Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә тоткарланган оппозиционерларны, шул исәптән Навальныйны да, мәхкәмә сак астында калдырды


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Мәскәүнең Симоновский мәхкәмәсе сәясәтче һәм Коррупция белән көрәш фонды башлыгы Алексей Навальныйны җәмәгать чарасын оештыру тәртибен кабат бозуда гаепләп 30 тәүлеккә сак астында калдыру карарын чыгарды.

Алексей Навальныйны Мәскәү думасына сайлауга бәйсез намзәтләрне катнаштыру өчен рөхсәт ителмәгән чарага өндәү өчен гаепләделәр.

Оппозициядәге намзәтләр 27 июль көнне Мәскәү мэриясе каршында сайлаучылар белән очрашу форматында узачак чара уздыруны күздә тоткан иде. Навальныйны гаепләүгә нигез булып аның Фейсбук битендә мәскәүләрне әлеге чарада катнашуга чакыру видеосы торган. Шул вакытта хөкемдар мәхкәмә утырышы барышында караган видео бүген иртән Навальный китерелгән полиция бүлегендәге кадрлар булган. Анда сәясәтче үзенең хатыны Юлияне туган көне белән котлый. Навальный сүзләренчә, әлеге хәл хәтта "хөкемдарны күпмедер вакытка уңайсыз хәлгә" куйган.

Фейсбуктагы постларга килгәндә, анда Коррупция белән көрәш фонды башлыгы оппзициядәге намзәтләрнең тәкъдимнәре турында гына сөйли, ә үзе бернигә дә чакырмый. Хөкемдар моңа игътибар итми һәм гаепләү карары чыгара.

"МК" газетасының сайты Навальныйны сак астында калдыру турындагы яңалыкны инде хөкем карары чыгарга ике сәгать алдан язды.
Чәршәмбе көнне Мәскәү мәхкәмәсе әле тагын берничә оппозиционерны тоткарлады. Аларның барысын да Навальный кебек өйләре янында тоткарладылар.

Активист Константин Котовны интернетта бәйсез намзәтләрне Мәскәү думасына сайлауда катнаштыруны таләп итеп 19 июль көнне халык җыенына чыгарга чакырганы өчен ун тәүлеккә сак астында калдырганнар. Котов адвокаты Мария Эйсмонт әйтүенчә, Котов бары тик башка оештыручының яңалыгы белән генә уртаклашкан. Шулай ук активист Александр Арчаговны ун тәүлеккә япканнар. Навальный штабы координаторы Олег Степановны сигез тәүлеккә сак астына алганнар.

XS
SM
MD
LG