Accessibility links

Кайнар хәбәр

ВЦИОМ Путинга ышаныч рейтингын атна саен чыгарудан баш тарткан


Владимир Путин
Владимир Путин

Элегрәк Путинның түбән рейтингыннан соң ВЦИОМ президент идарәсе кушуы белән сораштыру методикасын үзгәрткән иде.

ВЦИОМ русияләрнең сәясәтчеләргә, шул исәптән президент Владимир Путинга ышаныч рейтингын чыгару вакытын үзгәрткән. Элек әлеге рейтинг атнага бер чыкса, хәзер ул айга бер генә чыгып барачак.

Моның сәбәпләрен атаудан яки өстәмә аңлатмалар бирүдән ВЦИОМ баш тарткан. Ябык сорау булган ышаныч рейтингы элеккечә атнага бер чыгып барачак диелә.

Июль азагында сәясәтчеләргә ышаныч турында ачык сорауга Путин фамилиясен русияләрнең 30,4%-ы атаган.

Май аенда Путинның түбән рейтингыннан соң ВЦИОМ президент идарәсе кушуы белән сораштыру методикасын үзгәрткән иде. Ул вакытта Путинга русияләрнең 31,7 проценты гына ышаныч белдерүе турында әйтте. Бу ВЦИОМның сораштырулар уздыру тарихында иң түбән күрсәткеч булды.

XS
SM
MD
LG