Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәрвишләр бистәсе: "Хакимият генпланны тормышка ашырып, безне акрынлап юк итмәкче"


Дәрвишләр бистәсендә митинг шигарләре
Дәрвишләр бистәсендә митинг шигарләре

Казанның Дәрвишләр бистәсе халкы бистә аша магистраль уздыруны күздә тоткан Казанның генераль планына каршы чираттагы чарасын уздырды. Бистә активистлары Казан хакимиятенә генплан өчен үз вариантыбызны тәкъдим итсәк тә, түрәләр моңа колак салмый, алар безне акрынлап үтермәкче була дип белдерде.

4 август кичендә Казанның Дәрвишләр бистәсендә Дәрвишләр, Нагорный, Әки, Киндери һәм тагын сигез бистә аша яңа юллар салу, аларны проектлауны планлаган Казанның генераль планына каршы чираттагы митинг узды.

Полиция хезмәткәрләре сүзләренчә 350, оештыручылар сүзләренчә бер меңнән артык катнашучы митингта "Хакимият, безне ишетүең өчен нәрсә эшләргә кирәк?", "Хакиммият үз ватандашларын өйләреннән куып аларны таламаска, ә якларга тиеш", "Без үз җирләребездә яшәргә телибез”, дигән һәм башка урысча язылган шигарләр күтәреп торды.

Дәрвишләр бистәсе халкы генпланга каршы чара уздырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:34 0:00

Митинг башланыр алдыннан Виктор Цойның "Перемен" җыры яңгыратылды.

"Бу Казан бистәләренең берләшкән митингы. Бүгенге чарага Казанның генераль планына эләккән барлык бистәләреннән кешеләр килде. Барыбыз да бистәләребез аша узуы планланган магистраль төзелешенә каршы чыгабыз. Шулай ук быелның 25 июлендә корылган, хакимиятнең генераль планга кагылышлы инициатив төркеменә бистә вәкилләрен дә кертүне таләп итәбез", диде митингны оештыручылардан Денис Кропотов Азатлыкка.

Денис Кропотов
Денис Кропотов

Митингны гадәттәгечә Денис Кропотов ачып җибәрде. Үз хокукларыбыз, үз экологиябез, үз йортыбыз өчен көрәштә безне берни дә туктата алмый, шулай бит, дип ул башта җыелган халыкка мөрәҗәгать итте.

Яңгыр астында басып торган бер меңләп кеше бертавыштан, безне берни дә туктатмый, дип аны хуплап куйды.

Безне хокукларыбыз өчен көрәштә берни туктата алмый

Башка митингларда магистральнең Дәрвишләр бистәсе өчен тудырган куркынычлары турында бәйнә-бәйнә сөйләгән Кропотов бу юлы сүзен кыска тотты, генпланга карата хакимияткә тәкъдим ителгән вариантларын аңлатуны башка активистларга калдырды.

"Узган митингта без генпланга, Дәрвишләр бистәсен әйләнеп уза торган юлны үз эченә алган альтернатив вариант яклы булубызны әйттек. Аны үзебез төзедек. Һәм бу вариантны ничек сораган булсалар шулай, рәсми формада Казанның Совет районы администрациясенә җибәрдек", дип сүзен башлады Дәрвишләр бистәсе активисты Андрей Осипов.

Андрей Осипов
Андрей Осипов

"Кызганыч безгә җавап та бирмәделәр, очрашуга да чакырмадылар. Аның каравы үзегез дә беләсез, почта әрҗәләренә хакимият без каршы чыккан өч вариант күрсәтелгән буклетлар таратып чыкты.

Җәмәгать тыңлауларында безнең альтернатив вариантны меңнән артык кеше хуплады

29 июльдән алып 4 августка кадәр җәмәгать тыңлауларында катнаштык. Мин тыңлауларда кеше аз булыр дип курыккан идем. Әмма безнең альтернатив план өчен бер меңнән артык кеше үз тәкъдимнәрен җиткерде. Гомум фонда әлеге сан бик зур. Бу Казан буенча генераль планга карата бирелгән гомум тәкъдимнәрнең 25%ын тәшкил итә. Безне моннан соң да ишетмиләр икән инде, җәмәгать тыңлаулары дөрес рәвештә уздырыла микән дип сорау куерга кирәк булачак.

Митинг шигарләре
Митинг шигарләре

Җәмәгать тыңлауларын уздырганда без килештерү комиссиясенең дә эшләвен таләп иттек. Түрәләр мондый комиссия булдыру өчен вәгъдә биргәннәр иде башта, әмма соңыннан бу вәгъдәләрендә тормадылар. Бу комиссияләрдә генераль план кагылган бистәләрнең бер генә вәкиле дә юк булып чыкты. Ә монда кемнәр бар беләсезме? Казанның Совет районы администрациясе, федераль министрлык вәкилләре бар, тик Казан халкыннан берәү дә юк. Бу - оят. Безне алдадылар булып чыга. Ә хәзер безнең тавышны ишетергә теләмиләр.

Килештерү комиссиясендә түрәләр генә бар, ватандашлар катнаштырылмый

Без альтернатив генпланны төзегәндә, магистральне, моңа кадәрге генпланда булган юллар аша уздыруны күздә тоттык. Безнең тәкъдим исәпкә алына икән без Дәрвишләр, Нагорный бистәләре аша узучы яңа юлларның бөтенләй кирәк булмавын күрәчәкбез, дип белдерде Осипов.

Осипов чыгышын дәвам итеп, җыелган халыккка үз тәкъдимен дә җиткерде.

"Миннән соң Казан һәм Совет районы түрәләре сүз алачак. Сез алардан җәмәгать тыңлаулары системы ни өчен шулай корылган һәм килештерү комиссиясендә ник бер генә булса да Казан халкы вәкиле юк, дип сорап карагыз әле.

Митинг шигарләре
Митинг шигарләре
Конституция нигезендә Русиядә иң мөһиме – халык, ә идарә – халык теләкләрен тормышка ашыручы гына

Конституция нигезендә Русиядә иң мөһиме – халык, ә идарә – халыкның теләкләрен тормышка ашыра торган идарә органы гына. Ә бездә киресенчә. Хәзер башкарма хакимият безгә, үзе нәрсә тели шуны боера", дип сүзен йомгаклады Осипов килеп туган вазгыятьне аңлатып.

Митингка Казанның Совет районы һәм Казан хакимияте түрәләре дә килгән булып чыкты.

Совет районы администрация башлыгы Роман Фәтхетдинов сүз алуга, җыелган халык аңа кәнәгатьсезлек белдереп гөжләп куйды, сызгырып, кычкырып аңа башта сүз әйтергә ирек бирмәде. Түрәгә төп сорауны Денис Кропотов юнәлтте.

"Роман әфәнде, без сезгә Казан генпланына карата үзебезнең дүртенче вариантыбызны тәкъдим иттек. Генпланны төзүчеләр бу вариант актуаль түгел дип баш тартты. Болар шул Царицино бистәсенең кайда булмавын белмәгән белгечләрме?", дип сорады ул.

Роман Фәтхетдинов
Роман Фәтхетдинов

Фәтхетдинов бу сорауга төгәл генә җавап бирә алмады. Хәзерге вакытта генпланга карата Казан халкыннан килгән барлык тәкъдимнәр дә тикшерелә. 29 августта барлык тәкъдимнәргә карата бер протокол бастырып чыгарылачак, дип җиткерде администрация түрәсе.

Дәрвишләр халкы аны озын-озак сөйләтеп тормады, Казан генпланына тәкъдим ителгән дүртенче вариант кайда, ни өчен хакимиятнең өч варианты гына тикшерелә, ни өчен һәрвакыт безне алдыйсыз, дигән сорауларга күмде. Түрә аларның кайберсен җавапларга тырышты, кайберсенә дәшми калды.

Икенче бер түрә, Казанның шәһәр төзелеше һәм архитектура идарәсе хокукчысы Анастасия Латыйпова генераль планга карата Дәрвишләр халкы тәкъдим иткән дүртенче вариантны тәнкыйтьләп, хакимиятнең өч вариантын мактап телгә алды.

Анастасия Латыйпова
Анастасия Латыйпова

"Юлның дүртенче варианты кайбер йортларны җимерүне күздә тота. Беренче өч вариантта мондый нәрсә юк. Җәмәгать тыңлаулары нәтиҗәләре басылып чыккач моны конкрет күрәчәксез", дип белдерде ул.

Латыйпованың чыгышын да халык артык тыңлап тормады, берсен-берсе бүлдереп аны тәнкыйть утына тотты, түрә белән халык арасында сәхнә астында кызу бәхәсләр булып алды.

Митингны алып барган Денис Кропотов ике түрәгә дә эндәшеп, сүзләрегездән аңлашылганча, сез юлны хәзер түгел, соңрак төзибез дип әйтәсез. Бу - без сезне бульдозерлар белән шунда ук таптатмыйча, акрынлап кына үтерәбез, дигән сүз була инде, дип җиткерде.

Салмач бистәсеннән килгән Мария Филина исә Казанның яңа генпланын кемнәрнең төзүен, аның кемнәргә кирәк булын һәм генпланның ничә сумга төшүен җиткерде.

Мария Филина
Мария Филина
Казанның яңа генпланы 2 триллион сум. Бу генплан "зур" кешеләргә кирәк

"Бу генплан бик "зур" кешеләргә кирәк. Бу "зур" кешеләр Казанның барлык җирләренә дә ия. Алар муниципаллар түгел. Фамилияләре бар, аларны бар кеше дә яхшы белә. Казанның генпланын мәскәүләр үз карашларыннан чыгып, Мәскәү бәяләре белән ясадылар. Бу генпланны тормышка ашыру ничә сум торганын беләсезме? Ике триллион сум тора бу генпланның бәясе! Бу Казан шәһәренең 100 бюджеты дигән сүз", диде ул.

Яңгыр астында бер сәгатьтән артык барган митинг ахырында 12 таләптән торган резолюция укылып, бертавыштан кабул ителде.

Митинг шигарләре
Митинг шигарләре

Татарстан, Русия президентлары, прокурорлары, Казан башкарма комитеты, Казан мэры һәм башка хакимият органнарына аталган резолюциядә мондый таләпләр бар:

  • Дәрвишләр һәм Нагорный бистәләрендәге Главная, Дубровка, Тополь һәм Липатов урамнары аша яңа машина юлы салуның ялгыш, техник нормаларга һәм кануннарга каршы килүен тану;
  • Төзеләчәк юлның Русия Конституциясенең 53-нче маддәсенә каршы килүен тану;
  • Бистәдәге хәзерге юл һәм урамнарның категориясен саклап калу һәм аларны генплан файдасына үзгәртмәү;
  • Дәрвишләр, Нагорный, Киндери, Әки бистәләрендәге экологияне һәм инфраструктураны бозачак башка яңа юлларны проектламау;
  • Урманга һәм халыкка зыян китермәгән юл төзүнең дүртенче вариантын эшләп бетерү.

Казан шәһәрендә яшәүчеләрнең хокукларын, ирекләрен һәм мәнфәгатьләрен бозган генпланны Казан шәһәр думасы депутатларының расламаулары таләп ителде.

Дәрвишләр бистәсе халкы 1 майда,24 майда һәм 9 июльдә бистә аша магистраль төзүгә һәм урман аланнарының киселүенә каршы зур митинглар уздырган иде.

XS
SM
MD
LG