Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада корбан чалулар саны кими


Мәчеттә гыйбадәт кылучылар
Мәчеттә гыйбадәт кылучылар

Корбан чалуларны шәһәр читенә куып, ислам йоласын фестивальләр белән алыштырулар нәтиҗәсендә бәйрәм соңгы елларда элекке югарылыкта узмый башлады.

11 август Башкортстан мөселманнары ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетен билгеләде. Уфада төп чара Лалә-Тюльпан мәчетендә узды. Аны Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин уздырды. Бәйрәм вәгазендә ул бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Ислам мәдәниятенең миһербанлылык, шәфкатьлелек тәрбияләвен билгеләде. Мөфти вәгазендә һәрвакыттагыча ил җитәкчеләренә эшләрендә уңышлар да теләде.

Тәлгать Таҗетдин
Тәлгать Таҗетдин

"Без илебезнең намуслы адымнары өчен дә горурланабыз. Безнең ил тугандаш Сүрия халкына халыкара террорчылыкка каршы көрәштә, бу илдә тынычлык урнаштыруга ярдәм итә.

Илебез рухи яңарыш кичерә. Бу тоткан курсның дөреслеге турында сөйли. Болар барысы да Русия президентының һәм аның тарафдарларының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешелгән уңышлар”, диде Тәлгать Таҗетдин.

Ләлә-Тюлпан мәчете ихатасы халык белән шыплап тулы
Ләлә-Тюлпан мәчете ихатасы халык белән шыплап тулы

Баш мөфти вәгазен урысча сөйләп намаз укыганнан соң һәрвакыт татарча да вәгазь укый. Тик залда утырган Урта Азия халкы бу өлештә дәррәү чыгып китә иде. Бу юлы мөфтинең ярдәмчесе Равил хәзрәт бәйрәм алдыннан халыкны чыгып китмәскә чакырды. Ташлап чыгуның савабы булмаячагын әйтте. Ләкин бер өлеш халык мөфти татарчага күчкәч барыбер мәчеттән чыгып китте.

Мәчет ихатасында
Мәчет ихатасында

Уфада узган Корбан бәйрәме намазында Башкортстан җитәкчеләре катнашмады.

Узган елны Уфада корбан чалу бер урында гына оештырылган иде. Ул башкаладан читтәге Зинино бистәсендәге “Кәрван” сәүдә үзәге мәйданында узган иде. Чара бер генә урында оештырылуы сәбәпле, корбан чалулар узган елны кимеде. Быел да корбан чалу өчен шул мәйдан һәм аңа өстәп тагы бер урын – Уфаның Черниковка бистәсендәге Төньяк автовокзалы артындагы мәйдан бүленде. Андагы корбан чалуларны “Лалә-Тюльпан”, “Мәдинә” һәм Шакша бистәсе мәчетләре уздырды. Һәр мәчетнең үз мәйданында корбан маллары белән сәүдә итү, корбан чалу һәм аларны тикшереп торган хезмәтләр эшләде. Корбан сарыклары 8 мең сумнан сатылды.

"Мәдинә" мәчетенең корбан урыны
"Мәдинә" мәчетенең корбан урыны

Зинино бистәсендәге “Кәрван” сәүдә үзәге мәйданында “Ихлас”, Нугай һәм башка мәчетләрнең корбан чалу урыннары эшләде.

Корбан чалулар тагы ике көн дәвам итәчәк. “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхаммәт Галләм һәр мәчет ихатасында корбан чалган элекке елларда 200гә якын сарык чалынса, узган елны 100гә тулмавы, быел да шул дәрәҗәдә булуын билгеләде. Аның сүзләренчә, шәһәрдән читтә булу авырлыклар тудыра. Шул ук вакытта бәйрәм рухы да элеккечә югары түгел.

Корбан сарыклары
Корбан сарыклары

Уфада бәйрәм чаралары “Ватан” этно-паркында һәм “Башкортстан” лайфстайл үзәге каршындагы мәйданда да оештырылды. Анда хәләл сәүдә ярминкәләре эшләде, спорт чаралары оештырылды. “Корбан Хәләл Fest” дип заманча аталган бу фестивальләр мәдәни чара һәм пылау белән сыйланулар белән тәмамланды. “Корбан Хәләл Fest” Уфада өченче тапкыр оештырылды.

Хәер сораучылар
Хәер сораучылар

Корбан чалуларны санитар тәртипләргә сылтап мәчет ихаталарыннан шәһәр читенә куып, ислам йоласын фестивальләр белән алыштырулар нәтиҗәсендә бу бәйрәм соңгы елларда элеккечә колачлы узмый башлады.

XS
SM
MD
LG