Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Русия коммунистлары белән "Партия Роста" фиркасен парламент сайлавына теркәделәр


Бүген Татарстан Дәүләт шурасы сайлавына тагын ике фиркане теркәделәр. Хәзер алты фирка депутат кәнәфие өчен көрәшә ала.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе беренче итеп Русия коммунистлары фиркасен теркәде. Комиссиянең бер әгъзасы гына аларга каршы тавыш бирде.

"Русия коммунистлары фиркасе 16137 имза тәкъдим итте. Шуларның 212сендә хилафлыклар бар. Бу фиркане теркәр өчен җитәрлек имзалар" дип белдерде Үзәк сайлау комиссиясенең сәркатибе Надежда Борисова.

Шулай итеп, Русия коммунистлары фирка исемлегеннән тугыз намзәт көрәшәчәк. Шулай ук Үзәк сайлау комиссиясе «Партия Роста» фиркасен дә теркәде. Татарстан Дәүләт шурасы сайлавында алар беренче тапкыр катнашачак. Алардан фирка исемлегеннән 12 намзәт көрәшәчәк.

Моңа кадәр Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе дүрт парламент фиркасен - "Бердәм Русия", "Гадел Русия", КПРФ, ЛДПРны теркәгән иде. Хәзер тагын өч фирканең документларын тикшерәләр. Киләсе көннәрдә "Русия пенсионерлары социаль гаделлек өчен", "Русия ветераннары", "Русия гомумхалык берлеге" фиркасе документларын тикшерәчәкләр. Ә менә "Родина" белән "Яхшы гамәлләр, балалар, хатын-кызлар, ирек, табигать һәм пенсионерларны яклау, хайваннарга карата көч куллануга каршы" фиркасе имзаларны вакытында тапшырмау сәбәпле теркәмәгәннәр.

Татарстан парламентына сайлау 8 сентябрьдә узачак.

XS
SM
MD
LG