эшләмәскә дигән сүз түгел. Менә яшьләр әйтә дә инде нишләргә икәнен.

– Яшьләр башка шартларда үскәнгә шундыймы?

– Әйе! Чөнки хәзер дөнья ачыграк, интернет бар, халык чит илгә йөри, алар безнең шәһәрдә күрмәгәнне күрә. Шуңа да инде алар каршылык күрсәтә.

– Ничек уйлыйсың, бу хәбәр Русия президентына барып җитмәгән булса, бакча мәсьәләсе уңай хәл ителгән булыр идеме?

– Ул тәҗрибәлерәк җитәкче буларак килеп туган хәлне яхшырак күрә дип уйлыйм. Ул моны эшләмәгән булса, тартышу дәвам итәр иде, ОМОН һәм тоткарлаулар һаман барыр иде.

– Синең танышларың арасында тоткарланганнар булдымы?

– Белүемчә, юк. Тоткарланган кешеләрнең шактый өлеше провокаторлар да булырга мөмкин. Чөнки ул кешеләр турында бернинди дә мәгълүмат юк диярлек.

– Элегрәк Екатеринбурда Җәмигъ мәчете төзергә җир бүлеп биргән иделәр. Анда төрле диннәрнең гыйбадәтханәләре урнашкан бер зур мәйдан эшләмәкчеләр иде. Хәзер мәчет урынында спорт аренасы төземәкче булалар, шулаймы?

– Әйе. Тик ул урында ук түгел, сүтеп ташланган телевидение манарасы урынында. Ә бу җир ул мәчеткә бирелгән мәйданның бер өлеше генә.

– Хәзер Җәмигъ мәчете төзелеше белән эшләр ничегрәк? Анда һаман шул вакытлыча төзелгән мәчет торамы?

– Вакытлы корылма анда һаман тора. Бу сорауларны мөгаен мөхтәсибәт җитәкчесенә бирергәдер. Мин шуны гына әйтә алам – дәүләт бөтен мәхкәмәләрдә дә отты, аннан бөтен әйберне алып ташларга куштылар, хәтта җимереп ташлауга кадәр. Ә анда 26 миллион сумлык свайлар кагылган иде инде, мәчет төзелеше башланган иде.

Мәчетне губернатор Эдуард Россель вәгъдә иткән иде, бу хәлләр озак еллар бара. Уйлап карасаң, бу бит бик гаделсез әйбер. 2ГИС харитасын ачып мәчетләрне эзләсәң, булыр-булмас дүрт мәчет табасың. Шул ук вакытта шәһәрдә 75 чиркәү бар! Берәүләргә төзелешкә акчаны җиңел генә бирәләр, ә безгә булышырга теләүче юк. Безнең белән бөтенләй сөйләшеп тә тормыйлар.

– Ничек уйлыйсың, Екатеринбурдагы җәмәгатьчелекне шушы бакчаны яклаган кебек мәчет төзелешен яклап чыгуына ирешеп булыр идеме? Әллә бу була торган хәл түгелме?

– Минемчә, бик була торган әйбер. Тик татар җәмәгатьчелеге алай ук актив булмас, ул бик сак эш итәр, чөнки монда тагын да күбрәк яклардан каршы чыгарга мөмкиннәр һәм талаш-гауга да көчлерәк кубарга мөмкин.

– Ягъни, православ динендәгеләр ягыннан каршы чыгулар булыр дип уйлыйсың?

– Православлар күп булмас. Православлар белән мөселманнар арасында турыдан-туры бәрелеш бервакытта да булмады. Булмас та дип уйлыйм. Каршы чыгучылар гомумән дини әйбер төзүгә каршы чыгар дип уйлыйм.

– Элегрәк Екатеринбурда татар яшьләренең "Яшен" оешмасы бик актив эшли иде. Ул һаман да бармы?

– Әйе, эшли, ләкин мин ул оешма вәкиле түгел.

– Ничек уйлыйсың, яшьләр дистә еллар элеккеге белән чагыштырганда үзгәрдеме? Алар татарлык белән кызыксынамы, актив эшлиләрме, гомүмән, ниләр эшлиләр?

– Бу сорау миңа кагылмый инде хәзер. Оешма бар, аңа 10 елдан артык – 2007 елда нигез салынган иде. Анда берничә буын алышынды, дүртенче рәис идарә итә. Никадәр нәтиҗәле эшлиләр – анысын вакыт күрсәтер.

Мәсәлән, без 2007 елда ук татар зиратын карап-чистартып торуны башлап җибәргән идек, бу эш хәзер дә дәвам итә. Мөселман зираты шәһәрнең үзәгендә урнашкан, аңа кул сузып та карадылар инде, хәзер дә ул әйбер бар. Без 2007 елда анда зират икәнен язып такта урнаштырдык, ел саен өмәләр уздыра башладык, аннары бу хәрәкәткә башка оешмалар да катнашып китте. Хәзер инде бу зур, колачлы чара. Соңгы өмә майда булган иде, 12 июньдә тагын булачак.

– Ә нигә кул сузалар, зират урынына торак йортлар төзергә телиләрме?

– Төгәл мәгълүматым юк, ләкин зират урыны – шәһәрнең үзәге диярлек. Элек бу зират шәһәр читендә булган, шәһәр зураеп-киңәеп киткәч, үзәктә калган. Бу зиратта инде күммиләр, шәһәр аны бөтенләй карамый, шулай булгач, табигый, кайбер бизнес-структуралар аңа игътибар итә.

– Ул зират шәһәр карамагындамы?

– Канунга күрә ул шәһәр карамагында, аны карап торучы махсус оешма да бар. Ә чынлыкта зиратны әйләндереп алган койма җимерелеп бара, анда сукбайлар һәм башкалар яши.

– Менә син, Ринат бик үк татарлыкта түгелдер, дисең. Ә гомумән, Екатеринбурда татарларның урыслашуы сизеләме?

– Бу социология өлкәсеннән сорау. Бездә урыслашу дәрәҗәсе Русиянең башка төбәкләреннән дә артыграк түгелдер, Казанны һәм Башкортстанны алмасак. Ә бөтен Русия буйлап урыслашу ни өчен бара – чөнки бездә татарларга үзләрен татар итеп сизәр өчен бернинди дә мохит юк. Хәтта татар эшләре белән шөгыльләнүчеләрне дә 100 процент татар дип булмый.

– Екатеринбурда этнокомпонентлы мәктәпләр юкмы?

– Екатеринбурда юк, ләкин өлкәдә татар мәктәбе бар. Татар авылларында татар мәктәпләре бар.

– Җитәкче урыннарда, бизнеста татарлар бармы?

– Әлбәттә бар.

– Ягъни, Екатеринбурда татарларга мөнәсәбәт начар түгел?

– Начар түгел. Аннары, беләсезме нәрсә күрдем: интернетта мәчет төзелешен яклап язмалар калдыргач, бик күп кеше миңа теләктәшлек белдереп язды. Урыс кешеләре! Кайбер бик акыллы булмаган кешеләр "барыгыз, үзегездә төзегез" дигәнрәк рәвешле каршы чыкса да, күбесе уңай карады. Җитмәсә, аларның ислам темасыннан яхшы хәбәрдар булулары гаҗәпләндерде. Алар Иисусның исламда Гайсә пәйгамбәр икәнен беләләр. Аннары, Екатеринбур һәм Уралның чынлыкта башкорт җирләре икәнен дә беләләр. Монда Ермак килеп татарлар һәм башкортлардан бу җирләрне яулап алган, татар-башкортлар – бу җирләрнең төп халыклары. Кешеләр моны белә. Мин моңа гаҗәпләндем һәм сөендем. Берничә исәррәк язмалар күренде, ләкин алар адекват язмалар арасында югалып калдылар. Аларга бит мөселманнар, татарлар җавап бирми, урыслар җавап бирә. Бу миңа ошады.

XS
SM
MD
LG