Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ана телен укыту: Екатеринбур чарасы


Уральски федераль университеты
Уральски федераль университеты

Екатеринбурда узган конференциядә мәктәпләрдә ана телләрен укыту мәсьәләсе күтәрелгәч, татар-башкорт оешмасы рәисе Мәскәү вәкиле сүзләрен ошатмыйча чараны ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булган. Чарада катнашкан Мәскәү вәкиле Путинның Йошкар-Оладагы сүзләрен журналистлар бозып күрсәткән дигән.

18 майда Уральски федераль университеты Екатеринбурда "Массмедиа өстенлекләре һәм журналист профессиясе кыйммәтләре" дигән фәнни-гамәли конференция уздырды. Әлеге чара кысаларында "Төрле милләт халкы яшәгән төбәкләрдә медиакоммуникация" секциясендә алдан каралмаган булса да, мәктәпләрдә ана телен укыту мәсьәләсе дә кузгатылган. Бу теманы Татарстанның Свердлаудагы вәкилчелек җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы, Екатеринбурда чыгучы "Саф чишмә" татар газетасы баш мөхәррире Фәвия Сафиуллина күтәргән.

"Этник журналистлардан мин генә катнашканмындыр. Мансилар турында сөйләүче бер кеше булды. Башкортлар бар иде. Мин "Теле барның – иле бар" дигән темага чыгыш ясадым. Этник журналистларның туган телләрне саклап калуда әһәмиятләре зур булуын ассызыклап уздым. Телне саклауда беренче урында – гаилә, икенче – мәктәп булса, өченчедә – медиа торуын әйттем.

Фәвия Сафиуллина
Фәвия Сафиуллина

Бу тема кузгалып киткәч, ана телләрне укытуны ихтыярига калдыру турындагы канун өлгесенең Русия думасына кертелүен сөйләп киттем. Без милли темаларны яктыртучы һәрбер журналист бу мәсьәләгә җитди карарга һәм аны күтәреп чыгарга тиешлекне әйттем. Русияне эчтән таркатасы килүчеләр өчен бу менә дигән корал. Бу канун өлгесен кертүче депутатлар нәрсә уйлады, үзләренең илләренә карата нинди мөгамәләдә торлар икән дип чыгыш ясадым.

Шуннан Мәскәүдән килгән Русия президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы әгъзасы, Этникара журналистлар гильдиясе президенты Маргарита Лянге торып басып узган елның августында Йошкар-Оладагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында катнашуын һәм Русия президенты Владимир Путинның ана телләрен укыту турында бөтенләй андый сүзләр әйтмәвен, ә моны журналистлар үзләренчә китереп чыгаруын сөйләргә тотынды", диде Сафиуллина Азатлыкка.

"Саф чишмә" мөхәррире сүзләренчә, Лянге Йошкар-Оладагы утырышта президент Путинга якын гына утыруын һәм барысын да яхшы ишетүен әйткән.

"Путинның әйткән сүзләрен журналистлар башкача китереп чыгарды (переиначили – Ф.С). Шуның аркасында бөтен социаль челтәрләрдә тавыш купты. Әлеге хәл нинди сәяси көчләргә кирәк булды икән?" диде Лянге.

Маргарита Лянге
Маргарита Лянге

Чарада катнашучы милли вәкилләр: "Алайса сез прокуратура тикшерүләрен ничек аңлатасыз?" дип сорадылар. Лянге: "Без прокуратурага үзебезнең мөнәсәбәтне белдердек, аларның эшләрен тәнкыйтьләдек. Ни өчен президентның авызыннан мондый сүз чыкканчы сез дәшмәдегез, ә шундый сүз чыккач кына тикшерү башладыгыз дидек. Алар мондый тикшерүләрне иртәрәк уздырырга тиеш иде", дип әйтте.

Бу сүзләрдән соң башкортлар канәгатьсезлек белдереп кызып китте. Шуннан Лянге, милли республикаларда теге яки бу ана телне мәҗбүри укытуны керткәндә әлеге тел алар өчен ана теле булмаганнарның хокуклары кысылып килде, дип әйтте. Нишләп башка милләт вәкилләрен татар теленә көчләп укытырга мәҗбүр иттеләр, янәсе.

Без шуннан инде үзебезне борчыганны җиткерергә тотындык. Ни өчен хәзер ике чит телне белү мәҗбүри булырга тиешлекне әйттек. БДИның бер телдә генә бирү мөмкинлегенә канәгатьсезлек белдердек. Шуннан Лянге: "Президент бит ана теле булмаганнар өчен телләрне өйрәнү ихтыяри булырга тиеш" дип аңлатырга кереште.

"Ә хәзер инде ана телен укыту ихтыярига калдыру турында канун өлгесен керттеләр", дидем. Лянге шуннан бу мәсьәләне күтәрәбез дигәч, татар-башкорт оешмасы җитәкчесе Суфхат Надыйров ишекне каты итеп ябып утырышны ташлап чыгып китте. Мин милли журналистлар тел мәсьәләсен күтәрергә тиеш дидем", дип сөйләде Свердлау өлкәсе татар конгрессы оешмасы вәкиле дә булып торган Фәвия Сафиуллина.

Азатлык секцияне ташлап чыгып киткән Екатеринбурдагы Гафури исемендәге татар-башкорт оешмасы җитәкчесе Суфхат Надыйровка да шалтыратты.

"Тыңларлык әйбер юк, костыргыч" дип әйтеп чыгып киттем

"Анда Мәскәүдән килгән вәкил милли мәсьәләләргә каршы сүз әйтте. "Тыңларлык әйбер юк, костыргыч" дип әйтеп чыгып киттем. Безне биш гасырдан соң яңадан чукындырырга уйлыйлардыр инде.

Янәсе ата-аналар үзләре укытырга теләми, милли телләр кирәкми дигән фикер әйтте. Шуңа түзеп утыра алмадым. Соңыннан үкенеп куйдым, үзебезнең позицияне күбрәк әйтергә кирәк булган. Әмма миңа аны тыңлау шулкадәр авыр булды. Безнең халкыбыз Канашевич, Ильминскийларны күрде инде. Тагын нинди миссия белән киләләрдер?" диде Надыйров.

БУ ТЕМАГА: Халыклар тел өчен көрәштә берләшә

Утырышта катнашкан башкорт милли үзәге җитәкчесе Фәимә Йосыповада Лянге сүзләре шулай ук канәгатьсезлек уяткан.

"Ярый әле ул чарада булдык. Русиянең милли дәүләт сәясәте эшләмәгәнен алар яхшы ишетте. Сүз белән гамәл бер-берсенә каршы килә. Сүз – бер, гамәл – икенче.

Татар-башкорт балалары өчен урыс теле дә чит тел кебек, әмма өйрәнәләр бит

Ланге Русия президентын яклады, имеш, Путин ана телләрен укытмау турында фәрман бирмәгән. Путин алай әйтмәсә, хәзер хәлләр болай булмас иде. Аныңча, бу президент исеменнән спекуляция.

Безнең авыллардагы татар-башкорт балалары өчен урыс теле дә чит тел кебек, әмма өйрәнәләр бит дидек. Телләре туган тел белән ачыла, аннары Русия дәүләт теле буларак урыс телен өйрәнергә мәҗбүр булалар, ни өчен биш сәгать урыс телен укырга тиеш, ә ни өчен башкорт әдәбиятын өйрәнмибез шул дәрәҗәдә дидек. Без аннан ана теле сәгатьләрен укыту планын торгызуны сорадык.

Лянге, телләрне гаиләдә өйрәнергә кирәк, ди. Алайса урыс телен дә өйдә генә өйрәнергә кирәк. Имеш, Мәскәүдә татар сыйныфлары ачмакчы идек, килмәделәр, татарлар үзләре гаепле, диде Мәскәү вәкиле", дип сөйләде Йосыпова.

Азатлык аңлатма алырга теләп Маргарита Лянгеның кесә телефонына да шалтыратып караган иде, әмма ул трубкасын алмады.

Әлеге чараны оештыручыларның берсе, "Төрле милләт халкы яшәгән төбәкләрдә медиакоммуникация" секциясенең секретаре дә булып торган Уральски дәүләт университетының журналистика кафедрасы доценты Рафаил Исхаков Азатлыкка әйтүенчә, бу утырышка барлыгы 32 милли оешма вәкиле чакырылган булган.

"Рус булмаган утызлап кеше утырды. Әлбәттә хәзер ирекле илдә яшибез. Телне өйрәнү теләге һәркемнең үзеннән тора. Беркемне дә мәҗбүр итеп булмый", диде ул.

XS
SM
MD
LG