Accessibility links

Кайнар хәбәр

Twitter дәүләт матбугат чаралары рекламасын тыйды


Twitter идарәсе дәүләт матбугат чараларына реклам урнаштыруны тыярга карар кылган. Бу "сәламәт дискурс һәм ачык аралашу" өчен кирәк диелә. 

Якын көннәрдә ширкәт үзгәрешләр турында басмаларга хәбәр җибәрәчәк. Төрле илләрдә матбугат чараларына Twitter-да реклам бирүдән баш тарту өчен 30 көн биреләчәк.

Финанслары яки контенты дәүләт контролендә булган медиа тыелачак.

  • 2017 елның октябрендә Twitter Русиянең дәүләт матбугат чаралары - RT телеканалы һәм Sputnik агентлыгына социаль челтәрдә реклама язмалары урнаштыруны тыйды.
  • 2018 елда Twitter идарәсе Русиянең "трольләр фабрикасы" социаль челтәрне АКШ президенты сайлауга ихтимал тыкшыну өчен куллануын таныды.
XS
SM
MD
LG