Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмова Русия думасына Угра каршылыгын истәлекле көн итүгә каршы хат юллады 


Фәүзия Бәйрәмова

Русия думасы рәисенә юллаган хатында Фәүзия Бәйрамова "Уграда тору"ны бәйрәм итү – Русия халкы өчен үз-үзен алдау гына булачак, ди.

Татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрамова Русия думасы рәисе Вячеслав Володинга ачык хат юллап, "Угра елгасында тору" көнен Русиядә дәүләт бәйрәме итеп раслауга кискен каршы чыкты.

Элегрәк Калуга губернаторы Анатолий Артамонов 1480 елда "Уграда тору" тәмамланган көнне "Татар-монгол изүе"ннән котылу көне, Русия мөстәкыйльлек алган көн буларак билгеләп үтүне тәкъдим итеп, бу инициативасын думага керткән иде.

Үз хатында Бәйрамова "Уграда тору"ны бәйрәм итү – Русия халкы өчен үз-үзен алдау гына булачак, ди.

"Чынлыкта булганмы соң ул "тору", "бөек җиңү"? Анда кем кемне җиңгән?", дип сорау куя язучы һәм алман тарихчысы Бертольд Шпулерның 1965 елда Берлинда чыккан китабыннан фактлар китерә.

Алман галиме китергән фактлардан күренгәнчә, Угра елгасында берничә көн торганнан соң Мәскәү кенәзе Иван III үз җирләренә чигенеп, качып китә, аның белән бергә яраннары да качарга әзерләнә. Бераз вакыттан соң хан белән алга таба да аңа ясак түләп тору турында сөйләшүләр алып бара башлый, ханга бүләкләр җибәрә. Олы Урда ханы Әхмәт исә Угра ярыннан борылып китә, әмма Иваннан курыкканга түгел, ә алдан килешеп куйган Литва кенәзе Казимир IV-нең үз сүзендә тормыйча, Әхмәткә ярдәмгә килмәве сәбәпле. Кире киткәндә хан Литва кенәзе җирләрен дә туздыра. Ә Иванны үз җирендә бөек җиңүгә ирешкән кеше кебек олылап каршы алалар.

"Шпулер китабыннан һәм рус елъязмаларынан күренгәнчә, бернинди дә руслар һәм татарларның "Уграда бөек торуы" булмаган, дип яза Бәйрамова. "Рус кенәзе татар ханына бүләкләр җибәргән – бары һөҗүм генә итмәсен! Димәк, бу юлы Русия нәрсәне бәйрәм итәргә җыена соң? Яу кырыннан качкан урыс кенәзләренең куркаклыгынмы, әллә татар ханының киң күңеллелегенме?" дип сораулар куя язучы.

"Русиядә бәйрәмнәрне яраталар, русның поляклар, шведлар, алманнарны җиңүен бәйрәм итәләр. Бигрәк тә халык ярлы һәм хокуксыз булганда, бөтенесен дә "читләр" өстенә аударырга була! Хәзер инде иске бәйрәмнәр булышмый, яңалары кирәк, ач халык баш күтәрмәсен өчен. "Крымнаш" та ярдәм итми, Грузиянең бер өлешен умырып алдылар – ярдәм итмәде, көне-төне Украинаны мыскыл итәләр – монысы да җитми. Ач халыкның рухын тагын ни белән күтәрергә? Әлбәттә инде, Урданы җиңү, татарларны җиңү белән! Дөрес, ул вакыйгаларга инде биш гасырдан артык вакыт узган, җиңелгән татарлар да хәзер – шушы ил ватандашлары..." дип яза Фәүзия Бәйрамова.

"Хакыйкать безнең якта" дип саный ул. "Чыннан да алтын булган, демократиягә корылган Алтын Урданы "халыклар төрмәсенә", шакшы чокырына әйләндереп – кем кемне җиңде соң? Ләкин сез кайчандыр "җиңгән", гасырлар буе мәкерле рәвештә юк иткән татарлар әле бүген дә исән, яши, яшәрбез дә! Бернигә карамастан, рухыбыз сынмаган, тарихи хәтеребез исән, соңгы җиңү безнеке булачак, чөнки хакыйкать безнең якта", дип тәмамлаган Володинга хатын танылган язучы.

26 август көнне Татарстан Дәүләт шурасы комитетлары Русия думасында 11 ноябрьне 1480 елда Угра елгасы янында каршылык тәмамлануны урыс дәүләтенең җиңү көне буларак истәлекле көн дип билгеләү турындагы канун өлгесенә тискәре бәя бирде.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә элегрәк әлеге канун өлгесе турында "канун өлгесен укып чыгарга, мәгънәсен аңларга кирәк", дип әйткән иде. Дөнья татар яшьләре форумы корылтае да бу канун өлгесе белән катгый килешмәвен белдерде. "Мондый бәхәсле тарихи даталарны бәйрәм итү милләтләр арасында ызгышлар китереп чыгарырга мөмкин, халыкларны бер-берсенә каршы куя", диелә форумның рәсми белдерүендә.

Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов Угра каршылыгына бәйле истәлекле көн турында канун өлгесенә бары Татарстан гына каршы чыкты диде. Ул Татарстан депутатлары канун өлгесен дөрес аңламаган дип саный.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG