Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы комиссиясе "чит ил тыкшынуын" тикшерәчәк


Русия думасы утырышы
Русия думасы утырышы

Мәскәүдәге протест чаралары вакытында хакимият Русиянең "эчке эшләренә тыкшыну" турында белдерде. Бу уңайдан Русия думасында комиссия дә төзегәннәр.

Думада Русиянең эчке эшләренә чит илләр тыкшынуын тикшерү өчен махсус комиссия төзелгән. Бу хактагы карар Русия думасы шурасында дүшәмбе кабул ителгән. Мәгълүмат агентлыклары хәбәр итүенчә, комиссиянең беренче утырышы бу атнада да ук булырга мөмкин.

Комиссияне думаның иминлек комитеты башлыгы Василий Пискарев җитәкләячәк. Аңа дүрт фракциядән 12 депутат керә. Пискарев Русия эшләренә тыкшыну ихтималы турында мәгълүмат сорап тышкы эшләр министрлыгына, хокук саклау оешмаларына һәм Роскомнадзорга хатлар җибәргән.

"Эчке эшләргә тыкшыну" турында тышкы эшләр министрлыгында һәм соңрак думада Мәскәүдә июль-август айларында узган протест чаралары белән бәйле сөйләшә башладылар. Министрлык шундый тыкшыну дип АКШ Дәүләт департаментының бер бүлегенең Америка ватандашларын кисәтеп йөреш маршрутын Twitter-да чыгаруны, Deutsche Welle-ның протестка чыгучыларның шигарләрен шулай ук Twitter-га чыгаруын атады.

Русия думасы рәисе Вячеслав Володин сүзләренчә, "тыкшынуны" тикшерү өчен депутатларны җәйге ялларыннан чакырып алганнар. Комиссия әгъзалары "Русия кануннарын бозуга өндәгән" чит ил журналистларын һәм дипломатларын чакырачак.

"Сайлауларга тыкшыну"га каршы көрәш комиссиясе Русиядә элегрәк Федерация шурасында төзелгән иде. Нәтиҗәдә Русиядә эшләүче чит ил матбугат чараларын "ят агент" дип танырга мөмкинлек бирүче үзгәрешләр кабул ителде. "Сайлауларга тыкшыну" турында сүзләр Федерация шурасында АКШта Русиянең 2016 елда президент сайлауга тыкшыну ихтималын тикшерү башлангач китте.

XS
SM
MD
LG