Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экспертлар 2019 елда ук икътисадта рецессия булуын фаразлый


Кече һәм урта бизнеста икътисади активлык кими, икътисад эре ширкәтләр яки дәүләт оешмалары хисабына гына үсә.

Кече һәм урта бизнесның кыскаруы, илкүләм проектларның нәтиҗәсе булмау сәбәпле, Русиядә быел ук икътсиадта техник рецессия күзәтелергә мөмкин. Мондый фараз белән Столыпин исемедәге Икътисади үсеш институты экспертлары чыкты дип яза РБК.

Росстат бәяләвенә караганда, 2019 елның беренче чирегендә Русия икътисады үсеше 0,5 процент тәшкил иткән. Тикшерү авторлары белдерүенчә, бу эре ширкәтләр һәм дәүләт секторы уңышларына гына нигезләнә. Кече һәм урта бизнеста икътисади активлык кими.

Беренче чирек нәтиҗәләренә караганда, кече һәм урта эшмәкәрлек ширкәтләре 7-8 процентка, ә анда эшләүчеләр саны 1,6 процентка (257 мең кешегә) кимегән. Шул ук вакытта микроширкәтләрдә эшләүчеләр саны 6,7 процентка арткан. Экспертлар моны кече оешмаларның микроширкәтләр катламына күчүе белән бәйле дип саный.

"Агымдагы икътисади сәясәтне (кырыс салым сәясәте һәм акча-кредит сәясәте) һәм илкүләм проектларның нәтиҗәсе йомшак булуын исәпкә алганда, икътисадта техник рецессия фаразланганча 2021 елда түгел, 2019 елда ук теркәлергә мөмкин", диелә тикшерүдә.

Июньдә Русия икътисади үсеш министры Максим Орешкин халыкның кредитларга батуы сәбәпле, Русия икътисадына 2021 елда "шартлау" яный диде. "Болытсыз булмаячак. Исәпләүләр проблем 2021 елда шартлаячагын күрсәтә, 2022 елга кадәр суза алмаячакбыз", диде ул.

Шул ук вакытта РАНХиГС доценты Олег Филиппов Русиядә рецессия башланды дип саный. "Соңгы яртыеллык, кайбер өлкәләрне алганга, 1998 елгы кризистан соң иң начары", диде ул һәм русияләрнең түләү сәләте кимегәннән кими дип белдерде. Икътисадның бераз үсешен эре чит ил бизнесы яки дәүләт секторы тәэмин итәргә мөмкин дип фаразлый эксперт.

XS
SM
MD
LG