Accessibility links

Илшат Фәйзрахманов: "Бишбалтада лашманнарга музей кирәк"


Илшат Фәйзрахманов
Илшат Фәйзрахманов

Казанның Бишбалта бистәсендә лашманнарга музей булырга тиеш дип саный тарихчы Илшат Фәйзрахманов. Тик бистәне төзекләндерүнең түрәләр килештергән планында бу турыда берни язылмаган.

6 август Казан түрәләре Бишбалта бистәсен төзекләндерү проектын килештерде. Аның нигезендә Зилант монастыре, Макарьевски чиркәве, 1нче депо, Петрушкин киселеше, XVIII-XIX гасырга караган кораб төзү урынын төзекләндерү, музей, парк булдыру, яңа торак, мәктәп, бакча, сәүдә үзәге төзү каралган. Ләкин лашманнар турында бер кәлимә сүз юк. Гәрчә аларның тарихы Бишбалта бистәсе, Русия флоты өчен кораблар төзү белән турыдан-туры бәйле.

Бишбалтада лашманнарның исеме мәңгеләштерелергә тиеш дип саный тарих фәннәре кандидаты Илшат Фәйзрахманов. Быел аның "Русия флотын төзүдә лашманнар" дигән китабы дөнья күрде.

Узган ел Русиядә лашманнар төркемнәре оештырылуга 300 ел тулды. 1718 елның 31 гыйнварында Петр I боерыгы белән Казан, Воронеж, Түбән Новгород губерналары һәм Сембер өязендә яшәгән йомышлы татар морзаларын, мордва, чуашларны Русия флотына сугыш кораблары төзер өчен агач кисәргә җибәрә башлыйлар. Бернинди хезмәт хакы алмыйча алар көзен һәм кышын урманнарда авыр һәм пычрак эш башкарырга мәҗбүр була. Лашманлык эшенә урыслар мәҗбүр ителми. Православ динен кабул итүчеләрне генә бу хезмәттән азат итәләр. Шул рәвешле, Русия хакимияте гасыр ярым Идел буенда яшәүче милләтләрне аерып, урыс булмаган халыкларны түбән эштә куллана. Нәтиҗәдә, лашманчылык татарның изелүенә, саны кимүгә, хәтта бер өлешенең керәшен булып китүенә китерә. Бу турыда без тарихчы Илшат Фәйзрахманов белән сөйләштек.

Илшат Фәйзрахманов: "Бишбалтада лашманнарга музей ачу кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:04 0:00

— Илшат әфәнде, узган ел лашманнарга 300 ел булды. Татар тарихында алар нинди урын били?

— Лашманнар – ул киң тема. Алар Урта Идел төбәгендә яшәгәннәр. XVIII гасырдан башлап XIX гасырның 60нчы елларына кадәр Русия флотына кораблар төзү өчен урман кискәннәр. Баштагы елларда лашманнар күп булмый. Тугыз кешенең берсен лашман эшенә тартканнар. Ул вакытта күбрәк урман кисү эшләре булган.

— Лашманнарга ни кадәр авыр шартларда эшләргә туры килгән?

Бу эшкә күбрәк бик яшь кешеләр җәлеп ителгән

— Лашманнар үз авылларыннан ерак җирләргә барып агач кискән. 1 октябрьдән башлап, ике ай дәвамында җәяүле лашманнар агачларны кисеп, ботакларыннан чистартып куярга тиеш була. Декабрьдә елгалар боз белән каплангач атлы лашманнар аны йөзәр чакрым ераклыктагы пристаньнәргә ташый башлый. Эш күләмнәре бер төрле генә булмаган. Агачны диаметры, озынлыгына карап билгеләгәннәр. 4 лашман көненә 2 зур агачны кисәргә тиеш була. Күбрәк имән һәм нарат агачларын кискәннәр. Бу кораб өчен төп чимал була.

Лашманнар яшәү өчен бар кирәк-яракны үзләре белән алып килергә тиеш булган. Үз атлары, хезмәт кораллары, азык-төлек белән урманнарга юл тотканнар. Күрше авылларга барып печән дә сатып ала торган булганнар. Бу чыгымнар дәүләт тарафыннан капланмаган.

Лашманнар күбрәк кыш көне эшләсә дә, баштарак җәен дә урманнарга җибәргәннәр. Җәй көне җирдән дым тарткан агач авыр була, аны кисү катлаулы. Кыш көне ул җиңелрәк һәм карга аударганда агачка зур зыян килми.

Кыш көне яшәү шартлары авыр булган. Бер өлеше үзләре корган землянка, куышларда яшәгән. Мөмкинлек булганда якын тирәдәге авылларга барып торганнар. Дәүләт эше булганга, аларны йорт хуҗалары үзләренә кертергә мәҗбүр булган. Үзләре белән алып килгән ризык беткәч, тирә-юнь авылларга барып сатып алганнар.

Лашман хезмәтенә 15-60 яшьтәге кешеләрне язганнар. Әмма бу эшкә күбрәк бик яшь кешеләр җәлеп ителгән. 15-16 яшьлек егетләр күп була.

— Лашманнарның бернинди хезмәт хакы алмыйча эшләве билгеле. Аларның хезмәте берничек тә исәпкә алынмаганмы?

— Чыннан да, лашманнар бернинди хезмәт хакы да алмаган. Ә эшләгән хисапка аларның салымнарын киметкәннәр. Әйтик, 100 кешелек авылдан 10 кеше лашман булып китә ди. 10 кеше авыл халкы түли торган салымнарны бераз киметә алган. Баштагы чорда җан башыннан 1 сум 10 тиен күләмендә түләнә торган салым булган. Җәяүле лашманның бер көнлек эше 4 тиен, ә атлы лашманныкы 6 тиен дип бәяләгәннәр. Ике ай эшләгән очракта бер атлы лашман ике-өч кешене салымнан коткара алган. Кемнең күпме тиешлеген авыл җыеннарында халык үзе хәл иткән.

Ләкин алар башка крестьяннар кебек үк салым түләгән. Күп санлы хезмәт йөкләмәләре (повинность) дә булган әле. Тегермән тотучылардан, балыкка йөрүчеләрдән, печәнлек җирләренә ия булучылардан аерым салым түләткәннәр. Ягъни, күптөрле салымнар түләгәннәр.

— Лашманнар бу эшләрне тулысынча үтәмәсә, җәзага тартылганмы? Аларның эшен тикшереп торганнармы?

— Казанда адмиралтейство булган. Андагы 300-400 солдатның шактый өлеше лашманнарны тикшереп, кайсы агачны кисәргә кирәклеген билгеләп торган.

Авыр хезмәт бит. Үзләренә дә, атларына да азык кирәк. Хәлләре бетә башлагач, алар бу эштән иртәрәк китәргә тырышкан. Эшне тәмамламыйча киткән очраклар да бар. Аларны авылларыннан эзләп таба торган булганнар. Качкан кеше җавап тотмаска да мөмкин. Аның өчен бөтен авыл халкы җавап тоткан.

— Лашманнарның саны күпме булган?

— XVIII гасырның беренче яртысында 50 меңнән артык кешене лашман хезмәтенә юллыйлар. Аннары аларның саны 60-70 меңнән арткан. XVIII гасыр ахырында алар 100 меңнән артып китә.

— Лашманчылыкка ничә авыл җәлеп ителгән?

— Баштагы чорда 700-ләп авыл булган. Христианлашу көчәйгәч, ясаклы авылларны да лашманчылыкка күчергәннәр. Шуннан авылларның саны бер меңнән артып киткән.

XVIII гасырда лашманнар хәзерге Татарстанның күп җирендә була. Тау ягында – Зөя өязендә агачлар кимегәч, тагын да ераграк киткәннәр. Шулай ук Саба, Мамадыш районнарында күп кискәннәр. Мамадыш урманнарында лашманнар кискән агачларның төпләре әле дә сакланып калган әле. Аларга 170-ләп ел бардыр.

— Петр I лашманлык эшенә йомышлы татарларны, морзаларны, мордва, чуашларны җәлеп иткән. Ни өчен гади крестьяннарны алмаганнар?

Петр I йомышлы татарларны ясаклы крестьяннар дәрәҗәсенә төшерә

— Бу сәясәт белән бәйле. Йомышлы татарлар дәүләт эшендә эшләүчеләр дип саналган. Петр I-нең карары очраклы хәл түгел. Элегрәк тә алар Русия гаскәрендә сугышларда катнашканнар. Петербур төзелешенә беренче еллардан ук аларны җәлеп иткәннәр. Йомышлы татарлар үзләрен Русия хакимиятенә лояль итеп күрсәтә алган. Ләкин лашманлык эшенә җәлеп итеп, Петр I йомышлы татарларны ясаклы крестьяннар дәрәҗәсенә төшерә.

— Татар, мордва, чуаш арасында кайсылары күбрәк булган?

— XVIII гасырда йомышлы татар, йомышлы чуаш, мордваларны гына җәлеп иткәннәр. Сан ягыннан башка халыклар татарларга караганда азрак булган. Шуңа күрә лашманнарның 80 проценты татар булган. 1799 елгы боерык нигезендә ясаклы кешеләрне алганнар. Удмуртлар, мариларны да җәлеп иткәннәр.

— Башкортлар булганмы?

— XIX гасыр башыннан башкортлар да кергән.

— Үлеп калучылар күп булганмы?

— Үлеп калучылар турында да мәгълүматлар очрый. Ләкин бу статистик белешмә түгел. Әйтик, мәсәлән, "Ревизские сказки"да бу турыда әйтелә. 20 ел эчендә бер авылдан барган өч кеше үлгән дияргә була.

1723 елда Петр I-нең боерыгы белән 5 мең йомышлы татарны Бакуга төзелешкә җибәрәләр. Аларның күбесе йогышлы чир эләктереп үлеп кала. Кире кайтучылар булмый дип беләм. 4 меңнән артыгы үлгән дигән хәбәр бар документларда.

— XVIII гасыр уртасында чукынган лашманнарны әлеге эштән азат иткәннәр. Йомышлы чуашлар белән мордваларның күпчелеге православ диненә күчеп бетүе билгеле. Татарларның күпчелеге ислам динендә каламы?

Бу чукындыру сәясәтенең бер өлеше була

— 1740-нчы елларда чукындыру эше киң җәелеп китә. Мин өйрәнгән документлар нигезендә, 1720, 30, 40-нчы елларда православ динен кабул иткәннәрне лашманлыктан азат иткәннәр. Бу чукындыру сәясәтенең бер өлеше була. Йомышлы чуашларның барысы да диярлек православ диненә күчеп бетә.

Ә йомышлы татарларның күпчелеге үз динендә кала. Ләкин тау ягы – Зөя өязе тирәсендәге йомышлы татарлар арасында да чукынучылар булган. Бу – хәзерге Кайбыч, Яшел Үзән районнары. Сан ягыннан алар шактыйга кимегәннәр. Анда чукындыру сәясәте көчлерәк барган.

— Алар керәшен булып киткәнме?

— Соңрак алар кабат исламга кайтканнар.

— Лашманлык сәясәтенең керәшеннәр саны артуга йогынтысы булганмы? Керәшенгә әйләнүчеләр булганмы?

— Булырга тиеш. Ләкин мин моны төгәл өйрәнмәдем.

— Чуашлар, мордвалар чукынганнан соң, лашманчылыктагы бөтен катлаулы эш татар җилкәсенә генә калганмы?

— Төп эшче көч – татарлар булган. Ләкин бөтенесе дә түгел. Үз урыныңа башка кешеләрне җибәрергә яраган. Лашман эшенә барасы килмәгәннәр якын-тирәдәге чуаш егетләренә акча түләп, аларны җибәрә торган булганнар. Моны баерак кешеләр, аеруча, Казанда, бистәдә яшәүче татарлар шулай эшләгән.

— Тагын бер сорау. Әгәр күбрәк яшьләр җәлеп ителгән икән, аларның саулыгы да какшый, араларында үлүчеләр дә шактый. Лашманчылык татарның демографиясенә зыян китергән дип саныйсызмы?

— Әйе, демографиягә зыян салган. Һәр авылдан өч кеше үлеп калган икән, тәэсире булмаган түгел. Урыслар тизрәк ишәйгәндер. Ләкин монда төрле факторларны карарга кирәк.

— Лашманнар арасында баш күтәрүчеләр булганмы? Батырша, Пугачев күтәрелешләренә кушылучылар буламы?

Фетнә күтәреп йөрүчеләрне шундук эзәрлекләгәннәр

— Алар ризасызлык белдереп килгәннәр. Ләкин ул шәхси мәсьәләләргә бәйле. Әйтик, күршесе белән килешә алмаучылар, адмиралтейство вәкилләре белән низагъка керүчеләр була. Ләкин Пугачев җитәкчелегендәге баш күтәрүләрдә күпләп катнашканнар дип әйтә алмыйбыз. Чөнки адмиралтейство хакимияте дилбегәдә нык тоткан. Каядыр барып, фетнә күтәреп йөрүчеләрне шундук эзәрлекләгәннәр.

— Китабыгыз фәнни телдә язылган. Алга таба фәнни-популяр телгә күчереп язарга теләмисезме?

— Китапны аңлар өчен әзерлек кирәк, билгеле. Без бу хезмәтне һаман язабыз. Хәзер монография әзерлибез.

— Мәскәү тарихчылары лашманнарны өйрәнәме? Урыс белгечләре аңа нинди карашта?

— Мәскәү тарихчылары өчен бу тема кызык түгел. Аларның үз эшләре. Кысан тема дип әйтмәсәм дә, Мәскәү белгечләре ныклап өйрәнә дип әйтә алмыйм.

Бишбалта бистәсендә кораб төзү. Тарихи фото
Бишбалта бистәсендә кораб төзү. Тарихи фото

— Күптән түгел Казан түрәләре Бишбалта бистәсен төзекләндерү планын килештерде. Лашманнар турында бер сүз дә әйтелми. Аларга нинди урын бирелергә тиеш?

— Лашманнарның хезмәте бәяләнергә тиеш, һичшиксез. Бишбалтаның концепциясен төзегәндә бу искә алынсын иде. Белүемчә, бер һәйкәл ачып та куйдылар бугай инде (Бишбалта һәйкәле – әлеге бистәдә яшәгән татар балта осталарына багышланган һәйкәл. Турыдан-туры лашманнарга бәйле дип аңлатылмый - ред.)

— Элегрәк Бишбалта бистәсендә түрәләр Петр Iгә һәйкәл куярга теләгән иде. Җәмәгатьчелек каршы чыккач, бу мәсьәлә тынды кебек. Сезнең фикерегезчә, Русия флотын төзүдә иң авыр һәм пычрак эшне татар җилкәсенә төшергән Петр Iгә һәйкәл куелырга тиешме?

— Петр Iгә һәйкәл кирәкми. Бу турыда сөйләшү иртәрәк. Бишбалта аңа кадәр дә булган. Һәйкәл куйганчы, монда музей ясарга кирәк. Мәсәлән, Адмиралтейство музеен. Аның эчендә лашманнарга багышланган экспозиция булдырырга кирәк.

— Хакимияттә аңлау бармы?

— Хакимияттә аңлау бар, ләкин акча юк диделәр миңа.

XS
SM
MD
LG