Соңгы юлга озатырга килүчеләр Илмир Имаевның кыю булуы, төрмәләрдә азаплауларга дучар булган мөселманнар турында сөйләргә курыкмавы, аларны яклап күп эшләр башкаруы турында сөйләгән. Бу хакта аның белән даими аралашып яшәгән Таһир Миңнебаев хәбәр итте.
Илмир Имаев 17 августта 68 яшендә вафат булды. Украинага ул төрмәдән чыкканнан соң куәт оешмалары тарафыннан эзәрлекләүләр сәбәпле күчеп киткән иде.
Илмир Имаев Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы вәкиле булуда шикләнелеп 2014 елның 18 декабрендә 3,5 елга хөкем ителде. Полициядә мөселман егетләрнең җәзалануын интернетта фаш иткән Имаев көч структуралары һәм ил җитәкчелеге эшчәнлеген тәнкыйтьләгән язмалар бастырган өчен гаепләнде. Инде олы яшьтә булган Имаев, төрле янаулар, кисәтүләр булуга карамастан, сак астына алынуга кадәр Чистайда чиркәү яндыруда шикләнелүче мөселманнарны яклап Вконтакте челтәрендә яңалыклар урнаштырып барды. Әлеге егетләрне азаплау нәтиҗәсендә, көч структураларының үзләренә кирәгенә ирешүен курыкмыйча сөйләде. Үзенә генә түгел, хәтта кызына да басым булуына карамастан, бу эшен туктатмады. Адвокатлар белән элемтәдә торды.
Төрмәдә дә ул мөселманнарның хокуклары бозылуына битараф булмады.
Имаев 2017 елның 21 июльдә вакытын тутырып төрмәдән чыкты һәм Украинага барып, миграция хезмәтеннән качак статусы сорады. Азатлыкка биргән бер интервьюсында ул "Украинада кеше хокуклары Русиягә караганда күбрәк яклана", дип белдергән иде. Украинада да ул Русия һәм БДБ илләреннән дини эзәрлекләнү сәбәпле китәргә мәҗбүр булган мөселманнарны мәхкәмәләрдә яклау эшендә актив катнашып йөрде.