Accessibility links

Кайнар хәбәр

Филүс Каһиров: "Җыр сүзләрендә мәгънә булырга тиеш"


Филүс Каһиров
Филүс Каһиров

Җырчы Филүс Каһиров композитор Луиза Батыр-Болгариның Азатлыкта чыккан татар эстрадасына бәйле җавапларына фикерләре белән уртаклашты. Худсоветлар, Салават Фәтхетдинов иҗатына бәйле сорауларга да ачыклык кертергә тырышты.

Филүс Каһиров та эстрадада үзгәрешләр бара ди, хәлне уңай якка үзгәртүгә үз өлешен кертергә тырышачагын әйтте. Әңгәмәне татар эстрадасының бүгенге хәленнән башладык.

—​ Күренекле композитор Луиза Батыр-Болгари, татар эстрадасы хәзер 50 елга кирегә тәгәрәде, эстрадада инде күптән үзешчәнлек алгы планга чыкты, ди Азатлыкка биргән әңгәмәсендә. Сез бу фикер белән килешәсезме?

Артист җырлый икән, аның җыры сүзләрендә мәгънә булырга тиеш

— Бүгенге татар эстрадасы 50 елга артка тәгәрәгәнме-юкмы, әйтә алмыйм. Бүген эстрада зур үзгәреш кичерә. Нәрсә булыр, әйтә алмыйм. Бу сорауны көн дә үземә бирәм. Бер 10 елдан соң эстрада нинди хәлдә булыр икән, дип уйланам, әмма җавап таба алмыйм. Минем өчен иң мөһиме – әгәр артист җырлый икән, аның җыры сүзләрендә мәгънә булырга тиеш, юк-бар сүзләр түгел, төп фикер булырга тиеш. Көе дә тамашачының күңеленә барып җитәрлек булсын. Анда миллилек булырга тиеш. Менә бу – татар җыры, дип әйтерлек булсын ул. Әлбәттә, бу очракта урамнан кергән җырчылар түгел, монда профессионаллар яисә бик сәләтле үзешчәннәр эш итәргә тиеш.​


—​ Элек иҗади шуралар, худсоветлар булган. Сезнеңчә, бүген дә алар кирәкме? Иҗатташ дустыгыз Ришат Төхвәтуллин быел эстрада җырчылары белән иҗади берлек төзербез бәлки дигән фикер белән чыккан иде. Нинди булырга һәм нәрсә эшләргә тиеш ул бүген җырчылар берлеге?

— Җырчылар берләшмәсе нәрсәгә китерер, белмим. Монда дәүләттән дә ярдәм кирәк булыр. Барыбыз да борчыла, әлбәттә. Ләкин ерып чыгарлык ниндидер юнәлеш күргәнем юк. Худсоветлар барлыкка килсә дә, алар ярдәм итә алырмы икән, белмим. Миңа калса, монда күбрәк җырчыларның үзләреннән тора.

—​ Сез татар халык җырларын башкаручы, классик җырчы буларак танылдыгыз. Хәзер җиңел, сүзләре кабатланып торган җырлар чоры, бу сезгә тәэсир итәме, сездә дә шушы чорга туры килгән халыкчан, җиңел җырларга күчү теләге тумыймы?

—​ Мин классик әсәрләрне, халык җырларын башкарып танылдым, бу сер түгел. Тамашачылар, сәнгать әһелләре белән сөйләшкәч, бик күп тәкъдимнәр, тәнкыйтьләр дә булды. Миңа: "Филүс, син үз җырыңны булдырырга тиеш. Әлбәттә, халык җырларын да онытма", дигән фикерләр дә әйттеләр. Мин аларның барысын да кабул иттем. Традиция буенча концертларыбызда халык, ретро җырларны да башкарабыз. Шәхсән миңа дип иҗат ителгәннәре дә яңгырый.

Мәгънәсез, өч тиенлек җырларны яратмадым

Хәзер сыйфатлы җырлар табу җиңел түгел. Без аларны иләктән үткәргән кебек сайлыйбыз. Тамашачылар төрле: кайсына халык, кайсына ретро, кайсына өр-яңа җырлар кирәк. Бер тамашачыга гына ярап эшләмибез. Бөтенесенең күңеленә хуш килсен дип тырышабыз. Мәгънәсез, өч тиенлек җырларны яратмадым. Бәлки, кайбер җырларыбыз кемгәдер шундый булып тоеладыр. Әмма, ныклап торып мәгънәсенә төшенсәң, ул җырларның безнең концерт програмында үз урыны бар дип уйлыйм.

—​ Салават Фәтхетдинов күптән түгел бер әңгәмәсендә сезне Татарстанның 1нче санлы тавышы, иң әйбәт тавыш сездә дигән иде. Сез аның бу фикерен ничек кабул иттегез?

— Салават абый кебек тәҗрибәле өлкән буын артисттан минем турында шундый фикердә булуын күрү минем өчен мәслихәт һәм тагы да югары биеклекләргә менәр өчен этәргеч булып тора. Аңа бу сүзләре өчен рәхмәт. Аның сүзләре – киләчәккә зур стимул.

—​ Сез аңа мондый реклам өчен концертында җырларга тиешме яки башкача бурычлы булып калмыйсызмы? Быелгы август концертларында чыгыш ясамыйсызмы?

— Салават абый үз фикерен җиткергән, мин аңа тиеш булып калу өчен түгел бу. Андый кеше түгел ул. Салават абый гомере буе үз фикерен белдерде, шулай яши. Ул миңа һәрвакыт теләкләре, киңәшләре белән ярдәм итә, аңа шул ягым белән бурычлы. Быелгы концертларында катнашмыйм. Ул үзенең җыр театры белән, гадәттәгечә, яхшы концерт бирә. Узган, юбилей сезонында, ул чакыргач та, рәхәтләнеп барып җырладым.

—​ Салават Фәтхетдинов сезгә Казанга килгәч ярдәм иттеме, киңәшме, кешеләр белән таныштырумы? Сез аның белән беренче тапкыр кайда таныштыгыз?

— Килгәч кенә түгел, ул бүгенге көнгәчә ярдәм итеп килә. Аның концертларына кечкенә вакыттан ук яратып йөрдем. Беренче очрашуыбыз 2015 елда, мин әле Октябрьский музыка училищесында укыган вакыт иде. "Татар җыры" фестивалененең яшь башкаручыларны сайлап алу туры иде. Ул миңа: "Энекәш, матур җырлыйсың, киләчәккә нинди фикерләр?" дип килеп эндәште. Аның кулын тотып карау гына да минем өчен бәхет иде. Ә теләкләре, сораулары белән килгәч, мин сабый бала кебек югалып та калдым хәтта.

—​ Бу елларда сезнең концертлар кимеде кебек. Бу нәрсә белән бәйле? Аларны арттыру максаты бармы яки сезгә сыйфатлы җырлар туплау мөһимрәкме?

— Безнең концертлар кимеде дия алмыйм. Киресенчә, артты. Мин сан өчен эшләмим, гел сыйфат өчен эшлим. Узган ел географиябезне киңәйттек. Американы урап кайттык. Электән елына 200шәр концерт биргән кеше түгел мин.

—​ Үзегезгә җырлар туплаганда, сүз һәм көйләр буенча кыенлыклар бармы, сезгә яраклы авторлар җитәрлекме?

— Минем өчен сүзләрдә мәгънә, фикер, лирика, көйләрдә – милли аһәң булсын. Авторларга килгәндә, бүген минем өчен проблем юк. Җырлар җибәреп торалар. Төрлеләре бар. Җырларның иң яхшыларын сайлыйсы гына кала. Проблем күрмим.

—​ Быелгы сезонда сезне кайларда күреп булачак, Казанда аерым концертыгыз булачакмы?

— Быел безне, гадәттәгечә, 3-4 ноябрьдә, Казанның Филармония залында күрә аласыз. Иҗади сәфәребезне октябрь аенда Башкортстаннан башлап җибәрәбез. Әлбәттә, Мәскәүгә барачакбыз. Географияне киңәйтү эшен дә алып барабыз. Бәлки, 2020 елда Европа илләренә дә чыгу мөмкин булыр. Андагы диаспоралар белән сөйләшүләр алып барыла. Классик концерт кую турында да уйлыйбыз. Дөрес, әле моның хакта сөйләү иртәрәк. Болар барысы да планда. Социаль челтәрләр аша, сез журналистлар аша без яңалыкларыбызны хәбәр итеп барырбыз.

XS
SM
MD
LG