Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ольга Зыятдинова хөкем карарын кассация тәртибендә шикаять иткән


Ольга Зыятдинова
Ольга Зыятдинова

Зыятдинованың адвокаты җинаять гамәле булмауга сылтанып эшне тукатуны сорый.

Мәктәпләрдә татар телен мотлак укытуга каршы көрәшкән активист Ольга Зыятдинова адвокаты Татарстан Югары мәхкәмәсенә кассация шикаяте белән мөрәҗәгать иткән. Ул хөкем карарын гамәлдән чыгаруны сорый.

"Адвокат мәхкәмә карарын көчтән чыгаруны һәм җинаять гамәле булмауга сылтанып эшне тукатуны сорый" дигәннәр Idel.Реалиига Татарстан Югары мәхкәмәсенең матбугат хезмәтендә.

21 май Татарстан югары мәхкәмәсе Ольга Зыятдинованың апелляция шикаятен кире какты һәм гомум тәртипле колониягә җибәргән иде.

5 мартта Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе Зыятдинованы биш ярым елга колониягә ябу турында карар чыгарды. Ольга Зыятдинова Русия җинаять кодексының 132нче (җенси көчләү гамәлләре кылу) һәм 150нче (балигъ булмаганнарны җинаять кылуга этәрү) маддәләре нигезендә гаепле дип табылды. Кодексның 135нче (балигъ булмаганнарга карата азгын гамәлләр кылу) маддәсе нигезендәге гаепләү кире кагылды, андый җинаять кылынмаган дип белдерелде.

Иректән мәхрүм итү вакыты тоткарлау көненнән, ягъни 2018 елның 24 апреленнән башлана. Мәхкәмә тикшерү изоляторында тотылуның бер көне көн ярымга торуын да искәрткән иде. Моны исәпкә алганда, активист колониядә дүрт ел чамасы утырырга тиеш булачак.

XS
SM
MD
LG