Accessibility links

Кайнар хәбәр

Калуга губернаторы: Татарстан депутатларына канун өлгесе дөрес аңлатылмаган


Татарстан Дәүләт шурасы
Татарстан Дәүләт шурасы

Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов Угра каршылыгына бәйле истәлекле көн турында канун өлгесенә бары Татарстан гына каршы чыкты диде. Ул Татарстан депутатлары канун өлгесен дөрес аңламаган дип саный.

"Говорит Москва" радиосына әңгәмәсендә Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов Угра каршылыгына бәйле истәлекле көн булдыру тәкъдименә Татарстан депутатларының каршы чыгуына фикерен белдерде. Ул Татарстан депутатлары канун өлгесен җитәрлек дәрәҗәдә яхшы белми ди.

"Татарстан депутатларына мәгълүматны дөрес аңлатмаганнар. Анда бит монгол-татар басып алучыларны җиңү турында түгел, анда "Угра елгасы янындагы каршылык"ның тәмамлануына багышланган истәлекле көн турында сүз бара. Милләтләр, аларның рольләре һәм башкалар турында берни әйтелми", диде Артамонов.

Ул шулай ук Татарстаннан тыш барлык төбәкләрнең әлеге канун өлгесенә уңай бәя биргәнен әйтте.

Калуга өлкәсе губернаторы тарих дәреслекләрендә татар-монгол изүе турында берни язылмаган дип белдергән Русия думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов сүзләренә дә фикерен әйтте. "Бу – Татарстан парламенты кушуы белән хәзер нәрсәдер сөйләячәк кеше сүзләре. Фән бар бит. Фәннәр академиясе әлеге канун өлгесен хуплады. Хәзер инде Гыйлметдинов Русия Фәннәр академиясе белән бәхәсләшсен", ди ул.

Артамонов фикеренчә, әлеге вакыйгаларны фаҗигале дип санау – бер мәсьәлә, ләкин андый нәрсәнең булмавын белдерү – "ахмак сүзләр", ди ул.

26 август көнне Татарстан Дәүләт шурасы комитетлары Русия Думасында 11 ноябрьне 1480 елда Угра елгасы янында каршылыкны урыс дәүләтенең җиңү көне буларак истәлекле көн дип билгеләү турындагы канун өлгесенә тискәре бәя бирде.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә элегрәк әлеге канун өлгесе турында "канун өлгесен укып чыгарга, мәгънәсен аңларга кирәк", дип әйткән иде. Дөнья татар яшьләре форумы корылтае да бу канун өлгесе белән катгый килешмәвен белдерде. "Мондый бәхәсле тарихи даталарны бәйрәм итү милләтләр арасында ызгышлар китереп чыгарырга мөмкин, халыкларны бер-берсенә каршы куя", диелә форумның рәсми белдерүендә.

Татар-монгол изүен җиңү көнен билгеләү тәкъдиме белән Калуга губернаторы белән җирле депутатлар чыккан иде. Алар 1480 елның 11 ноябрен Угра елгасы янындагы каршылыкны урыс дәүләтенең җиңү көне буларак истәлекле дата дип билгеләргә чакырды. Хәзер бу канун проектын Русия думасында карыйлар.

XS
SM
MD
LG