Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Угра каршылыгы тәмамлану көнен Русиядә истәлекле көн итүгә каршы чыкты


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның "Угра елгасында тору" көнен Русиядә истәлекле көн итеп раслау турындагы канун өлгесенә бәяләмәсе чәршәмбе кич Русия думасына җибәрелгән.

"Әлеге тискәре бәя элегрәк фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан китерелгән аргументларга нигезләнгән", диде Казан Кирмәненең рәсми вәкиле Лилия Галимова. Русиядә истәлекле көннәр дип күпмилләтле халыкны берләштергәннәре генә аталырга тиеш ди ул.

Галимова сүзләренчә, Татарстан президенты һәм Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов бу темага аерым сөйләшмәгән. "Әмма федераль чараларда очрашканда алар бу хакта фикер алышты, һәрберсе үзенең фикерен генә җиткерде", ди Кирмән вәкиле.

Элегрәк Калуга губернаторы һәм өлкә депутатлары 1480 елда "Уграда тору" тәмамланган көнне "Татар-монгол изүе"ннән котылу көне, Русия мөстәкыйльлек алган көн буларак билгеләп үтүне тәкъдим итеп, бу инициативасын Думага керткән иде.

26 август Татарстан Дәүләт шурасы комитетлары Русия думасының 11 ноябрьне 1480 елда Угра елгасы янында каршылык тәмамлануны урыс дәүләтенең җиңү көне буларак истәлекле көн итеп билгеләү турындагы канун өлгесенә тискәре бәя бирде.

Шулай ук татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрамова Русия думасы рәисе Вячеслав Володинга ачык хат юллап, "Угра елгасында тору" көнен Русиядә дәүләт бәйрәме итеп раслауга кискен каршы чыкты.

Анатолий Артамонов Угра каршылыгына бәйле истәлекле көн турында канун өлгесенә бары Татарстан гына каршы чыкты диде. Ул Татарстан депутатлары канун өлгесен дөрес аңламаган дип саный.

XS
SM
MD
LG