Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нурланыш дәрәҗәсен тикшерүче ике станция кабат эшли башлаган


Северодвинск
Северодвинск

Элегрәк дүрт станциянең эше тукталганы әйтелгән иде.

Северодвински янындагы хәрби шартлаудан соң тукталып калган Русиянең нурланыш дәрәҗәсен тикшерүче станцияләрнең икесе кабат үз эшен кабат башлаган. Бу хакта Твиттерда Атом сынауларын тыю килешүе оешмасы секретаре Лассина Зербо язды. Аның әйтүенчә, сүз Якутиядәге Пеледуй һәм Чукоткадагы Билибино станцияләре турында бара.

Элегрәк шартлаудан соң Атом сынауларына бәйле үзгәрешләрне тикшереп торучы дүрт станциянең мәгълүматларны тапшырмый башлавы әйтелгән иде. The Wall Street Journal сораштырган экспертлар станцияләрнең сүндерелүе Русия хакимиятенең шартлау сәбәпләре турындагы мәгълүматны яшерергә теләү белән бәйле булырга мөмкинлеген әйтте.

Архангел өлкәсендәге хәрби полигонда янгын чыгу турында 8 августта билгеле булды. Росатом мәгълүматларына караганда, сынаулар вакытында моторында радиоактив изотоп кулланылган ракет шартлаган. Саклану министрлыгы һавага зыянлы матдәләр чыкмады дип белдерде. Шул ук вакытта Северодвински шәһәре хакимияте нурланыш фонының кыска вакытка артуы турында хәбәр итте. Соңрак ул нормага килде диелде.

Росгидромет түрәсе Юрий Пешков сүзләренчә, Архангел өлкәсендәге әлеге шартлау көнендә анда нурланыш фоны нормадан 4-16 тапкыр артыграк булган.

19 августта Франция президенты Эммануэль Макрон белән очрашуда президент Владимир Путин Севердовински янындагы хәрби полигонда шартлаудан соң бернигә дә куркыныч янамый дип белдерде. Нурланыш дәрәҗәсе дә артмады диде Русия президенты.

АКШ президенты Дональд Трамп Русиядә атом моторлы ракет сынавының уңышсыз узуын белдерде.

Русия хакимиятләре шартлау нәтиҗәсендә биш кешенең һәлак булуын хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG