Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәрвишләр халкы бистә аша юл төзүгә каршы кабат митингка чыкты


Дәрвишләр халкы бистә аша юл төзүгә каршы митингка чыкты
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:02 0:00

Дәрвишләр бистәсе халкы кабаттан, бистә аша яңа машина юллары төзүгә һәм урманны кисүгә каршы ризасызлык белдереп 9 июль кичендә митинг уздырды.

Дәрвишләр бистәсе халкы кабаттан, бистә аша яңа машина юллары төзүгә һәм урманны кисүгә каршы ризасызлык белдереп 9 июль кичендә митинг уздырды. Чарада Казан хакимиятенең бистә аша төзеләчәк яңа юлның өч төрле вариантын тәкъдим итүе, бистә активистларының исә яңа юл өчен Дәрвишләрне әйләнеп уза торган юлның үз вариантын хәзерләве билгеле булды.

“Без юл төзелешенә каршы түгел, без яңа юлларның Дәрвишләр бистәсе аша узуына каршы. Һәм бистә аша яңа юллар салына икән, бистәгә якын урындагы урманчык та киселәчәк. Без хакимияттән шулай ук урманчыкны юкка чыгармауны да таләп итәбез”, дип сүзен башлады митингны ачып җибәргән бистә активисты Денис Кропотов.

Денис Кропотов
Денис Кропотов

Аның сүзләренчә, хакимият Дәрвишләр бистәсе аша яңа юл салмауны вәгъдә итсә дә, хәзер инде яңа юллар салу өчен өч төрле вариант әзерләнүе ачыкланган.

"Мин хакимият сүзләренә ышанмаска кирәк дип саныйм. Миңа шәхсән яңа юлларның вариантлары күрсәтелгән документлар килде. Аларны күрсәтә алам. Моннан соң кемгә ышанырга кала? Татарстан президенты юллар булмаячак диде. Ә документларда бистә аша яңа юллар төзү өчен безгә өч төрле вариант тәкъдим ителә. Сез кемгә ышаныр идегез? Мин исә бары тик документларга гына ышанам. Чөнки телдән теләсә нәрсә әйтергә була, ә юлларны документларга нигезләнеп төзиләр", диде Кропотов.

Дәрвишләр бистәсе аша уза торган, хакимият тәкъдим иткән юлларга альтернатив юлларны күрсәткән харита алдында чыгыш ясаган Кропотов сөйләгән арада митингка килүчеләр арасында "Мәскәүдән торып безгә юл төзергә җыеналар, шәһәр түрәләре, Метшин үзе ник безнең янга килми, бездән курка микән әллә, бу юллар түрәләрнең акча юуу ысулы", дигән сүзләр ишетелде.

“Казанның генплан проекты 18 июльдә ачыклана, тәкъдимнәр өчен 4 тәүлек бар”

Митингка Казанның шәһәр төзелеше һәм архитектура идарәсе хокукчысы Анастасия Латыйпова да килгән булып чыкты. Кропотов Латыйпованың чыгыш ясавын игълан иткәч халык шаулап алды, ул монда безнең мәнфәгатьне яклап килмәгән, дип әйтүчеләр булды.

Анастасия Латыйпова
Анастасия Латыйпова

Латыйпова 11 апрельдә халык белән очрашудагы кебек сүзен озын озакка сузмады, өч минутта Казан генпланының башкала халкы тормышы өчен мөһим булуын, бу генпланның Дәрвишләр бистәсендәге тыгымнарны чишәргә ярдәм итәчәген, генпланның мотлак рәвештә җәмәгатьчелекнең искәртүләрен, тәкъдимнәрен, проектларын истә тотып кына төзеләчәген һәм барлык боларны электрон рәвештә үзләренә җиткереп булачагын әйтеп, тизрәк китү ягын карады.

Аның сүзләренчә, Казанның генплан проекты 18 июльдә ачыкланачак һәм теләгән һәркем дүрт тәүлек эчендә бу генплан проектына карата үз тәкъдимнәрен җиткерә алачак.

“Дәрвишләр бистәсе аша салыначак юллар ун һектар урманны юк итәчәк”

Экология белгече Рифкать Хузеев сүзләренә караганда, хакимият салырга теләгән юлларның өч вариантында да ун һектар урман киселергә мәҗбүр булачак.

Бүген болай да Казанның барлык мәйданының 23 проценты гына яшел мәйдан. Хәзер исә шушы мәйданның тагын 10 һектар урманлык аланы юк ителәчәк дип белдерде ул.

Рифкать Хузеев
Рифкать Хузеев

"Безнең нормаль яшәешебез һәм эшләвебез өчен шәһәрдә ким дигәндә 55 процент яшел мәйдан булырга тиеш. Дәрвишләр аша узачак яңа юллар булган яшел мәйданны юкка чыгарачак. Бу генплан ниндидер корылмалар төзелеше өчен генә ахры һәм ниндидер кешеләр бу проектка заказ биргәннәр төсле. Бу генплан темасына 13 тапкыр җәмәгать тыңлаулары узды. Шуларның бишесендә мин чыгыш ясап хакимияткә фикеремне җиткердем", дип Хузеев булган урманнарны саклап калуның әһәмиятенә басым ясады.

Митингта Константиновка, Нагорный, Яңа Сосновка, Самосырыво, Салмачы бистәләре халкы да катнашты. Алар да үз бистәләрендәге башбаштаклыкны күтәргән плакатлары һәм митингта ясаган чыгышлары аша җиткерергә тырышты.

“Магистральләр халык файдасына түгел, акча эшләү өчен генә төзелә”

Константиновка бистәсеннән килгән Алинә исемле ханым, Дәрвишләрдә әле урманны кисәргә генә җыенсалар, үз бистәләрендә инде булган урманны кисеп атуларын әйтте.

Алинә
Алинә

"Хәзер бездә экологик каза. Без хакимият вәкилләренең, әле генә чыгыш ясаган түрә Латыйпованың бер генә сүзенә дә ышанмыйбыз. Чөнки без уздырган тикшерү барлык бу юлларның, магистральләрнең халык файдасына түгел, ә бары тик түрәләргә акча эшләү өчен генә төзелүен күрсәтте. Сезгә тәкъдим ителгән өч вариант та иллюзия генә, яисә алдау", диде ул.

Җыелган халык көчле алкышлар белән аңа теләктәшлек белдерде, "афәрин!" дип кычкырулар ишетелде.

“Азчылык мәнфәгате түгел, күпчелек мәнфәгате исәпкә алынырга тиеш”

Митингта проблемнар булган бистә кешеләре генә түгел, бу проблемнарны уртаклашырга теләгән казаннар да чыгыш ясады.

Шуларның берсе, Әнвәр Затин митингта чыгыш ясап, бүген конституциядә язылган хокуклары бозылган кешеләрне хакимият ишетми, ике-өч мең кешелек митинглар уздырылса да, хакимият боларны күрмәмешкә салыша, диде.

Әнвәр Затин
Әнвәр Затин

“Халык теләми икән хакимият үз гамәлен туктатырга тиеш. Диалог булуы зарур. Азчылык мәнфәгате түгел, күпчелек мәнфәгате исәпкә алынырга тиеш. Азчылык бу очракта юлларны төзергә теләүчеләр. Хакимияткә хуҗаның халык икәнен күрсәтергә кирәк", дип чыгыш ясады Затин.

“Дәрвишләр халкының юл варианты исәпкә алыначак”

Митинг ахырында гына Казанның Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов та сүз алды. Ул да Анастасия Латыйпова кебек сүзен Казанның генпланын аңлатудан башлады һәм электрон юл аша генпланга карата халыктан тәкъдим-фикерләрен җиткерүне сорады.

Роман Фәтхетдинов
Роман Фәтхетдинов

Чыгышын ике минутка да тутырмаган Фәтхетдиновны халык “Оят, оят!” дип озатты.

Әллә шушы сүзләр аның күңеленә тиде, әллә башка сәбәптән, Фәтхетдинов кабаттан килеп сүз алды һәм Дәрвишләр бистәсе активистлары хәзерләгән юллар төзүнең дүртенче вариантын генплан проектын әзерләүчеләргә җиткерәчәкләрен әйтеп, сүзен тәмамлап куйды.

Дәрвишләрдә элегрәк узган митингларда булганы кебек, монсында да балаларның күп булуы игътибарны җәлеп итте. Аларның кайберләре үз куллары белән язган, "Мин Дәрвишләр бистәсен яратам" дигән шигарләр күтәреп торды.

Оештыручылар сүзләренчә, чарада ике меңнән артык кеше катнашты, полиция бу санны 500-ләп дип күрсәтте.

Митинг ахырында Русия президенты Владимир Путинга, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, Русия баш прокуроры Юрий Чайкага, Казан башлыгы Илсур Метшинга, республика прокуроры Илдус Нәфыйковка мөрәҗәгать итеп резолюция кабул ителде. Анда мондый таләпләр бар:

  • Дәрвишләр бистәсенең Главная, Дубровка, Тополь һәм Липатов урамнары аша яңа машина юлы салуның ялгыш, техник нормаларга һәм кануннарга каршы килүен тану;
  • Төзеләчәк юлның Русия Конституциясенең 53-нче маддәсенә каршы килүен тану;
  • Бистәдәге хәзерге юл һәм урамнарның категориясен саклап калу һәм аларны генплан файдасына үзгәртмәү;
  • Дәрвишләр, Яңа Сосновка, Нагорный, Киндери, Әки бистәләрендәге экологияне һәм инфраструктураны бозачак башка яңа юлларны проектламау;
  • Урманга һәм халыкка зыян китермәгән юл төзүнең дүртенче вариантын җәмәгатьчелек тыңлауларына чыгару.

Митингка җыелган халык бу таләпләрнең барысын да бертавыштан хуплап кабул итте.

XS
SM
MD
LG