29 августта узган беренче утырышта Олена Констанкевич 450 урынлы парламентта 290 тавыш җыйды. Украинаның элекке президенты Петр Порошенконың оппозициядәге "Европа теләктәшлеге" фракциясе әгъзасы Мостафа Җәмилев - 59, Ирина Костанкевич (бәйсез депутат) 49, Нестор Шуфрич ("Оппозицион платформа - тормыш өчен" фиркасе) 48 тавыш җыйды.
Югары рада рәисе итеп президент Владимир Зеленскийның парламентта күпчелек тавышка ия булган "Халык хезмәтчесе" фиркасе әгъзасы Дмитрий Разумков, рәиснең беренче урынбасары итеп шул ук фиркадән Руслан Стефанчук сайланды.
Җәмилевне бу вазифага "Европа теләктәшлеге" тәкъдим иткән иде. Бүгенге тавыш бирү алдыннан ясаган чыгышында Җәмилев тормышының төп максаты Русия аннексияләгән кырымны азат итү булуы турында сөйләде.
"Миңа бу вазифага сайлануны тәкъдим иткәндә, минем өчен бу бер яктан көтелмәгән хәл булса, икенче яктан миңа ышаныч буларак кабул иттем. Минем бу вазифага дәгъва итүемә моның Кырым мәсьәләсен игътибар үзәгендә тотарга ярдәм итәчәге минем өчен төп этәргеч булды. Мине бу вазифага тәкъдим иткәннәре өчен рәхмәтлемен, минем өчен тавыш биргәннәргә, бирмәгәннәргә дә һәм битараф булганнарга да алдан ук рәхмәтемне белдерәм", дигән иде Җәмилев. Әмма рададагы күпчелек “Батькивщина" намзәтенә өстенлек бирде.
Шулай да, Мостафа Җәмилев һәм Кырымтатар мәҗлесе рәис урынбасары Ахтем Чийгоз раданың Кеше хокуклары һәм вакытлыча оккупацияләнгән территорияләр комитетында эшләячәк.
29 августта Югары рада хөкүмәт рәисе итеп "Халык хезмәтчесе" вәкиле, 35 яшьлек Алексей Гончарукны сайлады. Аның өчен 290 депутат тавыш бирде. Гончарукны бу вазифага президент Владимир Зеленский тәкъдим иткән иде.
Зеленскийның "Халык хезмәтчесе" фиркасе 21 июльдә узган сайлауда Югары рададагы 250-дән артык урынны алды. Нәтиҗәде бу фирка бернинди башка сәяси көчләр белән коалиция турында килешеп тормый гына хөкүмәт төзү мөмкинлегенә ия.