Татарстанның Суверенитет турында декларация кабул итүенең 29 еллыгына багышланган чара 30 августта Казанның Тинчурин бакчасында узачак. Митингка республика президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, премьер-министр Алексей Песошин һәм башка түрәләр рәсми рәвештә чакырылган иде. Чакыруларны иҗтимагый үзәк 23 августта тапшырган булган.
Казан Кирмәненең рәсми вәкиле Лилия Галимова мессенджерда "Idel.Реалии"ның әлеге чакыру турында җибәрелгән соравын күргән, ләкин җавап бирмәгән.
Татарстан президенты сүзчесе Эдуард Хәйруллин да әлеге сорауга җавап бирмәгән. Дәүләт шурасы матбугат хезмәте башлыгы Резида Макуева "Комментарийлар булмый" дип кыска гына җавап биргән.
30 августта Казанда ТИҮ оештырачак митингта Татарстанның хәле турында сүз барачак, экологик, икътисади һәм башка проблемнар да күтәреләчәк.