Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федерация шурасында Мәскәүдәге протестларда чит ил кулы уйный дип саныйлар


Федерация шурасы бинасы

Андрей Климов Мәскәүдәге оппозиция протестларына чит илдән тәэсир итүләрен һәм Көнбатышның Русиянең эчке эшләре кысылуын әйтте.

Русия Федерация шурасының халыкара эшләр комитеты рәисе урынбасары һәм шулай ук Русия суверенитетын яклау комиссиясе әгъзасы Андрей Климов Мәскәүдәге оппозиция протестларына чит илдән тәэсир итүләрен һәм Көнбатышның Русиянең эчке эшләре кысылуын әйтте. Аның сүзләренчә, бу уенда беренче булып АКШ тора.

Климов сүзләренчә, 10 августта Академик Сахаров проспектында узган оппозиция митингында "ике ватандашлыгы» булган һәм башка илләргә тугрылыклы хезмәт итәргә вәгъдә иткән иткән кешеләр катнашкан".

Мисал буларак Климов рэпер Oxxxymironны китерде. "34 яшьлек гомеренең күп өлешен Көнбатыш Европада, нигездә Британиядә" уздырган ә хәзер "кинәт кенә Мәскәү шәһәр думасы намзәтләре хокуклары өчен көрәшергә уйлаган" ди ул. Oxxxymironнан тыш, ул "10 август көнне протестчыларга юридик ярдәм күрсәткән” ниндидер АКШ ватандашын китерә. Халыкара эшләр комитеты рәисе урынбасары сүзләренчә, бу әле "Федерация Шурасы”на билгеле булган барлык мәгълүмат та түгел".

Федерация шурасының күп кенә әгъзаларының чит илдә күчемсез милекләре бар. Мисал өчен Тамбов өлкәсеннән югары пулат вәкиле Александр Бабаковның Франциядә 16 миллион долларлык утары һәм Парижда фатиры, суверен интернет кануны һәм хакимиятне мыскыллау өчен җәзага тарту авторларының берсе Андрей Клишасның Швейцариядә күчемсез милеге бар, Тула өлкәсе вәкиле Дмитрий Савельев Британиядә якынча 500 квадрат метр мәйданлы йорт алган, Удмуртиядән Федерация Шурасы вәкиле Любовь Глебованың шундый ук мәйдандагы йортны Германиядән алган, Виталий Богданов Италиядә торак мәйданы хуҗасы булган.

"Кремлевский безбашенник" телеграм-каналы мәгълүматларынча, Федерация Шурасының ким дигәндә җиде кешесенең ватандашлыгы яисә чит илдә яшәү рөхсәте булган документлары бар.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG