Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ольга Зыятдинованы колониягә ябу карары гамәлдә калдырылды


Ольга Зыятдинова
Ольга Зыятдинова

Татарстан югары мәхкәмәсе Ольга Зыятдинова шикаятен кире какты. Ул биш ярым елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын исәпкә алганда, активист колониядә дүрт ел чамасы калырга тиеш булачак.

21 май Татарстан югары мәхкәмәсе мәктәпләрдә татар телен укытуга каршы көрәшүче активист Ольга Зыятдинованың апелляция шикаятен кире какты һәм гомум тәртипле колониягә җибәрде.

5 мартта Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе Зыятдинованы биш ярым елга колониягә ябу турында карар чыгарган иде. Активистның адвокаты Михаил Клюшкин апелляция шикаятендә "хөкем карары эшнең реаль торышына туры килми" дип белдерде. Ул Татарстан югары мәхкәмәсеннән хөкем карарын гамәлдән чыгаруны һәм җинаять эзәрлекләвен туктатуны сорады.

Иректән мәхрүм итү вакыты тоткарлау көненнән, ягъни 2018 елның 24 апреленнән башлана. Мәхкәмә тикшерү изоляторында тотылуның бер көне көн ярымга торуын да искәрткән иде. Моны исәпкә алганда, активист колониядә дүрт ел чамасы утырырга тиеш булачак.

Ольга Зыятдинова Русия җинаять кодексының 132нче (җенси көчләү гамәлләре кылу) һәм 150нче (балигъ булмаганнарны җинаять кылуга этәрү) маддәләре нигезендә гаепле дип табылды. Кодексның 135нче (балигъ булмаганнарга карата азгын гамәлләр кылу) маддәсе нигезендәге гаепләү кире кагылды, андый җинаять кылынмаган дип белдерелде.

XS
SM
MD
LG