Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Хәбибуллин: "Салават Фәтхетдинов "Әл-Фахр" орденын кире кайтарсын"


Cалават концертыннан өзек
Cалават концертыннан өзек

"Мөселманнарның патриотик хәйрия фонды" җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин Русия Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдингә мөрәҗәгатендә Салават "Әл-Фахр" орденына лаек түгел дип язган.

Татарстан мөфтиятенә караган "Вакыф" фондының элекке рәисе, "Мөселманнарның патриотик хәйрия фонды" җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин Русия Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдингә мөрәҗәгать итеп, җырчы Салават Фәтхетдинов мөфтиятнең иң югары бүләге II дәрәҗәле "Әл-Фахр" ордынын кире кайтаруны сорый.

"Сез Русия мөселманнарының әйдәп баручысы буларак ислам идеалларны мәсхәрә итүне туктата аласыз", дип мәрәҗагать итә ул. Шулай ук "Әл-Фахр" иясе "Русия исламының иң югары бүләгенә лаеклы икәнлегендә шик уята", диелгән анда. Бу бүләк Салаватка 2003нче елның 25 декабрендә тапшырылган.

Әлеге мөрәҗәгатьне язуга сәбәп булып Савалатның 31нче концерт сезонында мулла турында мәзәк тора. Хәбибуллин әлеге мәзәк өчен Салават гафу үтенергә тиеш дип саный. Җырчы бу мәзәкне 2 август, үзенең сезон ачылышындагы иң беренче концертында сөйләгән. Соңрак Салавт ярдәмчесе әлеге мәзәкнең инде күптәннән билгеле анекдот булуын, әмма шуңа да карамастан програмнан алынуын әйтте.

2-18 август көннәрендә Казанның Камал театрында җырчы Салаватның 31нче сезон тамашалары бара. Салават Азатлыкка халык санын алу, депутатлык, татар эстрадасына бәйле соңгы фикерләрен җиткерде, ул Татарстанда беренче чиратта милли балалар бакчалары, аннары мәктәп кирәк дип саный.

XS
SM
MD
LG