Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия протест оештыручыларын Кытай белән бергә эзләргә җыена


Мәскәүдә 10 август көнне узган протест чарасы
Мәскәүдә 10 август көнне узган протест чарасы

Соңгы арада Русия белән Кытай ике арадагы хезмәттәшлекне арттыра бара. Белгечләр мөселманнарны күзләү өчен төрле заманча технологияләр булдырган Пекин тәҗрибәсе Русиядә дә кулланылырга мөмкин дип фаразлый.

Русия Кытайга ике илдә уза торган протест чаралары турында мәгълүмат белән уртаклашырга тәкъдим итәчәк. Мәскәү белән Пекин киң күләм протест чараларының оештыручыларын бергәләп эзли алачак. Моның хакта Русия тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова белдерде.

Захарова сүзләренчә, аның инде кытай хезмәттәшләре белән очрашулар билгеләнгән. Аларның "мәгълүмати өлкәдә" белгечләр булуы әйтелде.

"Күрәбез бит, Вашингтон Пекинга карата нинди сәүдә сугышы, сәүдә агрессиясе, икътисад һәм финанс өлкәсендә хәрби хәрәкәт башлап җибәргән. Бу вазгыятьтә барлык ысуллар да ярар", дип белдерде Захарова.

Соңгы арада Русия белән Кытай ике арадагы хезмәттәшлекне арттыра бара. Белгечләр Синҗан төбәгендәге мөселманнарны күзләү өчен төрле заманча технологияләр булдырган Пекин тәҗрибәсе киләчәктә Русия мөселманнарына карата да кулланылырга мөмкин дип фаразлый. Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Кытайның Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши, моның өчен махсус техник систем булдырылган.

Кешеләрнең йөзләрен таный алучы систем кертелгән "акыллы полиция" белән Татарстан да кызыксына.

10 август көнне Мәскәүдә гадел сайлаулар таләп иткән урам җыенына 50 меңләп кеше чыкты. Бу – соңгы елларда оппозициянең иң зур чараларының берсе. Митинг оешуга төп сәбәп булып Мәскәү шәһәр думасына сайлауга бәйсез намзәтләрне кертмәү тора. Протест чаралары инде бишенче атна дәвам итә.

XS
SM
MD
LG