Accessibility links

Төньяк Корея яңа ракетлар сынавы турында хәбәр итте


Кореянең Үзәк телеграф агентлыгы Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ын җитәкчелегендә яңа корал сынавы узуын хәбәр итте.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, сүз ракет сынавы турында бара. "Хөрмәтле югары җитәкче ут ачу әмерен биргәч, көчле ракетлар күз чагылдыра торган җемелдәү чыгарды, әйтерсең лә үзенең туганын белдерде", диелә махсус хәбәрдә.

"Ренхап" Көньяк Корея агентлыгы хәбәре буенча, шимбә көнне Төньяк Корея кече ераклыктагы ике ракетны җибәргән. Алар 400 чакрым тирәсе очкан. Бу – июль азагыннан бирле бишенче сынау.

Әлеге сынаулар АКШ һәм Көньяк Кореянең уртак хәрби укулар вакытында оештырылды. Reuters искәртүенчә, укулар элеккеләренә караганда күпкә кечерәк форматта үткәрелә, алар АКШ һәм Көньяк Кореянең Төньяк Корея белән сөйләшүләр алып барылган вакытта туктатылган булган.

XS
SM
MD
LG