Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның туризм үсеше үзәге бетерелде


Артур Иделбаев

Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров боерыгы белән республиканың туризм үсеше үзәге бетерелде. Әлеге үзәкнең җитәкчесе Артур Иделбаев үз теләге белән вазифасыннан китте.

Башкортстанның туризм үсеше үзәге эшкуарлык буенча гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру кысасында Башкортстан республикасының эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты каршында оештырылган иде. Ул февраль аенда оештырылды, үзәкне беренче көннән башлап Артур Иделбаев җитәкләде.

Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбировның боерыгында үзәкнең “эшчәнлегенә хас булмаган функцияләр һәм юнәлешләр” өчен бетерелүе әйтелгән.

Артур Иделбаев - башкорт яшьләре берлеге оештырып, аның белән җитәкчелек иткән, 2011 елда өч журналистны кыйнаганы өчен шартлы өч елга һәм шул ук елда канунсыз эшкуарлык белән шөгыльләнүе өчен штраф түләргә хөкем ителгән билгеле шәхес. Рәсми булмаган чыганаклар аның яңа оешкан туризм үзәгенә баш итеп билгеләнүе артында "Башинформ" җитәкчесе Ростислав Морзагулов торуы белән аңлатты.

Рәсми булмаган чыганаклар үзәкнең Артур Иделбаевны урыныннан җибәрү өчен бетерелүен фаразлый. Фаразларга караганда, аңа ике сәбәп булырга мөмкин. Берсе - башкорт кланнары арасындагы каршылыклар. Икенчесе - туризм үстерү юлында ялгыш адымнар ясау.

Шуларның берсе 6 август Уфаның сәүдә рәтләрендә сувенирлар сатучы кибет ачу вакыйгасы. Сувенирлар белән сәүдә итү кибетен тәкъдим итүдә ярымчишенгән кызлар да катнашкан иде. Terra Bashkiria дип язылган йөзү киемнәре кигән бу кызларны күрүчеләр интернетта ризасызлык белдерде.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG